Гадәттән тыш хәл килеп туганда...
Әлмәттә гражданнар оборонасы буенча күнекмәләр үткәрелеп, вакытлыча яшеренү урыннары билгеләнде һәм аларны ничек җиһазларга кирәклегенә ачыклык кертелде.
Нефтьчеләр каласында гадәттән тыш хәл килеп туганда нинди гамәлләр кылынырга тиешлеге ел саен искәртелеп тора. Быел да җаваплы затлар өстәмә әзерлек үтте.
Бу Татарстан Гражданнар оборонасы җитәкчесе - Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның «ТР гражданнар оборонасының әзерлеген арттыру турын-да»гы 21.10.2022 елгы 8 санлы боерыгы белән бәйле.
Гражданнар оборонасы буенча чаралар кысаларында Әлмәттә шәһәр службаларының, хәбәр итү системаларының, саклагыч корылмаларның гадәттән тыш хәлләргә һәм һавадан һөҗүм янавына әзерлеген тикшерделәр. Мондый очракларда төп бурыч - халыкны яклау.
Әлмәт муниципаль районының гражданнарны яклау идарәсе начальнигы Валерий Грезнев сүзләренә караганда, кешегә куркыныч янавы турында хәбәр итүче ике сигнал бар.
- Тыныч вакытта «Ба-рыгызның да игътибарына!» дигән команда ишетелергә мөмкин. Димәк, гражданнарга иң якындагы мәгълүмат чыганагын - телевизор яки радионы кабызырга, я булмаса үзәк урамнарда урнаштырылган динамикларга якынаерга кирәк. Алар аша нәрсә булганын һәм алга таба ниләр эшләргә кирәклеген хәбәр итәчәкләр. Кеше кичекмәстән әле генә ишеткән күрсәтмәләрне үтәүгә керешергә тиеш. Әгәр сирена тавышы һава тревогасы турында кисәтү белән бергә бара икән, җирле халыкның якындагы яшеренү урынына барып җитү өчен берничә минут вакыты була, - дип аңлатты Валерий Грезнев.
Безнең шәһәрдә һава һөҗүменнән саклаучы корылмалар булып җир асты кичүләре һәм стоянкалар, шулай ук күпфатирлы йортларның подваллары тора.
Шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитеты җитәк-чесе Айнур Исхаков гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта халыкны урнаштыру өчен билгеләнгән подвал биналарының исемлеген раслады.
- Аларның исемлеге социаль челтәрләрнең һәм интернет-сайтларның яңалыклар тасмаларында күренгәләде инде, әмма ул дөрес тә, тулы да түгел. Бары тик хәзер эшләнгән рәсми исемлеккә генә таянырга була. Адреслар картада күрсәтелгән. Һәр яшеренү урыны аннан 500 метр радиуста булган кешеләр өчен билгеләнгән: ягъни теге яки бу подвалга барлык якындагы йортларда яшәүчеләр дә эләгә, - дип ассызыклады Айнур Исхаков.
Валерий Грезнев исә куркынычсыз урыннарны билгеләгәндә яктырту, эчәргә яраклы су һәм бәдрәфләр булуын төп критерийлар буларак исәпкә алуларын билгеләп үтте.
- Шулай ук подваллар коры булырга тиеш. Аларның минималь биеклеге 1 метр да 70 сантиметр булуы шарт. Һәр кешегә кимендә 0,6 квадрат метр мәйдан туры килергә мөмкин, - дип төгәллек кертте гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе.
Куркыныч янаган очракта Әлмәттә барлыгы 108 подвал бүлмәсендә 2-3 сәгать дәвамында хәвеф-хәтәрнең үткәнен көтеп утырырга була. Шуларның берсен мисал итеп шәһәрнең барлык идарәче компанияләре вәкилләренә күрсәттеләр.
Ленин урамы, 38 нче йорт адресы буенча урнашкан яшеренү урынында халыкны вакытлыча урнаштыру өчен кирәкле бөтен нәрсәләр дә бар. Подвал якты, су белән тәэмин ителгән, анда бензин генераторы, брикетлар белән буржуйка бар. Ул биобәдрәфләр, душ, утыргычлар, эчәргә яраклы су, чүп-чар өчен капчыклар, ком тутырылган капчыклар, янгын сүндергеч белән тәэмин ителгән. Анда шулай ук аптечкалар, стеарин шәмнәр, аккумуляторлы һәм керосин фонарьлары да бар.
- Без барлык яшеренү урын-нарының да дөрес әзерләнгән булуына омтылачакбыз, - дип билгеләп үтте Валерий Грезнев. - Подвалларны җиһазлау һәм кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп бетерү бурычы хезмәт күрсәтүче оешмаларга йөкләнгән, - дип тә өстәде ул.
Кирәк була калса, халыкны эвакуацияләү өчен подвалларны нәкъ менә идарәче компанияләр хез-мәткәрләренә ачарга туры киләчәк. Саклагыч корыл-маларның адреслары һәр подъездның ишегендә эленеп торачак, яшеренү урыны ишекләренә шулай ук тану билгесе куелачак.
- Һава тревогасы сигналы булганда якындагы яшеренү урынын эзләргә кирәк. Әгәр сез бу вакытта өйдә булсагыз - тору урыны буенча яшеренү урынына чабыгыз, әгәр эш урынында булсагыз - офис бинасының иң астагы катына төшегез. Мәктәпләрдән һәм балалар бакчаларыннан да балаларны учреждениеләрнең подвал биналарына эвакуацияләячәкләр, - диде Валерий Грезнев.
Тагын бер күнекмә чарасы электр подстанциясендә үтте. Монда служба, МЧС,
янгын сүндерүчеләр,
ашыгыч ярдәм һәм Росгвардия шартлау булганда үз-үзеңне тоту алгоритмын эшләделәр.
- Беренчеләрдән булып объектта кизү торучылар эшкә керешә - алар электр энергиясен сүндерәләр, янгынны хәвефсез бетерү мөмкинлеген тудыралар. Күнекмәләр вакытында, янәсе, гадәттән тыш хәлдә хезмәткәрләрнең берсе - статист зыян күргән иде. Коллегалары саклык чараларын төгәл үтәп аңа якынлашырга тиешләр. Аннары ашыгыч службалар үз осталык-ларын чарлады. Коткаручылар «зыян күрүчене» алып чыктылар, табиблар беренче ярдәм күрсәткәннән соң аны үзәк район шифаханәсенә алып киттеләр, янгын сүндерүчеләр исә кабат
янып китү мөмкинлеген
исәпкә алып, янгынны сүндерүгә керештеләр, - дип сөйләде «Әлмәт электр челтәрләре» подстанциясенең служба начальнигы Илнур Акмалов.
Башка шәһәр службаларына - «Водоканал»га, Әлмәт җылылык челтәре предприятиесенә, шулай ук медицина учреждение-ләренә дә су һәм ут гел булмаган очракта халыкның тереклек итүен тәэмин итү өчен төгәл эш планы булдырырга кушылды.
Таня Шамбер
Гөлфия Ханова әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа