«Чаңгыларны көйләп куйдым инде...»
Утыз җиденче елда туган кешеләрнең балачагын сөйләгәнен ишеткәндә әле дә булса йөрәкләр тетрәнеп куя. Ачлы-туклы балачак, кием юк, йокы юк...
Нәдер авылында тыныч кына гомер кышларына кереп баручы Рәҗәп ага Мөхәммәтовны күреп сөйләшкәч, башкаларга да аның турында сөйлисем килде.
Хаҗиәхмәт абзый белән Һәрвия апа гаиләсендә өч кыздан соң дүртенче сөенеч булып малай туа. Аңа Рәҗәп дип исем кушалар. Әтисен хәтерләми. Ул тугач ук әтисе, аннары бер апасы вафат була.
Әнисе Һәрвия апа авыр елларда да сыерын саклап кала ала. Җәен печән әзерләүләр, кышын әнисе белән салам каерулар да шул кечкенә Рәҗәп өстенә төшә.
- Юк чак бит. Ашарга ярак-лы бөтен үләнне җыеп кайтабыз. Куллар авыртып, канап бетә иде. Кәлҗемә, юа, кузгалак, балтырган кебек үләннәр ашап үстек. Он да чамалы гына. Әле бөтен кешедә бармыни ул?! Әнием дә бер көн калмый эшкә чыгып китә. Үзе эшкә киткәндә болдыр төбенә катыкны куеп китә торган иде, - дип искә ала ул.
Тамагы туймаган бала-ның «Иртәгә тагын кайсы урманга барып бәбәк җыясы, тегесендә җыеп бетергәннәрдер инде», дип яткан хәсрәтле төннәре аз булмый.
- «Бәбәк» дигәне хәзер Казан арты авыллары ти-рәсендә гөрләп үсеп ке-шелеккә зур зыян салучы балтырган инде ул, борщевик.
- Ничек ашадыгыз, агулы ич ул?
- Аны яшь чагында матур яшел, сусыл яфракларын җыеп кайтабыз да әни аш пешерә иде.
Бу юлларны тыңлаганда да куырылып китәсең. Бүген килеп, инде матур картлык кичерә торганнарының да, балачагын искә алып сөйләгәнен тыңлаганда, күзләрдән яшеңне тыеп булмый. Ике апасын искә алганда, елмаеп: «И, алар бик оста итеп эшне бүлеп куя иделәр. Әлбәттә, миңа ирләр эше, авыр дигәннәре эләгә. Су алып кайту, малларны карау, утын ташу... Мәктәпкә кергәндә каләм дә юк иде. Әни кемнәндер бер каләм алып кайтты, шуның белән яздым. Ну гел дә укыйсы килмәде. Тыңлап утырсам шунда ук сөйлим, бишлеләр дә алам. Икенче көнгә калса юк инде! Дәрес хәзерләп утырган булмады, вакыт та калмый иде, эш күп. Бервакыт әнинең туганнан-туган сеңлесе Нәҗибә апа белән сөйләшеп утырганын ишеттем. «Укымый, укыса шундый яхшы сөйли, башы бар. Тик кулына китап алып укымый», - ди. Ул укыта иде. Шуны ишеткәч, әле бит аның китабы да юк, кемнәндер китап алып кайттым да, укып өйрәнеп, ялт сөйләп тә бирдем. Нәҗибә апаның да исе китте, мин дә «5»ле алып кайттым. Шуннан соң дәрес хәзерләмичә йөрмәдем инде. Минем укый башлавыма, укырга теләгемә дә шул сәбәпче булгандыр», - дип сөйли.
Җиде сыйныфны яхшы гына тәмамлагач, авылның барлык башка малайлары кебек үк колхозга эшкә бара ул.
- Гали бабайга барып чабата үрергә өйрәндем. Апаны да алып төштем әле. Чабатаны башта үрәбез, аннан әни сүс җеп белән беркетеп куя. Алай булганда тиз генә тузмый ул, - дип искә ала Рәҗәп ага.
Белемгә омтылган Рәҗәп авылдан 24 егет белән бергә Түбән Мактамадагы кичке эшче-яшьләр мәктәбендә дә укырга өлгерә. Армия хезмәтенә алынгач, Чита өлкәсендә бер еллык техник-механик курсларында укый, аннары Актүбә авиачастенда хезмәт итә. Анда да алдынгы була, курсантлар әзерли. Авылга кайткач янә комбайнда эшли.
- Кайткан җиремә апалар эш тә табып куйганнар. Әти итекче булган безнең, бу эшне миңа такмакчылар. Әнә шул эш коралларын барысын да итекче бабайга бушлай илтеп бирдем, - ди ул чактагы гамәленә үзе үк сөенеп. Ник дигәндә, итекче булып утырган булыр иде. Юк инде, көзгә таба эшләр тәмамлана төшкәч, Бөгелмә авыл хуҗалыгы училищесына укырга китә. Аны бер-сүзсез укырга алалар.
- Бөгелмәдә әнинең бертуган абыйсы Нәгыймулла абыйда дүрт егет фатирда тордык. Ул пекарняда эшли иде. Кичен кулына кыстырып кайткан паегын безгә бирә: «Менә, егетләр, ашагыз, тукланыгыз. Аннары эшкә булышырсыз», - ди. Алар бездән бер тиен акча алмадылар. Җәен печән җыештык, кышын карын көрәдек. Тамагыбыз да тук булды. Шуның өстенә училище данын яклап, төрле спорт бәйгеләрендә катнашып урыннар яулыйбыз.
Бер еллык укуны ике айда тәмамлап янә авылга кайтып эшкә керешә Рәҗәп абый. Колхозга бигрәк тә кирәк була аның укуы. Нәдер авылы китабында бу егетләр турында: «Соңыннан аларның күбесе үсеп, остаханә җи-тәкчеләре, инженерлар булдылар. «Мастер на все руки» Рәҗәп Мөхәммәтов парторгка кадәр үсте, колхоз рәисе урынбасары булды. 1950 елларда ул Яңа Нәдердә беренче комбайнчыларның берсе иде. Рафис Абдуллин белән Әлмәт районында беренче СК-3 комбайнын җыйдылар алар. Юкса, 1950 елларда бу комбайннар авыл хуҗалыгы производствосына кертелә башлады гына. ...Беренче елда ук урып-җыю вакытында Яңа Нәдер егетләре хезмәт нәтиҗәләре буенча районда беренче урынны алды. Моның өчен «Зәй» колхозына «Беларус» тракторы бүлеп бирелде», дип язылган.
Колхозның беренче комбайнчылары арасында Рә-җәп абыйның кулга-кул тотынып эшләгән яшьтәш-ләре Мансур Гарипов, Ми-яссәр Хәмидуллин, Гайсу Шәйдуллов, Габдерәхим Рамазановлар була. Яшьлеге белән бергә әнә шул егетләр турында кабат-кабат искә төшерә Рәҗәп ага. Авылны тотып торган, каршы искән җилгә иңен куйган егетләр алар.
Тугыз ел комбайнда, ике елдан артык «Беларус» тракторында эшли Рәҗәп ага. Беренчелекне бирми.
- Ике смена эшлибез, беребез көндез эшләсә, икенчебез кичкелеккә киләбез. Норманы арттырып үтибез, Мактау кәгазьләре, премиясез калган булмады, - ди ул.
Татарстан Министрлар Советының Мактау кәгазе, «В.И. Ленинның тууына 100 ел» медале иң кадерлеләре.
Комсомол секретаре да, спорт комитетында да ул була. Авыл Мәдәният йортына директор итеп тә куялар үзен. Өлгер генә.
- Беренчелекне бирмәскә көн-төн эшлибез. Хәби Махмурахманович та бик таләпчән кеше, шуны эшләргә, дип әйтеп кенә куя иде. Комбайнда эш туктагач техника ремонтлыйбыз, фермаларны механизациялибез, җылылык биреп, автопоилкалар куябыз, сулар кертәбез, юллар ясыйбыз. Унике комбайнер егет, малларны җәлләп, урман кисеп, асларына такталар җәйдек. Эшләмәгән эш калмады, сеңлем. Бер комбайнны борчак ура торган итеп ясадык. Ничек ясадыгыз дип, тирә-яклардан килеп тәҗрибә алып китәләр иде.
Колхозда алдынгылыкны бирми егет. Әмма күңеле һаман укуга омтыла. Һәм ул озак уйлап тормый, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. Укып кайткан Рәҗәп аганы шунда ук Колшәрип кошчылык фабрикасына партком секретаре, беренче зам итеп куялар. Аннары Нәдердә партком секретаре, колхоз рәисе ярдәмчесе, биш ел Ирекле авылында «Дружба» колхозы рәисе, яңадан Нәдер авылында бер чакырылыш авыл Советы рәисе булып хезмәт куя ул. Партком таралгач, «Әлмәтнефть» идарәсендә слесарь-ремонтчы булып та эшли. Эшнең ниндие дә аның кулына ятып тора.
1960 елдан 2000 елга кадәр авыл Советы депутаты булып тора Рәҗәп ага. Авыл ветераннар советын җитәкли. Авыл Сабантуйларында үз категориясендә мәйдан яулаган, җиңүче булган Рәҗәп агадан кызыксынып гаиләсе турында соравыма үзе саран гына сөйләсә дә, кызыксынган укучылар өчен моны да теркәп куйыйк.
Кулы эшкә ятып торган, көчле, чибәр егетне тик тотмый кызлар, үзләре сүз кушалар. 27 яшем тулмыйча, өй салмыйча өйләнмим дип үз алдына катгый максат куйган егет «Мин әле өйләнмим шул!» дип борып җибәрә кызларны. Әмма үз бәхетен табарга соңармый. Әлмәт шәһәрендә буяучы булып эшләүче Рәхилә исемле кызга өйләнә. Балалары Луиза, Равил һәм Рөстәм бүгенге таянычлары аның. Өч оныкка кадерле бабай да ул.
Әле алтмышны да биреп булмый торган бу «тере» бабай авыл Сабантуйларында җиңүче булдым дигәндә, үткән яшьлегенә үпкәләгән сыман күзләре моңсуланып: «И, сеңлем, биш ел көрәштем. Ул Сабантуйлар вакытында чабышкы ат сыман мәйданга ыргылам. Эх, шунда керәсе, тагын-тагын күтәреп алып селтисе килә бит! Мәйдан тирәли кат-кат урыйм, ул чактагы ашкынуларымны аңлатып бетереп булмастыр», дип көрсенеп куя. Комсомол комитетында эшләп спортчылар тәрбияли. Күбесе көрәшеп урыннар алган, спорт мастерлары булган.
Бүген тормышның муллыгына, үзенең сау-сәламәт булуына сөенеп, дәртләнеп яши Рәҗәп ага. Кыш көне чаңгыга баскан егет-бабайны күрсәгез, ул шул үзе, Нәдер авылыннан Рәҗәп ага булыр.
- Чаңгыларны кышка әзерләп куйдым инде! - ди. Әле шушы көннәрдә генә Казанга Республика көненә барган, көне буе бәйрәм карап кайткан. Сиксән бише күп түгел, егет чак кына әле Рәҗәп ага өчен.
Минзифа Әхмәтшина, язучы
#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа