Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында мобилизацияләнгән ир-атларның әниләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылды

Әниләр көненә багышланган мондый бүләкләр барлык авыл җирлекләрендә дә тапшырылган.

Әлмәттә мобилизацияле ир-атларның әниләренә азык-төлек җыелмалары тапшырылды. Аларга дөге, карабодай, чәй, кәнфит, куертылган сөт, вафли, тушенка, шпрот кергән. Әниләр көненә багышланган мондый бүләкләр барлык авыл җирлекләрендә дә тапшырылды, дип хәбәр иттеләр район башлыгының матбугат хезмәтендә.

Әлмәттә барлыгы 112 бүләк тапшырылган.

"Максат азык — төлек тарату түгел, ә әниләрне кайгырту, игътибар күрсәтү", - дип билгеләп үттеләр администрациядә, дип яза "Татар-информ".

Шулай ук район әниләре өчен бәйрәм концерты булды. «Дөньядагы иң матур сүз — әни. Бу баланың беренче сүзе һәм ул дөньяның барлык телләрендә дә бер үк төрле назлы яңгырый. Әниемнең куллары иң назлысы. Ананың йөрәге иң сизгере — анда беркайчан да мәхәббәт сүнми, ул бернәрсәгә дә битараф калмый. Биш яшь булсын, илле яшь булсын — һәр кешегә һәрвакыт әни кирәк», — дип мөрәҗәгать итте алып баручы залда утыручы хатын-кызларга.

Сәхнәдә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәридә Нуриева җитәкчелегендәге «Яшьлек» вокаль-инструменталь ансамбле, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге премия лауреаты Роберт Андреев, «Әлмәт» халык бию ансамбле, «Бүләк» төркеме һәм башкалар чыгыш ясады.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса