«Балалар йортында бар да яхшы, тик өйдә рәхәтрәк»
Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз.
Тирә-юнебездә гаҗәеп гаиләләр бар бит. Берәүләр ачы язмыш сынауларын сынмый-сыкранмый уза, икенчеләр исә тәрбиягә берничә авыру бала ала, аларны үзенеке шикелле итеп тәрбияли. Тик бар нәрсәне дә бер калыпка салып, нәкъ менә шулай булырга тиеш бу дип әйтү дә дөрес булмас иде.
Шунысы көн кебек ачык - гаилә җылысы, балалар куанычы кебек төшенчәләрнең асылын шул өлкәдә эшчәнлек алып баручылардан да яхшырак аңлаучы юктыр, мөгаен. Әлмәт балалар йорты директоры Нурзия Минсалих кызы Галәвиеваның гаилә кыйммәтләре, балалар тәрбиясе турындагы уй-фикерләре газета укучыларыбыз өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
Әлмәт балалар йортындагы эшчәнлеген Нурзия ханым 1997 елда башлап җибәргән. Аннан алда район Пионерлар йортында методист булып хезмәт куйган, туризм һәм экскурсияләр үзәгендә эшләгән. Биредә эшләгәндә аңа һәрвакыт машинада чыгып китеп йөрергә туры килгән. Шул елларда Нурзия Галәвиевага авыр кайгы да кичерергә туры килә - аның тормыш иптәше вафат була һәм ул кызы белән ялгызы кала. Монда инде сәфәргә чыгып китүләр, походларда, ярышларда катнашулар икенче планга чыга. Иң беренче чиратта баланы үстерергә, аңа тиешле тәрбия, белем бирергә кирәклеге алга сөрелә. Нурзия мәгариф идарәсе җитәкчелегеннән мәктәпкә күчерүләрен сорый, булачак эш урынының үзе яшәгән Радищев урамыннан ерак булмавын да үтенә. Ул вакытта идарә начальнигы булып эшләгән Диләрә Камил кызы Әхмәтова ялгызы бала үстергән Нурзиянең хәленә кереп, аңа мәктәп-интернатта эшләргә мөмкин булуын хәбәр итә. Озак та үтми, Нурзия Минсалих кызын бирегә укыту һәм тәрбия буенча директор урынбасары итеп билгеләп тә куялар. 2019 елда Нурзия Галәвиева инде җитәкче булып эшли башлый.
- 2009 елда учреждениебез балалар йорты статусын алды. Бүгенге көндә монда 40 лап бала тәрбияләнә, шуларның бишесе балалар бакчасына йөри, калганнары мәктәптә белем ала. Араларында төрлесе, физик мөмкинлекләре чикләнгәннәре дә бар. Ятим калганнар, нигездә әти-әниләре каравыннан мәхрүм булганнар. Балаларны Әлмәт районыннан гына түгел, Казан, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Камадан да алып киләләр. Без дәүләт учреждениесе, шуңа күрә дә балаларны Мәгариф министрлыгы юлламасы буенча кабул итәбез. Апалы-сеңелле һәм абыйлы-энеле балалар булганда, без аларны бергә урнаштырабыз.
Гомумән, безнең бүлмәләр фатир кебек корылган. Туганнар бер-берсен карап, кайгыртып, бер-берсенең җылысын тоеп яшәсеннәр өчен шулай эшләнә бу. Га-илә кыйммәтләре дигән төшенчәгә килгәндә, шәх-сән минем үзем өчен дә, коллегаларым өчен дә бик мөһим төшенчә бу. Гаиләгә булган мәхәббәт безнең һәрберебезгә дә әти-әниләребез тәрбиясе аша килгән бит. Минем әтием гади шофер иде, сугышны кичкән кеше, хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын, ә әнием медицина хезмәткәре. Гаиләдә без дүрт бала үстек. Күп балалы гаиләдә үскәнгәдер инде, мин үзебезнең балалар йортында тәрбияләнүче һәрбер сабыйның хис-тойгыларын бик яхшы аңлыйм. Һәм аеруча шуңа басым ясап әйтәм - безнең учреждениедә балаларны яратмаган, аларны аңларга теләмәгән кеше эшли алмый. Безгә килеп, эшләп карап, китүчеләр бөтенләй булмады дип әйтә алмыйм. Булды. Ләкин шулай да соңгы елларда бу хәл күзәтелми. Әлбәттә, тәүлек буена балалар белән «әни» булып эшләү җиңел түгел. Хезмәткәрләребез тырышлар, үз вазифаларын җиренә җиткереп башкаралар. Аларга рәхмәттән башка сүз юк. Нәрсә генә булмасын, балалар йортының төп юнәлеше - балаларны гаиләгә урнаштыру, тиешле тәрбия бирү. Без иң беренче чиратта шушы балаларны тапкан аналарның үзләре белән эшлибез. Әни нинди генә булмасын, барыбер баласы өчен ул иң кадерле кеше бит. Әти-әни булу хокукыннан мәхрүм ителсәләр дә, без алар янына үзебез барабыз, алар белән сөйләшәбез, психологларны да җәлеп итәбез. Ә инде безнең бу тырышуларыбыз юкка булганын, башка бернинди дә шанслар булмавын аңлагач кына, балаларга яңа гаилә эзләүгә керешәбез. Балалар йорты каршында бу уңайдан махсус әти-әниләр мәктәбе эшли, кандидатлар биредә өч ай дәвамында укыйлар, таныклык алалар. Бу таныклыктан башка балаларны тәрбиягә алу мөмкин түгел. Әлбәттә, балаларны тәрбиягә алып та, аларны киредән балалар йортына кайтаручылар бар. Кире кайтарылганнарның күпчелеге - яшүсмерләр. Бу чорда, үзегез аңлыйсыздыр, проблемалар күп килеп чы-га.
Баланы тәрбиягә алучыларга килешү нигезендә безнең психологлар, социаль педагоглар, юрисконсультлар ярдәм итеп торалар. Балаларны тәрбиягә алып, зур юлга әзерләп чыгаручы гаиләләр күп, һәм без алар белән горурланабыз.
Быел 4 баланы яңа гаиләгә тапшырдык, тагын бер бала үзенең туган гаиләсенә кайтты. Бу безнең өчен чиксез зур шатлык. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам, без биредә балаларга нинди генә чаралар оештырмыйк, нинди генә тәмле әйберләр пешереп куандырмыйк, алар өчен үзләре туып-үскән гаиләдән дә кадерлерәк, якынрак урын юк. 2009 ел минем үзем өчен дә бер яктан караганда бик җаваплы, икенче яктан бик куанычлы вакыйга белән истә калды. Балалар йортында тәрбияләнүче бер малай белән ике арада бик җылы мөнәсәбәт урнашты. Ул вакытта аңа 15 яшь, егет тугызынчы сыйныфны тәмамлап килә иде. Ходай үзе җибәргәндерме ул баланы, белмим, тик кызым белән икебез аны үзебезнең җылы гаиләбезгә бик теләп кабул итеп алдык. Менә шулай илле яшьтә мин икенче тапкыр әни булдым. Хәзер инде Мишага утыз яшь, улым политехник техникумны тәмамлады, армиядә булып кайтты, нефть пред-приятиесендә эшли. 9 яшеннән башлап бер балалар йортыннан икенчесенә күчеп йөргән Мишам миңа һәрвакыт болай дип әйтә иде: «Әни, беләсеңме, ул балалар йортларында бар да яхшы иде, тик өйдә рәхәтрәк шул». Әйе, менә шуңа күрә дә һәрбер баланы өйле, әти-әниле итәсе килә.
Безнең балалар йортына нефтьчеләр бик нык ярдәм итәләр. 1998 елдан Шәфәгать Тәхаветдинов башлап җибәргән әлеге дустанә элемтә нәтиҗәсендә «Остазлык» - «Наставничество» программасы эшли. Республикада бу бердәнбер программа. Аның нигезендә «Татнефть» акционерлык җәмгыятенең структур бүлекчәләре безнең балалар йортының чыгарылыш сыйныф укучыларына остазлар беркетәләр.
Шул рәвешле алар бездән чыкканда эш белән дә, дәүләттән фатир белән дә тәэмин ителәләр. Гомумән, без нефтьчеләребезгә бар яклап чиксез рәхмәтле, - ди Нурзия Галәвиева.
Нурзия ханым әйткән-нәргә тагын шуны да өстисе килә - динебез дә ятимнәргә яхшылык кылырга куша бит әле, шуны да онытмасак иде. Бер хәдистә: «Ятим баланы тәрбияләгән кеше пәйгамбәребез белән ике бармак арасы якынлыкта булыр», диелә. Димәк, уйланырга җирлек бар.
Игелекле хезмәт күрсәтүче йортның хуҗабикәсе Нурзия ханым өчен бу көннәрдә кабат истәлекле, матур вакыйга булды - ул үзенең юбилейлы туган көнен билгеләп узды. Бар теләкләргә кушылып, без дә бу олы йөрәкле ханымга нык-лы сәламәтлек, эшендә уңышлар, күңел тынычлыгы, чиксез бәхет һәм һәрвакыт күтәренке кәеф теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа