Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Лукойл»ның вице-президенты Равил Магановның йөрәге тибүдән туктаган

Ул Мәскәүдә булган.

«Равил Өлфәт улы вафат булган, әлегә нечкәлекләре билгеле түгел», - дип хәбәр итәләр.

Равил Маганов – Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, «Мактаулы нефтьче» исеменә лаек булган, дүрт орден һәм биш медаль, РФ Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенең өч тапкыр лауреаты.

РФ Президентының 2019 елның 9 августындагы указы белән «хезмәттә ирешкән уңышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы эше өчен» Равил Маганов Александр Невский орденына лаек булган. Әлеге бүләк 2019 елның 21 ноябрендә Кремльдә тапшырылган.

Равил Маганов - «Татнефть» генераль директоры һәм Директорлар советы әгъзасы Наил Магановның бертуган абыйсы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса