Әлмәттә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кече Сабантуй узды
Әлмәтнең матур паркында аралашу, ял итү һәм спорт уеннарында, ярышларда катнашу өчен көчле рухлы кешеләр җыелды.
Мондый чара безнең шәһәрдә ел саен үткәрелә. Әлеге күңел ачу программасы бай булган бәйрәмне уздыру традициягә әйләнде. Бүген районда 12 меңнән артык инвалид яши, шуларның 800е балалар.
Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, «Татнефть» компаниясе, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр тарафыннан җәмгыятьнең игътибарына, кайгыртуына һәм ярдәменә мохтаҗ кешеләр өчен күп эш башкарыла.
Паркта катнашучыларны Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев, район ветераннар Советы Рәисе Владимир Яшанин сәламләделәр.
«Әлмәт муниципаль районында безнең өчен һәркем мөһим. Үзебезне уңайлы хис итүебезне, Әлмәтебезне бәяләвебезне, яратуыбызны, тормышыбызга һәм булганыбызга сөенүебезне телим. Шәһәребез бик матур. Без дә сезнең белән яшибез һәм эшлибез», - дип район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән бәйрәм кунакларын Роза Әфләтунова котлады.
Социаль яклау идарәсе белгечләре һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтү буенча зур эш алып барыла. Россия Федерациясе бюджеты хисабына исәпләнгән торак-коммуналь хезмәтләрнең 50% күләмендә ташламалар-субсидияләр түләнә. 1-2 төркемдәге ялгыз инвалидларга муниципаль бюджет хисабына өйдә социаль хезмәт күрсәтү өчен түләү компенсацияләнә.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне социаль яклау эшендә актив катнашканнары өчен һәм Сабантуй уңаеннан инвалидлар иҗтимагый оешмалары активистлары Әлмәт муниципаль районы советы һәм башкарма комитетының мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. Шулай ук Кече Сабантуй - 2022 ярышларында җиңүчеләр дә бүләкләнде.
"Ел саен бәйрәмдә хәйриячелек белән шөгыльләнүче киң күңелле кешеләр - хәйрия фондлары, предприятиеләр, оешмалар, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр проблемаларына битараф булмаган һәм аларның һәрберсе үз иминлеге өчен үз өлешен кертә торган учреждениеләр вәкилләре катнаша. Авыр тормыш хәлендә калган балаларга, гаиләләргә карата кайгыртучанлык һәм мәрхәмәтлек күрсәткәннәре өчен иганәчеләргә ихлас рәхмәтебезне белдерәбез", - ди оештыручылар.
Бәйрәмдә шулай ук тиздән мәктәп укучылары булачак балалар да катнашты. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында булачак беренче сыйныф укучыларына сумкалар тапшырылды.
Бәйрәм концерт программасы белән дәвам итте. Парк мәйданчыкларында параллель рәвештә спорт ярышлары, уеннар һәм мастер-класслар барды. Махсус мөмкинлекләре чикле балалар өчен паркның балалар мәйданчыгында бушлай аттракционнар эшләде.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа