Бабайлы әбиләр
(«Безнең оч әбиләре»нең икенче сериясе)
Миңнур әби
Мин аларга еш керә идем. Чөнки ул зур гаиләдәге дүртенче бала Фәндәс - минем классташым иде. (Язмам аның да рухына дога булып ирешсен). Бу йортта инде хуҗалар Фатих бабай белән Миңнур әби иде. Минем сабый күңелендә ул түгәрәк гәүдәле, түгәрәк йөзле, ап-ак чәчен кыл урталай ачкан, яулыгын таратып япкан әби булып саклана. Бабаң озын буйлы, гел башында түбәтәй булыр. Килешле генә кечкенә ак сакал. Күзлектән. Күп сөйләшми. (Авыл мәчетендә Корбан гаетендә күрдем, оныгы Әнфәс Фатих бабайга охшап бара икән). Миңнур әби какча гәүдәле Фатих бабай янәшәсендә шулай дәү булып күренгәндер инде. Үзе дә ак, чәче дә ак, яулыгы да. Шактый гына кырыс, таләпчән, хәтта бераз усалрак, шул ук вакытта бабаң янында тыйнак, сабыр күренә. Сөйләшүендә, үзен тотышында ныклык, ышаныч сизелеп тора иде. Ялгышмасам, килене Каймә апа өчен чып-чын кайнана булып яшәде. Табигый, читтәге кызлары якын булгандыр. Үзенекеләр бит. Бер кызы Бөгелмәдә яши иде. Чөнки уйнаганда Фәндәс «Бөгелмә-ә-ә-ә, Кәримә-ә-ә-ә» дип шаяртырга ярата иде.
Безнең очлар уздыра торган Коръән ашларында Миңнур әби «главный» була. Дәрәҗәсе, гыйлеме начар булмагандыр. Хәтерлим әле идәнгә суккан паласлар җәеп, кырыйларга инәй сырып, вак чүпрәкләрдән тышлык ясап түр юрганнары җәеп аш уздырганда, ул түр башында утыра, аның астына мендәр салып куйганнарын.
Аларга кергәндә шыпырт кына сөйләшергә иде. Артык чыр-чу килеп уйнау юк. Анда һәрчак тәртип, чисталык. Чөнки өйдә ике җиткән кыз - Халидә апа белән Фәридә апа бар. Әбиең аларны да гел контрольдә тота.
Миңнур әбиләрнең ул вакытта зур бәрәңге бакча-ларының бер өлешендә буе белән җимеш агачлары - алмагачлар, карлыганнар иде. Бакча башында - су буенда мунчалары. Шунда кечкенә генә капка, бакча аша йөри торган сукмак. Бөтен нәрсә әбинең контролендә. Тагын шунысы истә калган, стенада гипстан ясалган овал формасындагы панно бар иде. Груша, йөзем, сливалар - безгә бик тәтеми торган көньяк җимешләре. Бик матур ачык буяулар белән ясалган. Шәмәхә-зәңгәр төстәге слива әле дә күз алдымда. Бәлки ул хәзер дә эчке өйнең стенасында эленеп торадыр, минем балачак истәлеге. Ә бәлки ап-ак чәчле, ак яулыклы Миңнур әби кебек бары хәтердә сакланадыр. Алай булса да гаҗәп түгел, шактый сулар акты бит.
Шулай, үз дәрәҗәләрен, үз кадерләрен белеп гомер иттеләр алар. Малай-килен, оныклар хөрмәте, кадере күреп башта Фатих бабай, аннан Миңнур әби бакыйлыкка күчтеләр. Истә, үлем чире белән ятканда Миңнур әби әллә Изгеләр чишмәсенең, әллә инде Ташкоеның суын сораган икән диделәр. Фанилыкның иң татлы соңгы ризыгы чишмә суы булган, күрәсең.
Насыйп бабай карчыгы
Алар өчәү гомер иттеләр: бабаң белән әбиең һәм уллары Гамир абый. Ул соң гына күрше Мөнирә апага өйләнде. Ул әбинең мин хәтта исемен дә белмим икән. Мөхәммәт Мәһдиев әйткәндәй, аның исеме «Насыйп бабай карчыгы» булгандыр. Бөтен җирдә бабаң гына күренә, бабаң йөри иде. Ә бәлки әби авырый торган булгандыр. Бәлки шулай, сугышлар кичеп исән кайткан карты ышыгында яшәү аның үзенә кулай булган. Холкы, булмышы да шулайрактыр. Була бит тормышта шундый кешеләр, алар тыныч кына, күзгә-башка артык чалынмый, шыпырт кына гомер итәләр. Алар, бигрәк тә әбиең шундый иде. Мин аның хәтта әбиләрне чакырган Коръән ашына кергәнен дә хәтерләмим. Ә Насыйп бабай керә иде, аны күрә идек. Әлбәттә, тол, ялгыз карчык булса, үзе күренмәсә дә тавышы ишетелер иде. Сүз дә юк, йорттагы хатын-кыз эше аның өстендә булгандыр. Килен дә булмагач. Тик Гамир абый да эшләмәгәндер димим. Шулай да, ирсезләр кебек, алдан җигелеп тормыш арбасын тартучы булгандыр дия алмыйм. Юкка гына халык «Ир бирмәк - җан бирмәк» дип әйтмәгән инде. Авылның башка очында кызы Рәзилә апа гаиләсе белән яши иде. Шәһәрдә, «читтә» башка балалары да булгандыр. Баласыз, тәрбия күрмичә яшәгән гаилә түгел иде.
Авылда җәйләрен берәр кеше үлсә, бала-чага зиратка бара иде без кечкенә чакта. Яхшы булгандырмы, начармы - анысы икенче мәсьәлә. Тик безне аннан берәү дә куып җибәрми. 10, 15 тиен акча да бирәләр иде хәер өләшкәндә. Рәхәт урын түгел инде, елаш, хәсрәт. Тик истә калганы - Насыйп бабай карчыгын күмгәндә бер елаучы кеше дә булмады. Бу мине бик тә гаҗәпләндергән иде. Хәтта бу хакта кайтып өйдәгеләргә дә әйткән идем. Насыйп бабай карчыгы мин белгән гомерен ничек яшәсә, шулай тыныч кына китеп тә барды. Артыннан елап калучы булмады. Әйтерсең шулай булырга тиеш. Әлбәттә, бу гади тормыш законы. Тик минем бала күңеле генә моны авыр кабул итте.
Әйе, үткәннәр сагындыра, рәхәт бер сагыш булып искә төшә. Без дә олыгаеп киләбез, күрәсең.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа