Кайгыртучан мураллар ни сөйли
Сәнгать музейлар һәм галереялар кысаларыннан чыкты. Аның киңлеген ачык һавада да булдырырга мөмкин.
Әлмәттә «Татнефть» компаниясе ярдәме белән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы биш ел дәвамында тормышка ашырыла.
Соңгы сезон 2023 елның язында тәмамланачак. Аның кысаларында шәһәрдә тагын 14 яңа арт-объект барлыкка килә. Алар арасында кайгырту темасына багышланган мураллар да бар. Программа кураторы Анна Ветошкина сүзләренә караганда, һәр автор бу төшенчәне үзенчә күзаллый. Иҗат эшләренең барышы белән журналистлар да танышып кайтты.
«Яшьлек» микрорайонындагы Ленин урамы, 189 нчы йортның муралы өстендә Мәскәү шәһәренең халыкара танылган урам рәссамы Данила Шмелёв (Shozy) эшли. Аның эшләрен Шарджа (БГӘ), Террачина (Италия), Мәскәү һәм Берлин кебек шәһәрләрдә табарга мөмкин. Ул оптик иллюзияләр элементлары белән гиперреалистик мураллар тудыра.
Яңа мурал хәзинә тартмасыннан тора. Аның эчендә күпләр балачакта җыйган һәм, бәлки, бүгенге көнгә кадәр саклаган предметларны күрә алалар. Алар арасында төрле ташлар, ерактан күзәтү торбасы, машина, шар һәм башка балачак экспонатлары бердәм гиперреалистик хатирәләр коллажына кереп урнашканнар. Шулай ук рәссам үзенә кадерле һәм тормышының мөһим мизгелләре турында истәлек саклаган шәхси әйберләрен дә сурәтләгән. «Бер мурал төшерү өчен уртача бер атна вакыт китә. Кайвакыт күбрәк. Хәзер мин иптәшем белән эшлим, шуңа күрә тизрәк барабыз. <...> Мондый күләмдәге бер муралга якынча 150 баллон буяу китә», - дип уртаклашты рәссам.
Зарипов урамы, 39 нчы йорт диварында алмагач утыртучы балалар су-рәтләнгән. Паблик-арт программасы кураторы сүзләренә караганда, әлеге муралны алар ике яклап карыйлар. Беренчесе - Әлмәт авылының заманча шәһәргә әверелүе, үзәк аллеяларда һәм авыл урамнарында алмагачлар утыртылуы. Хәзер дә күбесе ул җиләк-җимеш агачлары үсентеләрен искә төшерә. Шулай ук оҗмах бакчасы концепциясе турында уйлануларга да урын бар. Бу мөселман диненә нигезләнгән фәлсәфи тарих.
Арт-объектның авторы Россиядә иң танылган урам рәссамнарының берсе - Новосибирскидан Марат Данильян (Morik). Ул Прагада (Чехия) яши һәм иҗат итә. Аның эшләрен АКШ, Канада, Малайзия, шулай ук Франция, Чехия, Испания, Дания кебек илләрдә күрергә мөмкин. Стиле - фантастик колористик коллажлар формасында нео-реализм, тамашачыны югары башкару техникасы белән таң калдыра.
Казан егете Рөстәм Qbic Галиев урамы, 23 нче йортның ике диварында диптих - бердәм рәсем ясый. Муралның төп герое - башына картон өй кигән малай. Беренче фасадта ул үзе сурәтләнгән, икенчесендә - аның дуслары һәм шулай ук картоннан ясалган очыргыч. «Бу эш кул астындагы материаллардан беренче йортын ясаган малай турында. Бәлки бу аның киләчәген күрсәтәдер. Ул кайчандыр үз гаиләсен корып, йорт салыр, агач утыртыр», - дип ассызыклады Рөстәм.
Төзүчеләр проспекты, 68 нче йорт адресы буенча урнашкан дүртенче мурал турында Пенза шәһәреннән Никита Erendaj сөйләде. Ул инде 14 ел диварларда рәсем ясый. Үз эшендә ул татар орнаментларын кулланган. Рәссам җирле архитектура үзенчәлекләре һәм төс карарлары турындагы әдәбиятны алдан өйрәнгән. Эш «Көтү» дип атала. Биредә сурәтләнәчәк кыз яхшыга гына өметләнеп, тәрәзәгә карый һәм айның китүен, кояш чыгуын көтә. Ягъни бөтен бәлаләр китәчәк, бәхет һәм иминлек киләчәк, дип аңлатты Никита.
Ел саен шәһәрнең сәнгать объектлары коллекциясе яңа мәдәни элементлар белән тулыландырыла. Шунысы куанычлы, алар истәлекле урыннарга әйләнәләр, халыкны сөендерәләр һәм шәһәребезгә креативлык өстиләр.
Резедә Шәмсуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа