«Һәрбер вакыйганы йөрәгем аша уздырам»
10 ноябрь - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.
Әлмәт җирлеге хокук саклаучылары да үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен күтәренке рухта каршы ала.
Бәйрәм алдыннан без Әлмәт эчке эшләр бүлегендә булып, биредә эшләүчеләр белән әңгәмә корып кайттык.
Бүлектә батыр, курку белмәс, көчле ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да хезмәт алып бара. Хокук саклау органнарында 2007 елдан бирле хезмәт куючы дежур бүлеге начальнигы, полиция өлкән лейтенанты Ләйсән Васил кызы Кәримова - шундыйларның берсе. Әлеге бүлекне полициянең йөрәге дип тә атыйлар, чөнки бер-бер хәл була калса, кешеләр иң элек бирегә - дежур бүлегенә шалтырата. 02 номеры барыбызга да яхшы таныш. Нәкъ менә биредә тәүлек әйләнәсе мәгълүмат кабул ителә һәм анализлана, оператив рәвештә чаралар күрелә. Шушы кадәрле негатив мәгълүмат белән эшләү үзенә күрә зур ихтыяр
көче таләп итә. Ә дежур бүлегендә хезмәт куючы-ларның күпчелеге хатын-кызлар бит.
- Мин үзем Лениногорскида туып-үстем. Милициядә эшләячәгемне инде кечкенә чактан ук белә идем. Бабам Лениногорск эчке эшләр бүлегендә начальник булып хезмәт иткән кеше, ул утыз еллап гомерен хокук саклау органнарына багышлаган хөрмәтле шәхес, әтием 17 еллап дежур бүлегендә хезмәт куйды, ә милициядәге эш стажы шулай ук утыз елга якын. Шушындый гаиләдә үскәч, миңа бәләкәйдән үк бу казанда кайнарга, шул тормыш белән яшәргә туры килде. Калдырып торырга кеше булмаганда, әтием мине гел үзе белән эшкә алып бара иде. Әнием медицина хезмәткәре булса да, ни өчендер минем аның янына түгел, ә нәкъ менә милиция бүлегенә барасым килгәне әле дә хәтердә. Кыз кешегә медицинага якынрак булырга тиеш кебек тә бит. Ә мине, киресенчә, шул милиция тормышы ныграк җәлеп итте. Әгәр дә әтиемә ашыгыч рәвештә чакыру буенча каядыр чыгып китәргә туры килсә, ул язу машинкасын тартып чыгара иде дә, мине шуның артына утырта торган иде. Ә миңа шул гына кирәк - бик ярата идем машинкада басып утырырга. Еллар дәвамында милиционер булу теләге сүрелмәде, киресенчә, көчәя генә барды. Лениногорскида милиция лицеен тәмамладым, 16 яшьтән тикшерү бүлегендә сәркатип булып эшли башладым, читтән торып пед-университетны тәмамладым. 18 яшем тулу белән медкомиссия уздым да милициягә эшкә урнаштым. Әлбәттә, әтием дә, әнием дә шулай тиз карар кабул итүемә бераз аптырап та, куркып та калдылар, тик соңыннан каршы килмәделәр. Шул рәвешле 2015 елга кадәр Лениногорск эчке эшләр бүлегендә хезмәт иттем. Аннан соң Әлмәткә күченергә туры килде. Дежур бүлегендә эшләү, чыннан да, җиңел хезмәт түгел. Эш сменалы, тәүлек эшләп, ике көн ял итәсең. Шул тәүлек дәвамында туктаусыз сөйләшүләрдән соң, өйгә кайткач, телне тибрәтеп дәшәсе килмәгән чаклар да була иде. Яшермим, кайчагында төшенкелеккә дә бирелгәләдем. Тәүлегенә 120 ләп хәбәр кабул итеп ала идек бит. Бу әле шалтыратулар түгел, хәбәрләр генә. Кешеләр 02, 112 номерларына шалтыраталар, үзләре киләләр. Мәгълүмат агылу тәүлек дәвамында гына бармый бит, ул гомумән тукталмый. Ә смена начальнигы бу шалтыратулар һәм хәбәрләр өчен аеруча җаваплы. Бертуктаусыз башны эшләтергә, тиешле чаралар күрергә кирәк. Алар оператив булырга тиеш. Аз гына соңга калу да кеше гомере белән бәйләнгән. Безнең дежур бүлегендә чыннан да бик түзем, сабыр һәм акыллы кешеләр генә эшли. Бер сменада биш кеше кизү тора. Безнең бишлекнең төп сыйфаты - бер-беребезне беренче сүздән үк аңлау, анык һәм җитез эш итү. Шунсыз мөмкин түгел.
Телефоннан хәбәр ителгән яки кешеләр үзләре килеп әйткән һәрбер вакыйга истә кала. Шулар арасыннан йөрәк аша уздырылганнары да байтак. Балалар белән бәйле яки балаларга карата кылынган җинаятьләр аеруча хәтердә кала. Әни кеше буларак, миңа андый хәбәрләр ишетү чыннан да бик авыр. Шундый вакытта сине тынычландырырдай кешенең янда булуы кирәк.
Әйтергә кирәк, тормыш иптәшем бик яхшы кеше, ул мине ярты сүздән аңлый, кирәк чакта булыша. Улыбызны да шундый ярдәмчел, кайгыртучан итеп тәрбияләргә тырышабыз. Эштән бушаган вакытларда мин бәйләргә яратам. Бәйләү белән шөгыльләнү бик тынычландыра. Ул вакытта физик яктан гына түгел, рухи яктан да ял итәм. Бик яратып рәсем ясыйм, пешерәм дә. Камырдан ясалганнарга караганда, иттән әзерләнгән ризыкларга өстенлек бирәм. Шулай да юка «фирменный» коймакларымны гаиләдәгеләр бик яратып ашыйлар. Туры килгәндә гаиләбез белән бергәләп саф һавада йөгерергә чыгабыз. Күбрәк утырып эшләгәнгә күрә, спорт белән шөгыльләнү минем өчен аеруча мөһим. Менә шулай эшлибез, яшибез.
Һөнәри бәйрәмебез - Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан барлык
коллегаларыма да исәнлек-саулык, бәхет, иң мөһиме - бердәмлек теләп каласым килә. Бер команда булып эшләгәндә бар авырлыкларны да җиңеп чыгарга була. Ә безнең дежур бүлегендә шундый фидакарьләр эшли, - ди Ләйсән Кәримова.
Без дә аның теләкләренә кушылабыз һәм районыбызның барлык полиция хезмәткәрләренә оптимистик караш, авыр, шул ук вакытта мактаулы хезмәтләрендә уңышлар, гаиләләренә тотрыклылык теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа