Сәүдә хезмәткәрләре хөрмәтләнде
Сәүдә - икътисадның иң актив үсеш алган тармакларыннан берседер, мөгаен. Көндәлек тормышыбызны кибетләрдән, заманча супермаркетлардан башка күз алдына китерү дә кыен.
Шушы атнада сәүдә өлкәсендә хезмәт куючылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уздылар. Чара калабыз күңел ачу үзәкләренең берсендә оештырылып, тантанага сәүдә һәм җәмәгать туклануы тармагында эшләүчеләр чакырылган иде.
Бәйрәм, чыннан да, заманча оештырылган. Кунаклар калабыз рестораннарының шеф-пешекчеләре әзерләгән тәм-томнарны авыз иткән-нән соң, бәйрәм өстәлләре артында рәхәтләнеп тамаша кылып утырдылар. Күбесе - яшьләр. Шәһәребезнең иң популяр булган кафе-рес-тораннарыннан килгән җитәкчеләр, хезмәткәрләр арасында ветеран-хезмәт-кәрләрнең генә булмавы бераз китеклек калдырды калдыруын. Әйе, мондый эчтәлектәге чаралар уздырганда ни өчендер күбрәк бүгенге көн күзлегеннән карап эш итәбез шул. Һөнәри бәйрәм уңаеннан оештырылган концерт программасы да заманча, күпчелек чит ил җырлары һәм шоу-программа белән үрелеп барды.
Сәүдә өлкәсендә хезмәт куючыларны район башлыгы Тимур Нагуманов һәм башкарма комитет җи-тәкчесенең икътисад буенча урынбасары Андрей Подовалов кайнар котладылар, изге теләкләрен юлладылар һәм иң-иңнәргә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары тапшырдылар.
Бүләкләргә Станислав Фадеев, Миләүшә Сәлимҗанова, Ольга Тамплон, Галина Бодрягина, Ризван Газизов, Артур Шәфыйков, Ирина Пет-рова, Марина Туманова, Зөлфия Шакирова, Анастасия Дудникова, Дониёр Ниёзов, Рамази Григалашвили, Зарина Трофимова, Татьяна Миллер, Ульяна Мөхәммәдиева, Ленар Әхмәтшин, Илнур Каметов, Ләйсән Таҗиева, Алексей Рязанцевлар ия булды.
Хезмәтләре белән көн-дәлек тормышыбызны уңайлы итүчеләргә, гомер-ләрен сәүдә эше белән бәйләгәннәргә бары тик рәхмәт сүзләре генә җитке-рәсе килә. Барысына да сәла-мәтлек һәм бәхет телибез.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа