Якты истәлек
Бүген радиодан «Хушлашырга ашыкма» җырын ишеттем дә, кылт итеп Әсгать Сәхапович исемә төште. Бу җырны ярата иде ул. Бәйрәмнәр вакытында аны моңлы итеп, тәэсирләнеп сузып башкара иде: «Хушлаштың да китеп бардың...»
Киттегез шул, Әсгать абый, сез дә. Соңгы очрашулар, хушлашулар мәңгелеккә булган икән. Бакыйлыкка күчкәнегезгә дә айдан артык вакыт узды. Кеше китә, җыры кала. Сезнең дә якты исемегез, кылган изге гамәлләрегез, дөнья күргән китапларыгыз, матбугат үсешенә керткән зур өлешегез тарихка, ә хатирәләр күңелгә онытылмас җыр булып кереп калды.
Әсгать Сәлахов белән мин 1986 елда редакциягә килгәч таныштым. «Знамя труда» газетасында баш мөхәррир урынбасары булып эшли иде ул. Башта аның татар авылында туып-үсеп, мәктәптә татарча укуына да карамастан, рус телендә төрле темаларга эчтәлекле мәкаләләр язуы сокландырды. Буш вакыты булды исә без, «Хезмәт байрагы» кызлары янына керә иде. Кесәсендә һәрвакыт конфет йөртте. Безне дә, балаларыбыз килгәндә аларны да сыйлый иде.
Әсгать Сәхапович Әлмәттә татар газетасы оештыру өчен янып йөрүчеләрнең үзәгендә булды. Ниһаять, хыял тормышка ашты. Әмма газетаны аякка бас-тыру җиңел булмады баш мөхәрриргә: «Әлмәт таңнары»н чыгару өчен акча эзләп байтак кына ишек кагарга туры килде, чөнки беренче елда яшәү чыганагы шәһәр һәм район оешмалары резервы хисабына иде. Газетабызны таныту өчен баш мөхәррирнең машинасына төялеп районның шактый авылларын йөреп чыктык. «Әлмәт таңнары» тиз арада киң катлау укучыларның яраткан басмасына әверелде. Әмма сынаулар моның белән генә бетмәде. Илдә эш хаклары тоткарлана башлады. Ләкин бу «җил» баш мөхәрриребезнең тырышлыгы белән безгә әллә ни кагылмады. Әсгать Сәхаповичның яраткан сүзе бар иде - үз иткән кешеләренә ул шаяртып «дошман» дияргә яратты. Шул «дошман»нар ярдәмендә безгә җил-яңгыр тимәде, нефтьчеләргә бирелгән бартер әйберләрдән, хәтта акцияләрдән дә өлеш чыкты. «Алыгыз, киләчәктә алар кыйммәт йөриячәк» диюенә карамастан, нишләптер үзебезнең биш-алтыны гына алуыбыз хәтердә калган.
Әсгать Сәлахов күпләребезнең остазы булды. Шәхсән мин аңа бик рәхмәтле. Мөстәкыйль «Әлмәт таңнары» чыга башлагач, анда да корректор булып эшләдем. Ике айдан соң баш мөхәррир мине кабинетына чакыртты да: «КДУ тәмамлагансың, язган мәкаләләрең дә бар, әйдә, журналист булып күч», - диде. Шулай итеп, аның хәер-фатихасы белән мин каләм тибрәтә башладым. Дөрес, баштарак мөхәррир тарафыннан сызгаланган, төзәтелгән язмаларны берничә тапкыр күчерергә туры килгән чаклар да булды. Элек бит компьютерлар юк иде, кулдан яздык, аннан басарга машинка бирделәр.
Тагын шунысын билгеләп үтәсе килә, безнең редакция компьютерлар белән эшләүгә, газетаны шунда версткалауга беренчеләрдән булып күчте. Әсгать Сәхапович һәрбер башлангычны төптән анализлаганнан соң күтәреп ала торган иде. Заманнан калышмаска тырышты. Үзе язучылык эшенә соң тотынгач, безне «менә дигән әсәрләр язарлык талантыгыз бар, аны җиргә күмеп яткырмагыз, иҗат итегез» дип канатландыра иде. Җор телле булуы, сүз байлыгының күплеге, гадилеге аның китапларында да күренә.
Лаеклы ялга киткәч тә, «дошманнар» дип редак-циягә еш килә иде Әсгать Сәхапович. Безнең хәл-әхвәл, балаларыбыз, тормышыбыз белән кызыксынганнан соң, иҗади планнары, эш-мәшәкатьләре белән уртаклашыр иде. Нинди темага тотынсак та, дәртләнеп, күзләрен очкынландырып сөйләшер иде. Яшәү дәрте бөркелде аннан һәрвакыт. Ләкин бу юлы никадәр бирешмәскә тырышса да, авыру аны арабыздан алып китте. Авыр туфрагың җиңел булсын, Әсгать абый. Сез безнең күңелдә беркайчан да төшенкелеккә бирелми торган, көчле рухлы шәхес булып калдыгыз.
Ирина Апачаева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа