Якты хисләр аша ышаныч тудыра
Сезгә олы хөрмәт белән Сезнең укучыгыз хат яза.
«Элеккечә түгел без генә» исемле повестегызны укып чыккач, күңелемә әллә ни булды. Мин китаплар укырга яратам. Әсәрләрен укып чыккач, авторларга хатлар да язгалаганым булды. Соңгы елларда әсәрләрдән алган кичерешләр аша авторга язу теләге уянганы юк иде. Ә бу әсәр... Күңелемне кузгатты...
Сез үзегезнең повестегызга «Кешене ышаныч дигән бөек көч яшәтә, шул аңа егәр бирә. Андый көч, ышаныч - иман» дигән юлларны шигар итеп алгансыз. Әсәр башыннан ахырына кадәр шушы юлларга тугрылыгын саклый. Тормышның һәр борылышында яшәтүче дә, көч бирүче дә, ышаныч уятучы да иман булуын раслый.
Мин әсәрләрне укыганда тормыштагы хәлләр белән чагыштырып укыйм. Әсә-регезне укыганда «тормышта да шулай бит, минем әнием дә нәкъ шундый иде бит, мин дә, әниемне югалткач, аның ядкарьләрен саклап, иман ныклыгы аша, язмышның сынауларына сынмый-сыгылмый яшим бит» дип еш уйландым. Әлбәттә, повестьта миндә сорау уяткан, килешмичә каршылык тудырган хисләр дә булды. Әсәрнең искиткеч бер көче бар. Ул көчне мин гади сүзләр белән язып аңлата алмам ахры.
Хөрмәтле Рәфкать әфәнде! Әти-әнием укытучылар иде минем. Туксанынчы елларда Казанда ачылган татар гимна-зиясендә математика укытучысы булып эшли башладым. Бер укучымның әбисе миңа мәчеткә бару тәкъдимен җиткерде, бер ел буе мәчеткә йөреп догалар өйрәндем. Әнине аяусыз язмыш фаҗигале рәвештә илле сигез яшендә арабыздан алып киткәндә өйрәнгән догаларым мине бар яктан да сакладылар. Ә ниндидер бер мизгелдә, бөтен дөнья, кем ихластан, кем модага ияреп, бик дини булып, сиңа үз гыйлемлелеге белән акыл өйрәткәндә, эчке бер каршылык уянып, белгән догаларымның кайберләре күңел төбенә төшеп качтылар. Гайшә елый алмаган сыман, күңел катты... Беләсезме, мин Сезнең әсәрдән соң кулыма догалар китабын алып урамга чыгып киттем. Күңелдән ташкын булып, кайчандыр өйрәнгән догаларым барысы да искә төшә башлады, күңелем пәрдәләре кабат үз-үземә ачылды. Сез үзегезнең әсәрегез аша гади бер укучыгызның язмышына зур тәэсир ясадыгыз.
Әле тагы бер фикеремне уртаклашасым килә. Гайшәнең кызы Нәсимә образы күңелдә искиткеч матур хисләр тудырды. Атеизм заманасы булмаса да, кызыбызга күп нәрсәне төшендереп бетә алмыйм. Тик әсәрегез бары якты хисләр аша ышаныч тудыра.
«Йә, кем әйтер могҗиза юк дип?! Көтте бит, бик көтте Гайшә бу көнне. Киләсенә, буласына ышанып көтте. Өметен өзмә-де. Аллаһ ярдәменнән ташламады. Шатлыкларына шөкер итеп, хәсрәтләренә сабыр итүчегә әҗерен бирми калмам, дигән бит. Мең шөкер...»
Олы хөрмәт белән Гөлназ Исмәгыйлева
Казан шәһәре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа