Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә хокукый ярдәм көне узды

Анда балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Әлмәт районының социаль яклау идарәсендә балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алимент түләтү мәсьәләләре буенча чираттагы хокукый ярдәм көне уздырылды.


Утырышта суд приставы, юрист, мәшгульлек үзәге инспекторы, хокукый яклаучылар үзәге хезмәткәре катнашты.


Элекке ирләре алимент түләмәгән балигъ булмаган балаларын тәрбияләүче 3 хатын-кыз консультация алды, дип хәбәр итә социаль яклау идарәсе.  Сораулар алимент түләтү һәм бурычлы кешене эзләү өчен гариза бирү тәртибенә кагылды. Барысына да килеп туган кыенлыкларны хәл итү юллары тәкъдим ителде. Аңлатмалар һәм тәкъдимнәр бирелде.

 

 

Фото: Әлмәт социаль яклау иадрәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса