Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көз башы белән - яңа законнар

Сентябрь аеннан башлап илебез халкын, шул исәптән әлмәтлеләрне дә социаль мөһим яңалыклар көтә.

Яңа законнар фатир милекчеләренә, педагогик хезмәткәрләргә, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле яшьләргә һәм халыкның кайбер башка категорияләренә кагыла.

Йортта яшәүчеләр җаваплы

1 сентябрьдән торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә кайбер үзгәрешләр үз кө-ченә керде. Беренчедән, яңалыклар идарәче компанияне сайлау кагыйдәләренә кагыла. Әгәр элек идарәче компанияне сайлау турында карар кабул итү өчен күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми җыелышында аларның гомуми санына карата 25 проценттан бер генә тавыш артык булу да яраса, хәзер моның өчен 50 процент тавыш җыю кирәк. Югарыдагылар фикеренчә, әлеге закон бәхәсле вәзгыятькә урын калдырмаячак һәм фальсификацияне кыенлаштырачак.

Икенчедән, коммуналь түләүләрне һәм гомумйорт милкен тоту өчен түләүләрне исәпләүләр тәртибе алышынды: хәзер квитанциядә күпфатирлы йортта гомуми милектән файдаланганда барлыкка килә торган агым сулар өчен исәпләүне күрергә була. Элек түләү уртак милекне карап тоту һәм ремонтлау өчен билгеләнгән акчалардан алына һәм бу башка эшләрне башкаруга хилафлык китерә иде. Яңа килгән квитанцияләрдә исә гомумйорт милкен карап тоту өчен кирәк булган, әмма канализациягә эләкми торган су күләме кертелгән. Сүз аны түтәлләргә сибү, йорт яны территориясен җыештыру, шугалакка сибү өчен файдалану турында бара.

Тагын шунысы да бар, исәпкә алу приборлары буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүне исәпләү хәзер тулы хисап чоры өчен, әйтик, бер айның 25 еннән икенче айның 25 енә кадәр башкарылачак. Элек аны календарь ай өчен исәплиләр һәм бу буталчыклыклар китереп чыгара иде.

Әгәр йортта гомуми исәпкә алу приборы урнаштырылган икән, куллану күләмен йортта яшәүче барлык кулланучылар арасында бүләчәкләр. Узган ел өчен түләү күләменә яңадан исәп-хисап ясау, әгәр гомуми җыелышта башка карар кабул ителмәгән булса, яңа елның беренче кварталында башкарылачак.

Торакны тәртиптә   тоту зарур

Хәзер үз фатирларын тиешенчә карап тотмаучы күршеләргә йогынты ясау мөмкинлеге бар. Бу РФ Гражданнар кодексында билгеләнде. Милек хуҗасы үз фатирын үз билгеләнеше буенча тотмый яки аны тиешенчә карап тотмый икән, хакимият органнары аны тәртипкә китерү турында кисәтү ясарга, ремонт срокларын билгеләргә хокуклы.

Әгәр хуҗа кисәтүгә колак салмый икән, суд торакны аукцион аша сатып җибәрү турында карар кабул итә ала. Милек иясе фатир сатудан кергән сумманы да тулысынча ала алмаячак, чөнки аннан суд карарын тормышка ашыру өчен киткән чыгымнар тотып калыначак.

Шунысы да бар, мондый ук адымга бару өчен фатирның, мәсәлән, җитештерү цехы буларак файдаланылуы яки артык нык ташландык хәлгә килүе, әйтик, тәрәзәләрдә пыяла булмау яки башка шундый хәлләр нигез була ала.

«Резин фатирлар»га  каршы көрәш

1 сентябрьдән Торак кодексына кертелгән төзәт-мәләр эшли башлады. Алар нигезендә күчемсез милек хуҗалары хәзер фатирны бер милек иясенә 6 квадрат метрдан да ким өлеш тиярлек итеп бүлә алмыйлар. Әгәр андый бүлешү инде рәсми теркәлгән икән, ул гамәлдән чыгарылачак.

Бу кагыйдәләр кагылмый торган очраклар да бар. Әйтик, хосусыйлаштырган яки мирас буларак калган зур булмаган мәйданның (мәсәлән, 30 квадрат метрлы фатирга берьюлы алты хуҗа барлыкка килү) бүленүе, шулай ук фатирны ана капиталы акчаларыннан файдаланып сатып алу искәрмә булып тора.

Гаражыңнан дөрес  файдалан

Үз билгеләнешендә файдаланылмаган гаражларны дәүләт тартып алырга мөмкин. 1 сентябрьдән Гражданнар кодексына әнә шундый үзгәрешләр кертелде.

Элек торакны үз билгелә-нешендә  файдаланмаган яки күршеләренең хокук-ларын бозган кешеләрне мәҗбүри рәвештә фатирларыннан яки йортларыннан куып чыгара алсалар, хәзер бу торак булмаган биналарга:  машина кую урыннарына, гаражларга, сарайларга да кагыла.

 Әйтик, кеше гараж урынында машина юу урыны төзи икән, дәүләт аңа башта кисәтү ясый ала, ә аннары мәҗбүри рәвештә гаражны хуҗасыннан сатып алырга да мөмкин.

Укытучыларның вакыты күбәя

 Сентябрьдән укытучылар кайбер кәгазь эшеннән азат ителә. РФ Мәгариф министрлыгы боерыгы нигезендә, алар бары тик биш документны элеккечә үк тутырачаклар - калганы  административ персонал җилкәсенә төшә. Шулай итеп укытучыларның укучылар белән турыдан-туры эшләү өчен вакытлары күбрәк булачак.

Инвалидларга йөз тотып

Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле булган, мәктәпләрдә, көллият-ләрдә, техникумнарда һәм башка урта-һөнәри белем бирү оешмаларында укучы балалар 1 сентябрьдән бушлай ике тапкыр туклануга хокуклы. Гарантия белем бирү учреждениесендә яшәмәүче укучы яки студентларга би-релә.

Тагын бер үзгәреш I, II, III төркем инвалидлыклары булган кешеләргә кагыла. Хәзер алар икенче урта яки югары белемне бушлай ала алачаклар.

Шәхси  мәгълүматларга - сак караш

1 сентябрьдән үз көченә кергән кагыйдәләр нигезен-дә, законда күздә тотылмаган булса, кешеләргә персональ мәгълүматларын бирмәгән очракта товар сатудан яки хезмәт күрсәтүдән баш тартуларга юл куелырга тиеш түгел. Әлеге кагыйдәне бозучыларга 50 мең сумга кадәр акчалата штраф каралган.

Шулай ук 18 яшьтән ке-черәкләрнең биометрик мәгълүматларын эшкәртү тыела. Ә конфиденциаль мәгьлүматларны эшкәртү операторлары инцидентлар, әйтик, мәгълүматларның таралуы турында тәүлек дәвамында хакимият органнарына хәбәр итәргә тиеш.

Кулланучылар хокуклары якланачак

Шулай ук 1 сентябрьдән законда билгеләнгән кагый-дәләр белән чагыштырганда кулланучылар хокукларын бозучы килешү шартлары гамәлдә түгел дип саналачак. Андыйлар исәбенә сатучы белән төзелгән килешүдән берьяклы баш тарту яки аны үзгәртү мөмкинлеге, бер товар сатып алганда нинди дә булса башка товарлар сатып алу зарурлыгы, кешенең ризалыгыннан башка өстәмә түләүле хезмәтләр күрсәтү керә.

Техосмотр таләпләре йомшара

1 сентябрьдән транспорт чараларына техосмотр үткәрүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Хәзер җиңел машиналарны тикшерүнең мәҗбүри пунктлары саны азрак: 82 параметр урынына 55 кенә кала. Шәхси җиңел автомобильләргә техосмотр үткәргәндә түбәндәгеләрне тикшермәячәкләр: аптечка, утсүндергеч, «Авария белән бәйле туктау» билгесе булу-булмау (шуңа да карамастан юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча алар-ның булуы мәҗбүри, туктатканда юл-патруль службасы хезмәткәре 500 сум штраф яза ала); двигательдән, тапшырулар тартмасыннан, борт редукторларыннан, аккумулятордан һәм кондиционердан май яки башка сыек-лык тамуы; торбаүткәргеч һәм шлангларның коррозиясе һәм механик таушалуы; протектор рәсеменең калган тирәнлеге - моның урынына аның биеклеген тикшерәчәкләр; куып алып китүгә каршы штатлы җайланма эше; алгы тәрәзәгә юдыру сыеклыгы бирелү (бу вакытта «дворниклар» төзеклеген тикшерәчәкләр); тавыш чыгару системасының тавыш дәрәҗәсе һәм башкалар.

Гөлфия Ханова әзерләде

 

 

 

 

  

 

 

  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса