Калабызны төзегән кешеләр онытылырга тиеш түгел
Гомер бакый төзүче иң кирәкле, иң соралган һөнәр ияләренең берсе булып кала. Чөнки торак йортмы, социаль-мәдәни, производство объектларымы - барысына да төзүчеләр нигез сала.
Узган атнада төзүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр.
Чара, елдагыча, Төзүчеләр һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Яшьләр үзәгендә зур бәйрәм концерты да оештырылды. Фидакарьләргә бүләкләр тапшырылды.
Әлмәт - нефтьчеләр тудырган кала. Аның барлыкка килүе дә нефть тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1952 елны Әлмәт эшчеләр бистәсе статусын алса, 1953 елны ул шәһәр булып таныла. Иң беренче торак йортларны җыелма-щитлы тө-зелеш материалларын кулланып төзесәләр, Чупай ташыннан салынган беренче ике һәм өч катлы йортлар 1954 елны барлыкка килә. Төзелеш эшләрендә ул елларда күпчелек кул хезмәтен кулланалар. Эш чиксез авыр һәм катлаулы була. Ир-атлар белән беррәттән хатын-кызлар да тырышып хезмәт куя. Атаклы шәхес - 41 нче төзү-монтаж идарәсе ташчысы, Хезмәт Даны орденының тулы кавалеры Хәлимә Газизованың, легендар төзүче, Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Саттаровның, бригадир Павел Силантьевның исемнәре Әлмәт тарихына алтын хә-рефләр белән уеп язылган. Эре панельле йортлар төзелеше башлангычында торган Марсель Галиев кебек шәхесне өлкән буыннар бик яхшы хәтерлиләр. Менә шулай, гади генә бараклардан башланып киткән Әлмәт бүген дә нефтьчеләрнең яр-дәме белән заманча үсеш ала баруын дәвам итә. Соңгы елларда шәһәрдә яңадан-яңа социаль объектлар барлыкка килүе аеруча куандыра.
Район һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелеге катнашында узган бәйрәм чарасында чыгыш ясаган ветеран-төзүчеләр нәкъ менә шуңа басым ясадылар. Шулар арасында данлыклы «Востокмонтажгаз» җәмгыяте генераль директоры Владимир Васильевич Бартенев та бар иде. Россия Федерациясенең һәм ТАССРның атказанган төзүчесе хатирәләре белән уртаклашты. Ул тумышы белән Курскидан. Әлмәткә 1981 елны килгән. Шушы ук елны аны «Востокмонтажгаз» трестына идарәче итеп билгеләп куялар. Легендар шәхес - Татарстан Республикасының беренче премьер-минис-тры Мөхәммәт Сабиров кул астында эшләгән ул. Владимир Васильевич җитәкләгән чорда оешма тарафыннан Әлмәттә дистәләгән объект төзелгән. Газ эшкәртү һәм «Алнас» заводларын, Спорт сараен төзүдә дә предприятие үзеннән зур өлеш керткән. Владимир Бартенев җитәкчелегендәге предприятие республикадагы 26 районны, Самара өлкәсендәге 16, Башкортстандагы 8 районны газлаштыруда катнашкан.
- Әлмәткә нигез салган төзүчеләр байтак алар. Шулар арасында Лаврентий Гоголашвили, Шаген Донгарян, Марат Хөснетдинов, Александр Кононов, Владимир Зиновьев кебек шәхесләрне бүген аеруча хөрмәт белән искә алам. Чын төзүче булыр өчен иң беренче чиратта үз эшеңне яратырга кирәк шул. Бер урында таптанып тормаска, төзелеш өлкәсендәге белемнәрне камилләштерергә. Хәзер бит бар да яңача - төзелеш эшләрендә яңа механизмнар, технологияләр кулланып эшлиләр. Яшь буын өчен бу аеруча кызыклы. Төзүче һөнәре җир йөзендә мәңге яшәячәк. Ул җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Ил, төбәк, шәһәр-авылларның кабатланмас йөзе, халыкның тормыш дәрәҗәсе аның хезмәт нәтиҗәсе белән билгеләнә. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә, - диде төзүче-аксакал, үткәнге белән бүгенгене чагыштырып.
Чара барышында тагын бер күңелле яңалык килеп иреште - калабызда төзүчеләр музеен ачу турында да сүз бара икән. Әлеге идеяне «СМП-Нефтегаз» предприятиесенә нигез салган Фоат Комаров үзе куәтләп алды, диде Владимир Бартенев.
Башланган эш - беткән эш, диләр халыкта. Төзүчеләр музее, әлбәттә, Әлмәткә бик кирәк. Төзелеш оешмаларында хезмәт куючыларның, төзелеш тармагында башлап юл яручыларның, вете-раннарның исемен киләчәк буыннарга җиткереп, мирас итеп калдыру өчен кирәк. Төзүчеләрнең данлы хезмәт традицияләре - ул киләчәккә ныклы ышаныч.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа