Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Арбашы түбән булса да, Рафикълары югары

Әти-әни йортында канат ныгыткач, күпләребез туган нигезләребезне калдырып, бәхет эзләп, чит-ят җирләргә кузгала. Тырыша-тырмаша якты кояш астында үз урынын булдыра. Зур дәрәҗәләргә ирешә, халкы, милләте өчен хезмәт итә.

Син кем генә булсаң да, кендек каның тамган газиз Ватаның, аның исеме синең белән бергә йөри.

Шул рәвешле шәхесләр үзләренең хезмәтләре, кылган игелекле гамәлләре белән туган авылларын, шәһәрләрен халыкка таныталар. Ә андый күренекле шәхесләрне туган авылларында, үскән җирләрендә ничек итеп искә алалар, ничек хәтерлиләр икән?

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне илебезнең төрле якларыннан килеп, Әлмәт шәһәре һәм районында тырыш хезмәтләре белән хөрмәт-ихтирам яулаган, исемнәре билгеле шәхесләрне туган якларында ничек искә алулары белән таныштырырга булдык.

Беренче сәфәребез Татар-станның Кукмара районы Түбән Арбаш авылына. Мин Өркеш авыл җирлегенә шалтыраттым. Телефонның теге башыннан бик мөлаем хатын-кыз тавышы ишетелде. Үзен авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова дип таныштырды. Гозеремне җиткерүгә, «Безнең Рафикъ абыйны сорыйсызмы? Ооооо, ул безнең йолдызыбыз, ул чын талант. Безнең горурлыгыбыз...» дип иң җылы сүзләрен, теләкләрен тезеп китте. «Ул бит...» Ник мин сөйлим соң, әйдәгез, сүзне Рафикъ Рөстәм улы Таһировның авылдашларына бирик әле.

«...Минем малай «кәмитче» булды»

Элегрәк артист булуны бик өнәп бетермиләр иде бит инде. Бигрәк тә кечкенә авылларда. Икенче яктан карасаң, ул бит әле үрелеп буй җитмәслек һөнәр. Әтисе Рөстәм абый урамда берәр балта остасының эшләгәнен күрсә, уены-чыны белән бергә: «Булмады... Минем малай «кәмитче» булды», - дия торган иде. Шул «кәмитче»нең Татарстанның халык артисты буласын, хәйран илләрдә чыгыш ясыйсын белсә икән...

Бәлки Рафикъ әтисенең авыл сәхнәсендә уйнаган чыгышларын күреп үскәнгә дә шушы юлны сайлагандыр. Рөстәм абый мәктәптә хезмәт укытучысы булып эшләде. Ул вакытларда укытучылар авыл клубының сәхнә түрендә иделәр. Һәрбер бәйрәмдә спектакльләр куеп, халык алдында чыгыш ясыйлар иде.

Рафикъ, һәр авыл баласы кебек үк, олы ат чанасында тау шуып, кечкенә инештә су коенып үскән егет. Ләкин үзенә күрә бер активлыгы, тырышлыгы, үҗәтлеге булгандыр. Аны укыган вакытта «Артек» пионер лагерена путевка белән дә бүләкләделәр әле.

Артист булгач, үзенең иҗатташ дуслары белән авылга кайтып спектакльләр куеп, юбилейларын уздырды. Мәктәптә укучылар белән дә очрашулар үткәрә иде.

Ватсаптагы «Түбән Арбашым» авыл төркемендә һәрбер бәйрәмдә авылдашларын котлап видеоязмалар җибәрә. Туган көннәребездә матур итеп котлый. Авылга һәрдаим кайтып, туган йортын төзекләндереп тора. Авылда һәркайсы белән бик гади итеп, дусларча якын итеп, авылча аралаша. Бер дә «мин халык артисты» дип масаймый.

Авыл белән башкарыла торган эшләрдә матди һәм рухи яктан булыша. Без Рафигыбыз белән бик горурланабыз. Эшендә дә, тормышында да зур уңышлар, сәламәтлек, тигезлек телибез.

Римма Хисамова,
авылдашы

Җаным-тәнем белән               ял итеп кайтам

Рафикълар гаиләсе авылда үрнәк гаилә булды. Әтисе укытучы, әнисе мәктәп директоры. Ул үзе мәктәптәге сәнгать түгәрәкләренә йөри иде. Түбән Арбаштан Әлмәттә без икәү генә Рафикъ белән. Мин бик горурланам шундый авылдашым булуга. Ул уйнаган спектакльләргә бик теләп йөрим, рәхәтләнеп карыйм. Бөтен җаным-тәнем белән ял итеп кайтам. Инде әтиләре Рөстәм абый вафат. Әниләре дә төп йортка җәйләрен генә кайта. Шулай да алар туган йортларын, төп нигезләрен ташламыйлар. Гел карап, тәртипләп торалар. Анда һәрвакыт чәчәкләр. Кеше тормый торган йорт дип әйтә торган түгел. Кыз туганнары да төп йортка гел кайтып йөриләр. Мин үзем айга бер тапкыр кайтып киләм авылга. Рафикълар да әле күптән түгел генә кайтып киттеләр.

Рафикъ ул үзе бик яхшы гаилә башлыгы. Тормыш иптәше Әнисә вафат булгач та бөтен авылдашлар бик борчылды, аның белән бергә кайгырдык. Әлбәттә, яшь, сау-сәламәт ир-ат ялгызы гомер итә алмый. Хәзерге гаиләсе өчен дә бик шатландык. Авыл кешесе бит ул бик игътибарлы, күзәтә. Хәзерге иптәшен дә бик ипле, яхшы, Рафикъны хөрмәт итә торган, гади, кешелекле диләр.

Чынлап, без аның белән горурланабыз, хөрмәт итә-без, яратабыз.

Миләүшә Динмөхәммәтова-Харисова,
Әлмәт шәһәрендә яшәүче
авылдашы

Рафикъ Таһиров:
«Театр - чир ул»

Туган ягы Кукмарада булган гастрольләре вакытында район газетасына биргән интервьюдан өзек:

- Апа белән сеңел арасында бердәнбер малай булган 15 яшьлек Рафикъны укытучы булып эшләүче әти-әнисе ничек йөрәкләре җитеп, Казанга артистлыкка укырга җибәрде икән?

- Туган авылым Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбендә укыганда ук укытучыларым миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде. Мәктәптәге курчак театрында уйный, концертларның һәм башка чараларның уртасында кайный идем. Күңелем сәхнәгә тартылды. 1981 елда Казан театр училищесының курчак театры артистлары хәзерләү бүлегенә укырга кереп, танылган шәхесләр Шәхсәнәм Әсфәндиярова, Илдус Зиннуров, Эльмира Хамматовалардан актерлык осталыгы, сәхнә теле һ.б. буенча белем алдым. Армия сафларында хезмәт иткәндә җыр-бию ансамбле белән төрле шәһәрләрдә чыгыш ясарга туры килде. «Мәтрүшкәләр» җырын башкаргач, бөтен залның торып басып алкышларга күмүенә, читкә сибелгән татарларның күп булуына таң калган идем.

- Курчак театры артисты дигән дипломыгыз булса да, драма театрын сайлагансыз. Курчакларны ярата алмадыгызмы әллә?

- Яраттым курчакларны. Хәзер дә яратам, чыгышларын бик кызыксынып, сок-ланып карыйм. Курчак театры бик югары сәнгать ул, анда эшләве кызыклырак һәм авыррак та әле. Кешенең амбициясе: сәхнәдән үзен күрсәтәсе киләдер инде, аның «җиле» миңа да кагылды. Армиядән кайткач, Әлмәт театрының артистларны эшкә чакыру турындагы игъланын күрдем дә, шунда киттем.

(«Хезмәт даны» газетасы,
Кукмара районы,
3 апрель, 2012 ел)

Рафикъ Таһиров - Әлмәт театрының әйдәп баручы артисты, бик органик актер, комедия һәм драма жанрларын тигез буйсындырып, сәхнәнең күрке була белгән шәхес. Беренче елларда актер гади, шаян, үткен егетләр образларын, шулай ук пафослы рольләрдә уйный. Тора-бара уйнаган персонажлары үзгәрә, аларның психологик кичерешләре тирәнәя, яшьлек омтылышын тыйнак-лык, зирәклек, тормыш турында уйланулар алмаштыра. Иң истә калган рольләре - Мәдинә Маликованың «Йөрәк ничек түзсен?!» әсәрендәге Җиһангир, Илгиз Зәйниевнең «Әрем исе»ндә Сәфәр. Режиссерлар Гали Хөсәенов, Зәкия Туишева, Фаил Ибраһимов, Искәндәр Сакаев Әлмәт театрында куйган спектакльләрне якын итә, дип язалар аның турында матбугат битләрендә.

Татар театрында сирәк күренгән, бер генә артист уйный торган моно-спектакльдәге Микулай образы (Мансур Гыйләҗевның «Микулай» әсәре; реж. Марас Чебодаев, Хакасия) Рафикъ Таһировның чын талант иясе икәнен ассызык-лады. Авылдашларына каршы килеп бер генә сүз дә әйтерлек түгел. Алар чыннан да хаклы рәвештә горурланалар «үзләренең Рафикълары» белән.

 

Белешмә

Рафикъ Рөстәм улы Таһиров     1966 елның                            9 маенда Кукмара районы Түбән Арбаш авылында укытучы гаиләсендә туа. Нәселе, туганлык җепләре белән булмаса да, казый Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина-Бубыйга (1869-1937) барып тоташа. Туган авылында сигезьеллык мәктәпне, 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Диплом спектакле - Туфан Миңнуллинның «Кәрлә - мәктәп баласы». Берничә ай «Әкият» курчак теат-рында эшли. 1985-1987 елларда Казахстанда хәрби хезмәт үтеп, Әлмәт теат-рына кайта. 1987 елдан әлеге театрда хезмәт итә. 1994 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты факультетын тәмамлый.

ТРның халык артисты (2012), Дамир Сираҗиев исемендәге (2010) һәм «Тантана» (2013, 2020) премияләре лауреаты.

Тарихи белешмә

Авыл 1619 елдан мәгълүм. 1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Петропавел волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан - Тәкәнеш, 1932 елның 1 гыйнварыннан - Кукмара, 1935 елның 10 февраленнән - Тәкәнеш, 1963 елның 1 февраленнән - Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында. Хәзер Өркеш авыл җирлеге составында. 2017 елгы мәгълүмат буенча, авылда 86 кеше яши.

Күренекле кешеләре: Ә.Һ. Газизуллин (1931 елда туган) - урманчы, туфрак белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РФА академигы, ТАССР һәм РФнең атказанган урманчысы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты;

lГ.Җ. Җамалиев (1925-2009) - РСФСРның атказанган урманчысы, Бөек Ватан сугышында катнаша, Кызыл Йолдыз, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры;

lР.С. Ильясов (1951 елда туган) - техник фәннәр кандидаты, ТР һәм РФнең атказанган химигы, фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт бүләге лауреаты, «Түбән Кама шин» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры (1997-2011 елларда);

lР.Р. Таһиров (1966 елда туган) - Әлмәт театры актеры, Татарстан Республикасының халык артисты.

 

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса