Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күмәк эш берләштерә

Әлмәтлеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре бәйләү өчен берләштеләр.

Кешеләр социаль челтәрләр яки мессенджерлар аша бәйләү урыннарын белешеп, эштән бушаган вакытларда хәзер шунда килеп булышалар.

Кем ничек һәм күпме булдыра ала. Үзләре белән тукыма кисәкләре, җепләр, башка кирәк-яраклар алып киләләр, хәйрия ярдәме күрсәтәләр. Әлмәттән гуманитар ярдәмне оештырып илтеп җиткерүче Дамир Батталов та маскировка челтәрләренең, носилкаларның, бәйләнгән җылы әйберләрнең бик соралган булуын хәбәр иткән иде. «Маскировка челтәрләре хәрби техниканы һәм сугышчыларның үзләрен каплау өчен бик кирәк», - диде Дамир. Масксеткалар гади балык тоту челтәренә төрле төстәге тукымалар бәйләп ясала. Эш барышында берәүләр җыелган материалны тасмага кисүне үз өстенә алса, икенчеләре бу тасмаларны челтәргә бәйли. Носилка ясауның да үз технологиясе бар. «Леший» дип аталган йонлач маскировка костюмнары белән беррәттән ак төстәге маскхалатлар да тегә башладылар. Әлмәттә ирекле ярдәмчеләр әлеге эшләрне Үзәк паркта урнашкан «Ассоль» кафесының цоколь катында, «Мегацентр»ның 10 нчы павильонында һәм Базовая урамы, 18Б адресы буенча урнашкан цехта башкаралар.

Шәһәр халкы белән беррәттән авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә Мәдәният йортларына җыелышып,  гуманитар ярдәм әзерлиләр. Биредә яше, өлкәне чит җирләргә махсус хәрби операциягә киткән якташларыбызны кайгыртып җылы оекбашлар, бияләйләр бәйлиләр. Миңлебайлылар исә мас-кировка челтәрләрен бәй-ләүне беренчеләрдән булып башлап җибәргәннәр.

Шушы көннәрдә Чупай Мәдәният йортының «Ихлас» мөселманнар җәмгыяте хатын-кызлар коллективы да үзләреннән зур өлеш кертеп, матур оекбашлар бәйләп тапшырган. «Кышкы суыкларда аяк-куллары туңмасын. Киткән егетләребезгә туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга язсын», - дип тели апа-абыйлар. Чупайлылар һәм урсалылылар да маскировка челтәрләре бәйләргә теләк белдерделәр. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара.

Шунысы куанычлы, әлеге игелекле гамәлгә мәктәп укучылары да килеп кушылган. Бу изге эшкә үз өлешләрен кертү белән беррәттән, балалар, яшүсмерләр патриотик тәрбия дә алалар.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса