Татар Корылтае узды, инде эшләргә кирәк
2022 елның 30 июленнән 2 августына кадәр Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VIII съезды узды.
Татар Корылтае эшендә РФнең 76 төбәгеннән һәм 35 якын һәм ерак чит илләрдән 1500 дән артык делегат һәм шәрәфле кунак катнашты, дип хәбәр итте Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте.
Нефтьчеләр башкаласын-нан әлеге съездга Бөтен-дөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Нәгыймулла кызы Зарипова һәм махсус чакыру белән Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлевалар барды. Бүген Ландыш ханым редакциядә кунакта булып китте.
- Ландыш ханым, ничек уйлыйсыз, әлеге съезд-ның нәтиҗәсе булырмы? Булган очракта нәрсә кө-тәргә?
- Әлбәттә, бар. Бу беренче чиратта чит илдә яшәүче татарлар өчен файдалы һәм нәтиҗәле. Алар әлеге чарадан үзләренә бик күп рухи һәм матди байлык алып киттеләр. Президентыбыз үзе чыгыш ясады, котлады. Аның тарафыннан оештырылган съезд, аның белән берлектә булды. Бу бик мөһим әйбер. Нигездә чит илдә яшәүче милләттәшләребезнең бары да диярлек үз акчаларына килгәннәр. Алар һәммәсе дә бик хәллеләр. Күпләп татар китаплары, сувенирлар алып, яшәгән җирләренә посылкалар җибәрәләр. Го-мумән, алар мондый чараларга берәр атна алдан киләләр. Истәлекле, тарихи урыннарда булып, карап, өйрәнеп чыгалар. Чара Иске бистәдә «Печән базары» белән башланып китте. Ул татар җыры, татар моңы. Алар анда очып кына йө-риләр, чын бәйрәм. Аннан Шәһри Болгарга сәяхәт.
Яшәгән җирләренә кайткач, кемдер татар те-ле дәресләре алып бара, икенчеләре татар бәйрәм-нәре үткәрә. Ә бездә татар теле бетми. Бер 15 ел элек курка идем, хәзер юк, татар теле бетми. Татар милләте яшәгәндә татар теле бетми ул.
- Димәк, бу Корылтай чит илдә яшәүче татарлар өчен булды?
- Татарстан монда оештыручы иде. Без аларга аңлатабыз, өйрәтәбез, күрсәтәбез. Мин үзем шәхсән андый чараларга буш кул белән бармыйм. Үземә ошаган чит илдән килгән милләттәшемә Татарстан бүләген алып барам. Быел да Азнакай сувенирын Польшадан килгән бер ханымга бүләк иттем.
Быел Корылтайга Әф-ганстаннан да татарлар килгән иде. Гомумән, кайдан гына килмәгәннәр. Һәркайсы татар телендә сине сатып җибәрерлек итеп сөйләшә, аңлаша, аралаша. Мин бик сокланып кайттым.
Безнең милләттәшлә-ребез кайда гына яшәсә-ләр дә югалып кала торган халык түгел икәненә тагын бер кат инандым. Алар бай, алар эшмәкәр. Булган байлыкларын алар шунда яшәүче милләт-тәшләребез файдасына сарыф итәләр, уздырыла торган барлык чаралар алар хисабына. Чит илдә бит инде татар телен үстерик дип хөкүмәт кайгыртмый. Ул шәхси эшмәкәрләр кулында. Алар анда шулкадәр бердәм. Үз баласына ниндидер башка милләт исемен кушуны алар хәтта күз алдына да китерә алмыйлар. Бик күбесе, бездә татар теле мәсьәләсендә проблема тумый, диделәр.
Ландыш ханым бирелеп, илһамланып, чит илдә яшәүче милләттәшләребез белән аралашуын сөйли. Милләттәшләребез белән горурлануы, аларның булдыклы, эшлекле, кешелек-ле булуларына соклануы йөзенә чыккан.
Мин аны тыңлыйм, ә үзем мондагы, җирле милләттәшләребезне уйлыйм. Әлбәттә, Әлмәтнеке дип Татар Корылтаена алып барыр сувенир булмау матур күренеш түгел. Кызганыч, бик тә кызганыч. Бу хакта уйланырга кирәк. Әнә, күршеләрнең балчыклары булгач сувенир әвәлиләр. Кайда соң Әлмәтнең бренды булырдай сувенир?!
Без берләшә алмыйбыз, безгә шул җитми. Бездә нишләптер эшлеклелек белән кешелеклелек бер кысага сыймый. Бик кешелекле булса - эшлекле булып бетә алмый, эшлекле икән, кешелеклелек сыйфатларын югалта.
Юк, мин бөтенесен бер калыпка салырга җыенмыйм. Бар, бездә дә юк түгел милләтем дип йөрүче асыл ирләр, гүзәл ханымнар. Тик күп әйбер үзебездән тора дисәк тә, милләт өчен нәтиҗәле эш кирәк, матди чыгым кирәк. Чын милли телебезне, моңыбызны саклау өчен ниндидер формальлек, законнар гына җитми. Җаныңда булырга кирәк ул миллилек.
Әлмәтебез көннән-көн матурая. Кем генә килсә дә йөзебез кызарырлык түгел. Үткәрелгән һәр бәйрәм югары кимәлдә. Бар да бар, тик... тик, ни генә әйтсәк тә, татарлык, миллилек юк. Чит илләрдә татар теле мәсьәләсендә проблема тумыйдыр, ә бездә туа. Уйланасы иде бит.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә татар теле дәресләре, татар мохиты, үткәрелгән чараларның миллилеге турында уйланасы иде. Шәһәрдә генә түгел, гомер буе татар авылы булган җирлекләрдә дә телебез «картая». Халык алдында чыгыш ясаучы, дәрәҗәле кешеләрнең балалары, оныклары татар телендә укыса, аралашса да бәлки ниндидер үзгәреш булыр иде. Чит илдән килгән милләттәшләребез матурлыкка сокланып, җырлап-биеп күңел ачып, «торган җиребез бик әйбәт» дип кайтып киттеләр. Ә бездә, Гамил ага Афзал әйткәнчә: «Туйлар узды, туннар тузды - тормыш шушы икән».
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа