Китаплы тормыш күңелсез булмый
Хәзер бөтен әйберне интернетта укып була дисәләр дә, китап уку үзе бер сәнгать, югары зәвык билгесе. Шушы көннәрдә редакциябезгә «Казан утлары» китапханәсе сериясеннән яңа китаплар кайтты.
Күренекле татар язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Ринат Мөхәм-мәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» әсәре әлеге сериядән нәшер ителгән унөченче китап. Китапка кергән повесть һәм хикәяләр сәяхәтнамә жанрында язылган. Җәннәт почмагына тиң кыргый утраулар, цивилизацияле илләр турында язганда, язучы сурәтләү чараларын мулдан куллана. Шуңа да Ринат Мөхәммәдиевнең әсәрләрен укыганда, укучының күз алдында гүзәл манзаралар җанлана, милли рух халык язмышы турында уйланырга этәрә.
Чаллыда яшәп иҗат итүче талантлы язучы Лилия Гыйбадуллинаның китабы исә татар милли көрәшен яктырткан документаль повесть. «Рәкыйп Хәмитов. Копчёный» дип аталган әлеге әсәр «Казан утлары» китапханәсе сериясенең ундүртенче китабы.
Көрәш - Сабантуйлар бизәге генә түгел, ә татар халкының генетик куәтен барлап, ныгытып куя торган бер билге дә. Дүрт тапкыр Россиянең абсолют чемпионы, 18 тапкыр Чаллы Сабантуе батыры Рәкыйп Хәмитов бик борынгы татар җирләрендә көрәшче геннарының әле исән, аның ни дәрәҗәдә көчле икәнен раслаган шәхесләребезнең берсе.
Автор көрәшченең язмышын, милли бәй-рәмебезне мавыктыргыч итеп, матур, йөгерек тел белән, оста итеп сурәтләп биргән.
Безнең халык элек-электән китапка хөрмәт белән караган. Әти-әниләребез дә, нинди генә авыр эшләрдә эшләмәсеннәр, китап укырга вакыт табалар иде. Бүген исә, тормышыбыз көннән-көн алга барганда, әйдәгез, без дә алардан калышмыйк әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа