Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә илнең 14 төбәге белән онлайн-әңгәмә узды
Әңгәмә нәтиҗәләре буенча вакансияләр кызыксындырган эш эзләүчеләр белән элемтәгә керәчәкләр.
Әлмәт предприятиеләре җитешмәгән эшче көчләрне бөтен Россия буенча эзли. Мәшгульлек үзәгендә илнең 14 төбәге белән онлайн-әңгәмә узды. Әлмәттән 5 эш бирүче төрле шәһәрләрдән килгән эш бирүчеләр белән элемтәгә керде. Алар арасында-транспортчылар һәм юлчылар. Иң актуаль вакансияләр – В, С, Д, Е категорияле машина йөртүчеләр, троллейбус йөртүчеләр. Предприятиегә карап, әлеге вазифалар буенча хезмәт хакы 25тән 70 мең сумга кадәр тәкъдим ителгән.
"Безнең эшләргә теләк белдергән кешеләр бар иде, без хәзер алар белән элемтәләр урнаштырачакбыз, аларны безнең шәһәргә җәлеп итәчәкбез", – дип сөйләде мәшгульлек үзәге директоры Роберт Ганиев.
Шулай ук мәшгульлек үзәге искә төшерә, «Работа России» сайтында вакансияләр карарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа