Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гражданнар оборонасы буенча өйрәнүләр үтте

Шәһәр буенча торак йортларның подвалларында вакытлыча урыннар 108.

 Әлмәттә гражданнар оборонасы буенча тренировкалар узды. Мондый тренировка гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча идарә органнарының һәм көчләрнең әзерлеген тикшерә, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча реаль эш планын, халыкны яклау планын контрольдә тота. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тренировкада катнашучылар  Ленин ур., 38 адресы буенча урнашкан яшерен урыннарның берсен карап чыктылар. Подвалның гомуми мәйданы 1293 кв.м. тәшкил итә, монда кешегә 0.6 кв. м исәбеннән яшерелүчеләрнең саны 775 кеше тәшкил итә.

"Подвал мәйданы халыкны яшерү өчен барлык таләпләргә туры килә. Подвалда су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, вентиляция бар, күрсәтмә билгеләре куелган, җыештырылган, эчә торган су өчен челтәрләр, биотуалетлар, күчмә фонарьлар һәм шәмнәр бар".

Әлмәт буенча күп фатирлы торак йортларда барлыгы 108 подвал бар.

 

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса