Салам йорт хуҗасы
Бишмунча авыл җирлегенә караган Бакчасарай авылында Павел Зелянов тарафыннан салам кулланып салынган йорт турында республикада гына түгел, Россиядә дә яхшы беләләр.
Шәһәрдә туып-үскән ирнең гаиләсе белән районыбызның матур табигатьле, ләкин Әлмәттән шактый читтә - 30 километрлап ераклыкта урнашкан кечкенә генә торак пунктка килеп төпләнүенә нәрсә этәргеч ясаган соң? Язмамның героена мин әнә шул сорау белән мөрәҗәгать иттем.
- Әлмәттән Бакчасарайга килеп тормыш корып җи-бәрүемнең сәбәбе бер генә - экология. Сер түгел, калабыз яман шеш авырулары күрсәткече буенча республикада алдынгы урыннарны били. Иртәме-соңмы, бу турыда аңы булган һәрбер кеше бүгеннән үк уйланырга тиештер. Әлбәттә, бу минем шәхси фикерем, мин беркемне дә шәһәрне ташлап, авыл җирлегенә кайтып төпләнергә үгетләмим. Шау-шулы шәһәрдән авыл җирлегенә китеп, табигый хуҗалык алып баруга күчү - гаиләбезнең күптәнге хыялы иде. Ниһаять, ун ел элек без бу теләгебезне чынга ашыра алдык. Зур предприятиене, дәрәҗәле, югары хезмәт хакы алып эшли торган урынны ташлап китү җиңел булмады. Дөресен әйтим, зур тәвәккәллек иде бу. Бакчасарай авылы безне чиста табигате, район үзәгеннән, машиналардан ерак булуы белән үзенә җәлеп итте. Шушы җирлектән иске генә йорт сатып алдык, башта шунда яшәп тордык, озакка сузмый гына тавыклар үрчетә башладык. Һөнәрем буенча мин программист. Нинди генә эшкә тотынсам да, башта аның ни дәрәҗәдә файдалы булуын, чыгымнары-керемнәрен исәпләү каныма сеңгән инде. Йортның проектын үзем ясадым, әтием дә бу өлкәдә алга киткән кеше, ул да киңәшләрен биреп торды. Торагыбызны экологик чиста чималдан - саламнан төзергә карар кылдык. Бу төптән уйланып, заманча төзелеш алымнарын кулланып башкаруга юнәлтелгән эшне тормыш иптәшем дә хуплады, кулыннан килгәнчә булышты. Конструкциянең нигезендә - агач каркас, ә салам - җылыткыч ролен уйный. Саламга махсус металл челтәр куеп, биш катлам ясап штукатурладык. Кышкы чорда штукатурларга туры килде. Инде ул вакытта ук өйнең эче бик җылы иде. Төзелештә кулланыла торган күпчелек заманча материаллар зарарлы ис бүлеп чыгара, шул рәвешле кеше сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый. Ә менә салам чималы ул, беренчедән, экологик яктан куркынычсыз, икенчедән, арзан, өченчедән, үзе дәвалый да. Өй һавасы чиста, шуңа да рәхәтләнеп йоклыйбыз. Җәен салкынча, кышын җылы - менә шулай. Төзелеш барышында бүлмәләрне кояшка карап бүлдек. Көньяк тулысынча пыяладан, кояш аны үзе җылыта һәм шул җылылыкны башка бүлмәләргә тарата. Терморегуляция өчен өйгә керә торган ишекне ябып яки ачып көйлибез, йортта вентиляторлар эшләп тора. Җылыткычлардан бары тик «җылы идән» технологиясе. Менә инде өч ел шушы йортның рәхәтен күреп гомер кичерәбез. Үзебез янына әтине дә алып килдек әле. Шәһәрдә яшәгәндә аның сәламәтлеге мактанырлык түгел иде. Гомере буе тәмәке тартты, шуңа күрә тын алуы да бик начар иде. Беренче мәлләрдә бусагадан да атлап керә алмый, чайкала иде. Монда килү белән күзгә күренеп тернәкләнде. Тәмәке тартуын да ташлады. 85 яшьлек әтием хәзер бакча эшләрендә булышып йөри, хәтта үзенә аерым участок алып, шунда, безнең белән ярыша-ярыша, үз технологиясе белән бәрәңгесен, виноградын, крыжовнигын, помидорын үстерә. Чиста һава, үзебез казыткан скважинадагы саф су һәм экологик яктан чиста азык-төлек кулланып гомер кичерү - үзе зур бәхет бит ул, - дип сөйли Павел Зелянов.
Экологик яктан чиста азык-төлек дигәннән, чыннан да, Зеляновларның шәхси хуҗалыгы төрле юнәлешләрдә алып барыла. Төп юнәлеш - йомырка һәм ит өчен тавыклар үрчетү. Бер меңләп кош-корт яши торган сарай шулай ук саламнан корылган. Сарай эчендә һәрбер тавыкның ачыла-ябыла торган йомырка салу «ячейка»сы бар, шунда ук махсус ишекләрдән тавык-лар йөгерешеп ишегалдындагы чирәмлеккә дә чыгып керәләр. Иң шаккатырганы - биредә шулкадәрле чиста-пөхтә, бернинди ис юк, тавык тизәкләре махсус аслыкларга төшә, алар җайлы гына итеп тартып алып чистартыла.
- Кибетләрдә «өйнеке» дип сатыла торган тавык ите һәм йомыркалар, кагыйдә буларак, фабрикаларда җитештерелә. Базарда «өйнеке» дип сатыла торганнары да йортныкы түгел аның. Әби-апалар сата торган бройлерлар Голландиядән кайткан кош-корт. Бройлерлар ясалма орлыкландырудан барлыкка килә бит. Безнең илгә кайтканнан соң аларны суялар һәм кибеттә саталар. Әбиләр дә шулай ук, заказ белән бройлер йомыркасы кайтарта, аннан чеби чыгарта, читлеккә утыртып, комбикорм ашатып үстерә. Бу тавыкны берничек тә йорт тавыгы дип әйтеп булмый инде. Әлеге кош-корт ишегалдында чирәм ашап, йөгереп үсмәгән. Токымлы тавык үзе утырып чыгарган чебешләрдән генә табигый кош-корт чыгарга мөмкин, башкача мөмкин түгел. Азыгы да җыен химия булырга тиеш түгел аның. Шуңа да тавыкларга азыкны без үзебез әзерлибез. Иң мөһиме - ул табигый булырга тиеш. Сарайдагы һава температурасын да көйләп кенә торабыз. Җәен дә, кышын да брудерларда чебешләр үсә, тәрбияләнә. Нигездә ике төр токымны үрчетәбез. Берсе - итнеке, икенчесе - йомырка бирүче Леггорн токымлы тавыклар. Леггорннар кыяфәтләре белән ямьсез, шул элеккеге совет тавыкларын хәтерләтә - үзләре озынча, ябык, агрессив, ашарга яраксыз, шыр сөяк, ләкин аларның йомыркалары шәп - шактый зур, берсе-берсе 70-90 граммлык була. Алар ел дәвамында күкәй салулары белән алдырта. Кызганыч, тик ит һәм йомырка өчен дип кош-корт асрау бүген үз-үзен аклап бетерә алмый. Азык бик нык кыйммәтләнде, аның төп сәбәбе шул, - дип аңлатты Павел. Тавыклар үрчеткәндә иң мөһиме - сарай идәннәренең коры, зарарсыз булуы икән. Иң яхшысы - аслыкка салам түшәү. Агач чүбендә паразитлар үрчүгә сәләтле, ә саламда үрчи алмый, ди Зелянов. Ләкин аны вакларга кирәк икән.
- Фермерлык алып бару өчен дәүләт ярдәме булу аеруча мөһим. Безгә эшне башлап җибәргәндә ярдәм иттеләр итүен, 120 мең акча бүлеп бирделәр, ул акчага без поликарбонат сатып алдык. Өч миллионлап җыйган акчабыз төзелеш эшенә керде дә бетте. Акчасыз эш акрын бара. Шулай да тырышабыз-тырмашабыз. Әти бик нык ярдәм итә. Алга таба виноградчылык белән шөгыльләнергә уйлап торабыз. Бу төр җимешне үстерүдә тәҗрибәбез бар, моннан тыш бакчабызда яшелчә, башка җиләк-җимеш мулдан үсә. Абрикос, персик, черешня, слива, кура җиләге - бар да бар. Ашлама җитәрлек. Яшелчәсен, бәрәңгесен үстергәндә салам кулланабыз, төпләрен каплыйбыз. Болай иткәндә дым да саклана, чүп үлән дә акрын үсә. Киләчәктә бакчабызда буа да булыр дип хыялланабыз. Урынын казып куйдык инде. Аннан соң агач эшләре өчен остаханәне, гаражны да төзеп бетерәсе бар әле. Умартачылык белән дә шөгыльләнергә уйлыйбыз. Беләсезме, хыялларны чынга ашырыр өчен бик нык тырышырга, финанслар табарга кирәк, калганы кулдан килә торган эш, - дип саный гаилә башлыгы.
Павел Зеляновның авыл җирендәге тормыш-көнкүрешкә карашы чыннан да бик үзенчәлекле. Ул чын хуҗа буларак фикер йөртә. Ә иң мөһиме - ул табигатькә үлеп гашыйк. Бар нәрсәдән ямь һәм тәм табып яши торган кеше. Бакчасарай авылы уңганы белән аралашып, аның киләчәккә булган матур планнарына сөенеп, үзем дә илһамланып кайттым. Иң мөһиме - мондый уңганнар булганда авыл бетмәячәк, шунысы сөендерә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа