«...Шул йортка керәсем, чормада актарынасым килә»
Әлмәт театрының иң колоритлы артистыдыр Раушания Фәйзуллина.
Табигать аңа асыл сыйфатларны өеп биргән: чибәрлек, җитезлек, ачык йөз, тәмле тел... Шулай да тамашачы аны комик рольләре аша таныйдыр.
Ул уйнаган һәр роль, зурмы, кечкенәме, үзенең характерлы булуы, кабатланмас йөзе, җете буяуларга бай булуы, халыкчанлыгы белән аерылып тора. Әйе, ул халыкчан. Рольләре дә, үзе дә халкымның, милләтемнең үзе кебек бизәкле, тарихи, җанга җылы.
Чөнки ул бу җылылыкны тарих төпкеленнән алып яши белә. Хәзер бит һәркем ни белән булса да мавыга. Аны хобби дип атыйлар бугай. Ә менә Раушания Фәйзуллина борынгы әйберләр җыю белән мавыга, җанына шулардан рәхәтлек, тынычлык, ләззәт ала. Әйтерсең лә тарих авазы яшәргә көч, иҗатка дәрт, тормышка, кешеләргә мәхәббәт бирә.
- Раушания ханым, борынгы әйберләргә мәхәббәт кайчан башланды? Кайчаннан җыя башладыгыз?
- Безнең җирлектә, төп йортта инде, Кадыйр бай яшәгән булган. Күршеләр белән урталыкта. Без кеч-кенә чакта шунда борынгы акчалар чыга торган иде. Бер генә бөртек булса да хазар чорындагы акча да таптым әле мин. Алар каралып, эштән чыгып беткән булалар иде. Мин шуларны чистартам, юам. Менә шул акчалардан башланып китте дә инде борынгы әйберләр белән мавыгуым. 2009 елларда инде ныклап тотындым. Аннан юбилейлар чоры башланды. 50 яшьләрен, 55 не үткәрәләр. Карыйм, күзәтәм инде. Үземнең дә 50 яшем җитеп килә иде.
Туктале, минәйтәм, ниш-ләп минеке башкаларныкы кебек булырга тиеш әле. Башкача булсын дип, мин фатирны җаныма якын борынгы стильдә эшләргә тотындым. Нишләп әле минеке әзрәк үзгәрәк булмасын, дим. Сеңелләрдә җиз самавыр күргән идем. Аны сорадым. Берәүләрдә чирекле шешә. Аларны авылда, үзебездә алып килә башладылар. Мин урамда юам, чистартам, аннан Әлмәткә алып китәм. Мавыгуымны белеп алган коллегаларым да, танышлар да шулай борынгы әйберләр бирә башладылар. Шулай итеп фатирым «төбәк музее»на әйләнде. Олы апам бик чигәргә ярата, ул да күп эшләрен бүләк итте. Әнисә белән Рафик Таһировлар сарык йонын төрле төсләргә манып суккан паласны туганнарыннан алып кайтып миңа бүләк иткәннәр иде.
Шулай итеп, Раушания ханымның фатиры авыл өенә әйләнә дә куя. Кызы Ләйсән дә, әгәр алар җаныңа рәхәтлек бирә икән, шулай яса, дип, риза була. Фатирда авыл миче, туку станогы, сәке, кул тегермәне, чуен, күмер савыты, җилпуч кебек тормыш-көнкүреш әйберләре, кызыл башлы суккан сөлгеләр, паласлар барлыкка килә.
- Борынгы әйберләр сезне нәрсәсе белән җәлеп итә? Алар сезнең иҗатка илһам өстиме?
- Һәр борынгы әйбер - ул олы тарих. Аларның бит хуҗалары, үз язмышлары булган. «Бу калакка 70 ел, моны әни тоткан иде, бу әбиемнән калган иде» дип бирәләр, күбесе аларның тарихын белә. Авылдашлар миңа бүләк иткән көзгегә 85 ел. Хәтта күрше Кырлайдан гөбе китерделәр. Ипи салганда камыр кабарсын өчен салып тора торган савытка кадәр бар иде. Андый әйберләр ул бик бәһале бит. Үзләренең борынгы булулары белән. Спектакльләр вакытында бутафор әйберләр яхшы булсалар да, ул кадәр халәт тудырырга сәләтле түгелләр.
Бүген инде әйберләрнең күбесен туган авылыма кайтардым, фатир интерьерын да үзгәрттем. Шулай да беркадәр әйберләр әле сак-лана.
- Борынгы әйберләр арасында күренекле шәхесләр бүләк иткән яки аларга бәй-леләре бармы?
- Зәкия апа Туишева миңа 1948 елда үзе тагып йөргән муенсасын бүләк итте. Ул бик истәлекле. Мин аны театр музеена да куеп тордым. Диләрә апа Хисаметдинова үзе исән чагында бик борынгы күлмәге белән яулыгын, кечкенә генә ике чәч толымын бүләк иткән иде. Мин аларны бик кадерләп саклыйм. Берәүгә дә бирмим, беркая да тапшырмыйм. Шулай ук Камал театрыннан Гөлсем апа Исәнгулова бүләк иткән көмеш алкалар, беләзекләр дә минем өчен бик кадерле.
Ул сөйли... Әйберләренә, аларны бүләк итеп биргән шәхесләргә карата әйтеп бетермәслек хөрмәт, җылы-лык сизелеп тора. Шундый тәмле итеп, һәр авазын, һәр иҗеген аерым әйтеп сөйли. Күзләре очкын чәчеп тора. Һәр сүздә ихласлык, эчкерсезлек, дәрт. Казан артына хас булган тел, сүз кадере, тәме сизелә.
- Алар арасында үзегез өчен иң кадерле булганнары бармы?
- Театр училищесына укырга кергән елны әнием ягыннан Нәфисә әбием миңа үзенең чулпыларын бүләк итте. «Балам, сиңа кирәк булырлар. Күбесен инде балалар кечкенә чакта уйнап югалтып бетергәннәр. Боларын минем истәлегем итеп сакла», - дип биргән иде. Менә алар минем өчен иң кадерлеләр.
Хәзер инде Раушания ханым борынгы әйберләрне күбрәк театрга алып килә. Бер кирәкмәсә - бер кирәге чыга. Кичәге көн - бүген тарих бит. Барган җиреннән сорашып, карап, барысын театрга ташый. Ә җаның теләгән, күрергә теләгән әйберне ул һәр җирдә күрә. Ул елмаеп: «Һай, җаным, менә бу әйберне бирә алмассыңмы?» - дисә, кем инде баш тарта?! Эчендә магниты булган кебек, күзләре, теле белән үзенә тартып тора бит ул.
- Беләсезме, менә авыллар аша узганда, 1-2 иске, ташландык, борынгы өй күренә. Минем шул вакытта шул йортка керәсем, аның чормасына менеп актарынасым килә. Бу йортта да кешеләр яшәгәндер бит, алар кулланган әйберләр бардыр бит дим. Борынгы әйберләрне табарга көннән-көн авыр. Аларның кадере арта бара.Хәзер борынгы стильдә бик күп әйберләр ясыйлар. Алар шуларга охшаган, матур. Тик алар башка. Чөнки борынгы әйберләрнең исе генә түгел, төсе дә бар бит, җаным. Спектакльләрдә шундый чын, борынгыларны тотып уйнаганда үзеңне гел башка төрле хис итәсең инде.
Шунысын да әйтергә кирәк, Раушания ханымның кызы Ләйсән Фәйзуллинага бу «чир» башка форматта күчкән. Ул «Зәңгәр шәл» спектакле өчен уннан артык кулъяулык, тугыз алъяпкыч һәм 8 метрлы чыбылдык чигә. Моны бары тик Раушания Фәйзуллина кызы гына булдыра.
Рәфкать Шаһиев
Баш-аягы белән театр-га чумып, күңеле, җаны белән шунда яшәгәнгә Раушания Фәйзуллина башкача булдыра да алмыйдыр. Тарих төпкеленнән көч, егәр алып иҗат итә ул.
#ЯшьлекнеИяртепЯзмышКиләчәккәЮлАлсын
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа