Хаклык аклаган исем
Афзал Таһиров... Кем син, Башкортстан заманча тарихының күренекле шәхесләреннән берсе, югары дәүләт власте органы җитәкчесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, башкорт һәм татар язучысы, драматургы, Башкортстан АССР совет әдәбияты һәм сәнгатенең атказанган эшлеклесе, - беләбезме без сине?
Бу мәкаләгә тотынганда мондый тетрәндергеч вә шаккаткыч тарихка юлыгырмын дип уйламаган да идем, бәлкем, яшьлегем бәласедер...
Исеме халыктан читләш-терелгән һәм онытылырга мәҗбүр ителгән мәшһүр шәхес, якташыбыз Афзал Мөхетдин улы Таһиров 1890 елның 25 октябрендә Әлмәт төбәге Габдрахман авылында туа. 9 яшь чагында әтисе, ә тагын ярты елдан әнисе үлеп, Афзал тулы ятим кала һәм абыйлары тәрбиясендә үсә, җәйләрен хәллерәк авылдашларына ялланып эшләп, кышларын авыл мәктәбенә йөри, аны тәмамлап, Әлмәт мәдрәсәсендә белем эсти. 1904 елда Казанга килә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлый. Нинди укырга сусау, белем алуга чын-чыннан чиксез отмылыш!
Аның язучы булып китү-енә драматург һәм педагог Г. Колахмәтов белән очрашу зур этәргеч бирә. 1907 елда, нибары 17 яшьтә (!), А. Таһиров тәүге «Бичура» пьесасын яза, бу комедия мәдрәсә шәкертләре тарафыннан уйнала, ләкин басыла алмый кала, кулъязмасы берничә еллар Н. Мөхетдинов исемле укытучы букчасында йөреп югала. Икенче автобиографик «Ятим малай» әсәре дә шундый ук язмышка дучар була, менә сиңа «кулъязмалар - янмый алар»! Афзалның әдәби иҗатка омтылышы, шаукымдай энергетикасы яшьли үк куренеп торган…
Демократик идеяләр бе-лән сугарылып, революцион прокламацияләр тараткан өчен А. Таһиров 1907 елда мәдрәсәдән куыла, Казан каласын ташлап китәргә мәҗбүр була. Мохтаҗлыкта иза чигеп, әле Сембер якларында, әле Оренбургта Акчуриннарның сукно фабрикасында, йон юу предприятиеләрендә, таш чыгару кебек авыр хезмәттә сынала. Гади халыкның газаплы тормышы, социаль тигезсезлек Афзалның үзәгенә үтә. Туган авылында алпавытларга каршы крестьяннар бунтында катнашып, качып китәргә мәҗбүр була.
Башка исем астында 1910 елда Оренбургның данлык-лы «Хөсәения» мәдрәсәсенә укырга керә. Монда ул шә-кертләр хәрәкәтенә кушы-лып китә, революцион тү-гәрәкләргә йөри, димәк, аның революцион сугарылышы да бик яшьли үткән. Шул елларда А. Таһиров әдәби иҗат белән актив шөгыльләнә башлый, аның иҗади омтылышларына Г. Исхакый йогынтысы гаять көчле була, ул фидакарь язучының әсәрләрен Афзал күңеленә сеңдерә, яшәеш, аның мәгънәсе, милләт язмышы хакында уйлана, үткәнебез белән кызыксына, матур тормыш төзү хыялы белән яна. Әдәп, әхлак кагыйдәләренең замана тәгәрмәче астында калып сытылуына-изелүенә «чаң кагып», 1908 елның кышында язган «Сатылган кызлар» повесте 1912 елда Оренбургта Х. Хөсәенов тарафыннан бастырыла. Г. Исхакый традициясен дәвам итеп, тормыш төбендә яшәүчеләрне реалистик һәм натуралистик буяулар аша сурәтләп, 1909 елда язылган алдагы темага аваздаш «Мәзлүмәләр» әсәре 1912 елда Оренбургта бастырыла. 1909 елда А. Таһиров миллионлаган язмышларны сытып узган инкыйлаб-лар чорын сурәтләгән «Ил өреккәндә» исемле хикәясен яза. Бу әсәрләр милли про-заның формалашуында үзенчәлекле бер сәхифәне тәшкил итәләр.
Мәдрәсәне тәмамлап, А. Таһиров 1911 елның көзендә армия хезмәтенә алына һәм Подольск губернасының Меджибож шәһәренә, хәзер Украина, җибәрелә. Монда ул революцион хәрәкәткә кереп китә, 1913 елның октябрендә большевиклар партиясе сафына баса. Хәрби хезмәт чорында 1913 елда Киевта «Кума Марта» пьесасын карый, шуның тәэсирендә «Янгура» драмасын яза. 1916 елда «Әтрәгәләмнәр», 1917 елда «Шайтан», 1918 елда «Ач-ялангачлар» һәм башка әсәрләре язылып төгәлләнә, соңрак басылып та чыгалар.
Тормыш агышына тирән-рәк төшенүе, большевистик идеяләр белән сугарылган булуы, рус әдәбияты белән кызыксынуы, бигрәк тә А.М. Горький иҗатын күзәтеп баруы А. Таһировның язучы буларак үсешенә әһәмиятле йогынты ясый. Мәсәлән, «Әтрәгәләмнәр» повес-те идея үзенчәлекләре ягыннан да, образларның эшләнеше белән дә элеккеге әсәрләреннән шактый югары тора. Төп герой Сәгыйть XX гасырның унынчы елларында татар прозасында шактый урын биләгән бәхет эзләүчеләр образына тартым традицион планда сурәтләнсә дә, алдагы әсәрләрендәге сыман язмыш колы түгел инде, ярлы бәхет эзләүчедән, ягъни «әтрәгәләм»нән акрынлап көрәшчегә әверелә бара.
Яңа революцион күтәре-леш чорында А. Таһировның революцион эш алып бару бәрабәрендә иҗатына җәм-гыять үсешенә тәэсир итәргә омтылган актив герой образы килеп керә. Әсәрдә капитализм шартларында кешенең язмышы, шәхес һәм җәмгыять проблемасы яңача яктыртылыш таба. Бу - язучының идея-эстетик карашында алга китүен, тәнкыйди реализмга таба якынаюын дәлилли.
1917 елгы февраль рево-люциясеннән соң А. Таһиров солдатларның полк комитетына сайлана. Шул елның августында Бөгелмә өязенә кайтып, Учредительный собраниегә сайлау чорында Вакытлы хөкүмәткә каршы агитация алып бара, Октябрь инкыйлабыннан соң волость советы әгъзасы була. Ак чехлар фетнәсе вакытында Бөгелмә тирәсендә партизаннар отряды оештыра, Оренбургны А.И. Дутов гаскәрләре басып алгач, анда яшерен көрәш алып бара. 1918 елны Бөгелмә, Әлмәт яклары акгвардиячеләр, колчакчылар кулына калгач, Афзалны кулга алып Бөгелмә төрмәсенә ябалар, әмма төрмәдән качып котыла. А.И. Дутов тар-мар ителгәч, Оренбург губерна башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлана, мәгариф бүлегендә укыту эшләре белән шө-гыльләнә, губерна халык мәгариф бүлеге мөдире итеп билгеләнә. Аның тарафыннан 1920 елның 14 маеннан башлап «Юксыллар хакыйкате» яңа газетасы, икенче саныннан ук исеме «Юксыллар сүзе» итеп үзгәртелеп, чыгарыла башлый. Аны чыгару эшенә А. Таһиров шагыйрь Һ. Такташны да тарта, анысы газетаның җаваплы секретаре була. Шагыйрьне дус күрә, аның белән үзенең «Юл башында», «Эшчеләр» исемле пьесалары хакында фикер алыша.
1921 елда Таһиров Төркес-танга җибәрелә, Сәмәрканд өлкә комитетында тәүге партияле агитпроп мөдире була һәм Үзбәкстан Дәүләт институтында лекцияләр укый. Бер елдан соң Харәземгә күчерелә, анда да партия мәктәбе оештыра һәм «Инкыйлаб кояшы» газетасының редакторы итеп билгеләнә. 1922-1925 елларда Урта Азиядә совет власте урнаштырып йөри, полк комиссары була, басмачыларга каршы көрәшә.
А. Таһиров Идел-Урал буйларын 1921-1922 елларда чолгап алган ачлык фаҗигаләрен күреп, аның төп сәбәпләрен әдәби әсәрдә чагылдыру фикеренә килә. Әмма моны турыдан-туры язып чыксаң, язмышының ни белән бетәсен аңлап, әдип ул вакыйгаларны тарихи фонга төреп, тарихи шәхесләр «киемнәренә киендереп», «Янгура» исемле драмасын яза. Ачлык темасына икенче яктан килеп, 1923 елда А. Таһиров «Күчү чорында» исемле драма иҗат итә.
1917 елдан башлап Мәс-кәүдә, Казанда, Оренбургта басылган «Ирек улы Иркәбай», «Тау кабыргасында», «Бугазга-бугаз», «Канга-кан», «Салам сыйраклар», «Алар - аклар», «Авылда Октябрь», «Кояш чыккан вакыт иде», «Икәү» һәм башка хикәяләрендә А. Таһиров авылдагы үзгәрешләрне тасвирлый, халыкның аянычлы хәлен, гражданнар сугышы күренешләрен чагылдыра. Бу хикәяләрдә совет прозасының юлбашына хас булган бер үзенчәлек - тормышны художестволы типиклаштыруда истәлекләр һәм чынбарлыкның конкрет фактларын чагылдырган очерклар аша килү хасияте күзәтелә. Егерменче еллар урталарында «Матрос», «Туапсе» кебек әсәрләре языла.
Революция һәм гражданнар сугышы вакыйгалары турында истәлек-хикәяләре, «Беренче көннәр» һәм «Ташкын дәрья тармак-ларында» повестьлары иҗтимагый тормыш күренешләрен һәм шунда актив катнашучы геройларны чагылдыра.
1927 елда Мәскәүдә Коммунистик академия каршындагы ике еллык курсларны тәмамлаганнан соң РКП(б)ның Башкортстан өлкә комитеты партколлегиясе секретаре булып эшли. 1931 елның 19 февралендә Башкортстан Үзәк башкарма комитеты беренче сессиясендә, зур абруйлы партия хезмәткәре һәм данлыклы язучы буларак, А. Таһиров БашЦИК рәисе, хәзерге телгә күчерсәк - Министрлар Советы рәисе итеп сайлана, бу дәрәҗәдә 1937 елга, гомер азагына хәтле эшли. Монда инде, беренче чиратта, бу елларның коллективизация һәм индустриализация чоры икәнен ассызыклап үтәргә ки-рәк, ягъни дәүләт һәм партия органнары өчен зур эшләр, олы вакыйгалар чоры. Шушы ук арада Башкортстанда нефть табыла һәм сәнәгый нигездә чыгарыла башлый, ә алда - Бөек Ватан сугышы, нефть һәм нефть продуктларының әhәмияте барчабызга мәгълүм дип уйлыйм. 1932-1937 елларда Таһиров - СССР ВЦИК президиумы әгъзасы.
Шуны да әйтеп үтәргә кирәк: 1936 елның но-ябреннән 1937 елның маена тикле барган Бөтенбашкорт 10 нчы махсус съезды соңрак Сталин конституциясе дип аталган СССР Конституциясе проектын хуплап чыкты, докладчы, аңлашыла ки, А. Таһировыбыз булды.
1934-37 елларда А. Таһиров БАССР Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана, Мәскәүдә 1934 елда үткән Бөтенсоюз совет язучылары 1 нче съездының делегаты булды. Димәк ки, Башкортстан Язучылар берлеген нигезләүче дә, оештыручы да - якташыбыз.
Ул гына да түгел, 1936-37 елларда А. Таһиров-ка Башкорт фәнни-ткишеренүләр тел һәм әдәбият институты (04.03.1932 дә ачыла, 1936 елның июлендә БашНИИЯЛ дип үзгәртелә) директоры вазифалары йөкләнә. Алай булса башкорт әдәби теленең нигезләрен билгеләүче дә - безнең якташыбыз.
А. Таһиров Харәзем халык совет республи-касының Хезмәт ордены белән буләкләнә. 1934-1937 елларда Башкорт авыл хуҗалыгы институты һәм Бирск татар педагогия училищесы А. Таһиров исемен йөртә.
Әмма, әмма… 1937 елның 16 августында А. Таһиров кулга алына, 25 сентябрьдә Мәскәүдә «антисоветчы башкүтәргеч-террористик оешмада катнашуда» гаепләнеп хөкем ителә һәм ашыгыч рәвештә үлемгә дучар ителә, Донское зиратында гомуми кабердә җирләнә.
1927 елда Таһиров «Ямәлкә тавы» тарихи әсәрен яза һәм басылып та чыга. «Комсомол» (1930) повестенда исә язучы колхозлар оештыру вакыйгасын тасвирлый; «Иген фабригы» (1930), «Штурвалчы» (1931) повестьлары да язучының иҗат мирасында саллы урын тоталар. «Машиналар каны» (1932-33) дигән әсәрендә исә нефтьчеләр тормышы чагыла. Ул әле «Килде-китте», «Ач һәм ялангачлар», «Кияү һәм кәләш», «Уеннан-уймак» исемле водевиль характерында оештырылган пьесалар да язарга өлгерә. Аларда татар шәкертләренең, ярлылыкта яшәүләренә карамастан, белемгә омтылышлары калку чагылыш таба. А. Таһиров утызынчы елларда саллы гына эш башкара. Аның бу чор иҗаты безгә иҗади эзләнүләренең юнәлешен ачык күрсәтә.
А. Таһиров иҗатының яңа биеклекләргә күтә-релүе язучының киң полотнолы эпик әсәрләргә мөрәҗәгать итүе белән бәйле. Егерменче еллар башында язылган «Кан диңгезе», «Сәнәкчеләр», «Авылда көрәш» пьесаларында ул үткен каләме белән гражданнар сугышының кара тапларын яктырта. Егерменче елларның азагыннан башлап, язучы патша армиясендә хезмәт иткән һәм империалистик сугыш уты эченә куылган кешеләр язмышын яктырткан «Солдатлар» романы өстендә эшли, ә утызынчы еллар уртасында «Кызылгвардиячеләр» һәм «Кызылармияче-ләр» дилогиясен яза. Бу вакытта әдип балалар өчен хикәяләр һәм пьесалар да иҗат итә.
А. Таһировның иҗаты бай һәм күпкырлы, иҗади нәтиҗәлелеге ышанып булмаслык - шаккатырырлык. Ул әсәрләрен татар телендә язган, алар чуваш, молдаван, белорус, үзбәк телләренә тәрҗемә ителгән. Иҗатының соңгы елларында А. Таһировның чын прозаик булып җитлегүен танымый мөмкин тү-гел. Ул әйләнә-тирәдә барган үзгәрешләр, иҗтимагый-сәяси вакыйгалар, һәр яңалык-ның, вакыйганың эчендә кайный. Шулар-ның эчке хасиятен ачарга, мәгънәлерәк итәргә омтыла, шул рәвешчә, аның турында гомумиләштерелгән сөземтәсен әдәби әсәр-ләренә күчерә бара.
Афзал Таһиров 1956 елның 27 маенда, шәхес культын ачыклаудан соң, реабилитацияләнә, аның намуслы, керсез исеме халыкка кире кайтарыла.
Уфада Афзал Таһиров яшәгән йортта мемориаль такта куелган, Уфада, Учалы, Бөгелмә һәм Әлмәттә урамнар аның исемен йөртә. Авылдашлары - габдрахманлылар аның турында беләләр, ул туган ихата махсус такта белән билгеләнгән. Туган авылындагы һәм Әлмәт район китапханәләрендә А. Таһировның барлык бастырып чыгарылган әсәрләре бар, Габдрахман урта мәктәбендә ел саен аңа багышланган әдәбият дәресе үткәрелә. Ачылачак Габдрахман авыл музеенда А. Таһировка багышланган, аның тормыш юлын яктыртып, шул ук санда әсәрләрен дә куеп, махсус бүлек булачак.
Гөлназ Имамова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа