Рәмилә Хәмидуллина: «Эшебезнең нәтиҗәсе күңелне җылытып тора»
5 сентябрьдә бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Анакайның вафаты -1997 елның 5 сентябрь көненә багышлана.
Адәм баласының әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм итәргә омтылуы бәяләп бетергесез күренеш. Хәйриячелек белән шөгыльләнүнең савап-лы, изге эш икәнлеген ассызыклап торырга да кирәкми. Яхшы тәрбия алган һәрбер кеше мохтаҗларга булышуның кирәкле һәм мөһим гамәл икәнлеген аңлый.
Әлеге язма нәкъ шундый кешеләр турында. Әлмәт районының «Гудвин» яшьләр инициативасы төркеме газета битләрендә һәм социаль челтәрләрдә еш чалынмаса да, аларның изге эшләре даими һәм бихисап. Әлеге команда авыр хәлдә калучыларга ярдәм күрсәтеп, ата-ана назыннан мәхрүм булучыларның күңелен күреп һәм башка игелекле гамәлләр кылып, менә инде 10 ел дәвамында эшләп килә. Активистлар белән якыннан танышу өчен, төркем җитәкчесе, РФ һәм ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Рәмилә Хәмидуллина белән әңгәмә кордык.
- Рәмилә, төркемегез белән таныштырып үтә алмассыңмы. Мондый команда тупларга нәрсә этәрде? Кемнең уе?
- Балачактан ук үскәч берәр балалар йортына ярдәм итәргә дигән хыялым бар иде. Бу хыялым 2012 елда чынга ашты. «Луч» телекомпаниясендә эшләгәндә шәһәр паркына төшерергә бардым. Анда нефтьчеләрнең хәйрия программасы кысаларында Мөслим районы Иске Карамалы авылыннан «Наз» социаль приютында яшәүче балалар чакырылган иде. Беренче сентябрь якынлашкан чак. Тәрбиячеләре белән сөйләшеп киттек. Берәр нинди ярдәм кирәкмиме дип сорадым. Ул ханым, бөтен әйбер дә бар, ләкин бантиклар, фломастерлар, төсле кәгазьләр артык булмас, диде. Дустым, хезмәттәшем фотограф Фәрхәд Вәлиевкә шул ук көнне шалтыраттым. Аның да минем кебек балаларга ярдәм итү теләге бар икәнен белә идем. Балачактан ук ул да шулай хыялланган. Тиз генә җыелдык та, кирәкле әйберләрне алып, бер белмәгән юлга чыктык. Бүләкләрне тапшыргач, Фәрхәд малайлар белән футбол уйнады, мин кызлар белән аралаштым, туп белән уйнап алдык. Кайтырга чыкканда тәрбияче рәхмәт әйтте. «Кайвакыт хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр бүләкләр алып килә дә, тапшыргач китәләр. Сез балалар белән уйнарга калдыгыз, аларның тормышы белән кызыксындыгыз, игътибар бирдегез. Тагын килегез. Сез алар белән уртак телне тиз таптыгыз», - диде ул. Шул җылы сүз канатландырып җибәрде безне. Озакка сузмыйча медиа өлкәсендә эшләгән дуслар-хезмәттәшләребезне җыйдык та тагын социаль приютка киттек. Видеооператор, фотограф, журналистлардан торган команда тупланды. Нурия Максеева, Екатерина Денисова, Лира Сәхапова, Иван Ткаченко, Фәрхәд Вәлиев, Александр Аникин, Марат Бәдрет-динов, Жанна Тарасова белән бергәләп башлап җибәрдек бу эшне. Балалар өчен төрле бәйрәмнәр оештыра идек, матди хәлебездән булдыра алганча ярдәм күрсәттек. Безнең үз эш форматыбыз бар: нәрсә алырга кирәк икәнен беләбез дә, кибеткә бергәләп барып, кәрзиннәрне тутырабыз. Түләргә кирәк булган сумманы шунда кассада ук барыбыз арасында бүлеп түлибез. Кайвакыт төрле танышлар, туганнар әйберләр алып биреп җибәрә иделәр. Кемдер кием бирә, кемдер уенчыклар. Тамчыдан күл җыела бит. Берничә машина төянеп бара идек. Балаларга күңел ачу программалары да уздырдык. Күбесенчә бер өлкәдә эшләгән киң күңелле хезмәттәшләрем ярдәм итә. Шулай берничә ел йөрдек без анда. Аннан соң приют ябылды, кайбер балалар үз гаиләләренә кайттылар, кайберләре яңа гаиләле булдылар. Күп еллар дәвамында Әлмәттәге 6 нчы типтагы коррекцион интернат-мәктәптә бәйрәм кичәләре уздырдык. Андагы балалар инде мәктәпне бетерде, кайберләре белән хәзер дә аралашып торабыз.
- Тагын кемнәргә ярдәм күрсәтәсез?
- Безнең команда авыр хәлдә калган гаиләләргә, пенсионерларга, мөмкинлек-ләре чикле булган кешеләргә, өйләре булмаган йорт хайваннары приютларына яр-дәм күрсәтә. Үзебез булдыра алганча инде, чөнки үз акчабызга ярдәм итәбез. Аллага шөкер, киң күңелле кешеләр янымда күп. Хәзер хезмәттәшләрем, дусларым Ранил Гыйльметдинов, Алинә Мостафина, Раил Зәйнуллин, Салават Фәтхетдинов безгә кушылды. Аларның иптәшләре дә үз өлешләрен кертә. Берәр хәйрия концерты, акциясе үткәрәм диюгә үк җыелып киләләр. Аеруча артистларга рәхмәт. Кемдер безнең концертларда чыгыш ясады, кемдер үз концертына администраторлары аша бушка билет бирә. Изге күңелле кешеләр шундый күп! Моңа бик сөенәм! Бу эшне башлап җибәргәндә 8 кеше идек. Бу сан артып та китә, кайчак кимрәк тә була. Төп сос-тав белән без инде 10 ел бергә. Бу 5-6 дустым. Кайвакыт аларның дуслары да кушыла. Гомумән әйткәндә, гел белмәгән кеше дә шалтыратып сезнең белән ничек, кемгә ярдәм итәргә була дип сорый. Мондый чакта минем үз методикам бар. Әгәр кеше ярдәм итәм дисә, күпчелек очракта мин аларга бүләкләрегезне үзегез тапшырыгыз дим. Чөнки бер тапкыр үзе барып яхшылык эшләгән кеше ул икенче тапкыр да барачак, ярдәм итәчәк. Күңелендә кала ул. Берсендә шундый очрак булды: бер фермер аз керемле гаиләгә ит китерәм ди. Бу үзегез генә тапшырырсыз дип сорый. Мин һаман сез барыгыз дим. Ә ул абый ничектер читенсенде. Ахырда үзе илтте. Аннан соң рәхмәт әйтеп шалтыратты. «Аларны күргәч тагын да ярдәм итәсе килде. Бер капчык бәрәңге дә илттем әле. Рәхмәт сезгә», - диде. Хәзер дә кайвакыт кемгә, ничек ярдәм итәргә дигән сорау белән шалтыратучылар бар. Консультация бирәм, мохтаҗ булганнарны табам. «Ансар» хәйрия фондында күптәнге дустым, хезмәттәшем фотограф Руслан Бажутов җитәкче булып эшли. Аралашып торабыз. Ярдәм итәргә теләүчеләргә без шат. Мондый кешеләр тагын да күбрәк булсын иде.
- Төркемегезнең исеме ничек барлыкка килде?
- 2014 елда «Ел хәйрия-чесе» республика бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте-ләр. Төркемнең җитәкчесе, инициаторы мин булсам да, бу эшне команда эше дип саныйм. Шуңа күрә үзебезне «Гудвин» яшьләр инициативасы төркеме дип атадык. Гудвин - әкияттәге тылсымлы персонаж. Балаларга таныш булган исем кушарга уйладык. Бәйгедә җиңгәч, мине Казанга чакырдылар. Әлмәткә чакыру хаты килгәч, кемнәр икән бу дип уйлаганнар. Бик кызык булды ул очрак. Безнең әлеге өлкәдә эшләгәнне шәһәрдә кайбер җитәкчеләр белә иделәр, ләкин команданың «Гудвин» икәнен белүче юк иде. Моның сәбәбе төркемнең исеме шул бәйге алдыннан гына барлыкка килүе белән бәйле. Без мактаулы «Ел хәйриячесе» исеменә лаек булырбыз дип уйламаган идек тә. Шулай насыйп булды, Татарстан җитәкчеләре хезмәтебезне югары бәяләде.
- Бу эштә синең өчен иң авыры нәрсә?
- Бу эштә авырлыклар белән очрашкан юк, чөнки монда бит ихлас теләк кенә кирәк. Ниятең булса, ярдәм итеп була ул. Акчаң күп булу да кирәкми, күңелең киң булсын. Без медиа өлкәсендә эшләүчеләр булсак та, үзебезнең эшне әз күрсәтәбез. Кайвакыт башкаларга үрнәк булсын дип кенә статья чыгарырга, репортаж төшерергә мөмкин. Күп очракта изге эшләребез турында әйтми калабыз. Юкка гына «Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә, балык белер», дип әйтмиләр бит халыкта. Шулай да безнең турыда белүчеләр аз түгел.
- Шәхсән үзең өчен хәйрия - ул..?
- Хәйрия эше минем өчен ул көндәлек тормыш рәвеше. Без бит көн саен яхшылык эшли алабыз. Белемебез белән уртаклашу, берәр кешенең үтенечен башкара алу, урамдагы эт-песиләргә ризык алып ашату - ысуллар күп. Без эштән өйгә ашыйсыбыз килеп кайтабыз. Ә ул песиләр, этләр көннәр буе ризыксыз, сусыз. Аларның да ашыйсылары килә, 20 сумга ризык алып ашату авыр түгел. Яхшылык үзеңә кире кайта ул. Моны һәрвакыт сизеп торам. Юлымда гел яхшы кешеләр очрап тора, Аллага шөкер.
- Башкалар кайгысына битараф калмыйча, кулыгыздан килгәнчә ярдәм күрсәтеп, ун ел эшләп ки-ләсез. Артка борылып карап, нинди нәтиҗә ясый аласың? Планнарыгыз бе-лән дә уртаклашсаң иде.
- 10 ел буена дусларым-хезмәттәшләрем белән бу эшне бергәләп алып барабыз. Изге күңелле балалар үстергәннәре өчен аларның әти-әниләренә, әби-бабай-ларына рәхмәт.
Үземне дә әти белән әни бәләкәй чактан ук булган әйберең белән уртаклаша белергә кирәк дип өйрәтеп үстерделәр. Мәрхәмәтле кеше булырга кирәк икәнен үз мисалларында күрсәттеләр. Бүгенге көндә дә, Аллага шө-кер, әнием хәйрия эшендә иң зур ярдәмчем. Ул мине илһамландыручы да, акчалата да ярдәм итүче, кибеттән әйберләрне барып алып, күтәреп тә кайтучы. Әти исән булса, ул да безгә гел ярдәм итеп торыр иде. Кайчак шулай, әни белән икебез генә берәр гаиләгә ярдәм итәргә ниятләп продуктлар алып барганда кул арыса, яки такси килмәсә, әти күз алдына килеп баса. Күтәреп тә алып барыр иде, илтеп тә куяр иде. Изге гамәлләрем әтигә дога булып ирешсен.
Бу 10 ел дәвамында ничә кешегә булышуыбызны, күпме ярдәм күрсәтүебезне санап тормыйбыз. Сан өчен түгел, кешегә файдага булсын дип эшлибез. Бүген ризыгы булган кеше иртәгә эшсез калырга да мөмкин бит. Тормышта төрле хәлләр була ала. Бүген син ипиеңнең бер телемен мохтаҗга бүлеп бирсәң, иртәгә сиңа кирәк чакта шул яхшылыгың башка кеше аша үзеңә меңләтә әйләнеп кайтыр. Яхшылык эзсез калмый ул. Ихлас йөрәктән башкарылган эшнең нәтиҗәсе күңелне җылытып тора. Киләчәктә дә гаиләм, дусларым белән бергә булдыра алганча изге гамәлләр эшләп яшәргә насыйп булсын.
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа