Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә нефть саммиты узды

2022 елгы форумның төп темасы диверсификация һәм технологик лидерлык нисбәтендә нефть-газ тармагын тотрыклы үстерүгә багышланган иде.

12 июльдә «Юность» балаларны сәламәтләндерү лагере базасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ТР нефть компанияләре җитәкчеләренең еллык традицион саммиты узды.

 

Нефть форумында РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының икътисади сәясәт буенча комитеты рәисе Максим Топилин, экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге буенча федераль служба җитәкчесе Александр Трембицкий, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге икътисад һәм сәнәгый җитештерүне оештыру институты директоры Валерий Крюков һәм республиканың нефть химиясе, нефть эшкәртү, сервис һәм нефть компанияләре, арадаш предприятиеләр, федераль ведомстволар территориаль идарәләре җитәкчеләре, Татарстан шәһәрләре һәм районнары башлыклары, ТР Президенты Аппаратының һәм ТР Хөкүмәтенең җаваплы хезмәткәрләре, шулай ук нефть индустриясенең ки-ләчәге булган яшьләр катнашты.

Чара башланыр алдыннан анда катнашучылар нефть-газ чыгару, эшкәртү һәм ягулык-энергетика компанияләре тарафыннан тәкъдим ителгән алдынгы технологияләр күргәзмәсе белән таныштылар. Стенд докладлары кысаларында «Татнефть» җир куеныннан бәрәкәтле файдалану уңаеннан комплекслы чишелешләр һәм компания эшчәнлеген диверсификацияләү юнә-лешләрен тәкъдим итте. Хәзерге вакытта компания тарафыннан катлам басымын саклау системасын модернизацияләү актив алып барыла. Энергияне бәрәкәтле тотучы насос-лар, композит материаллардан торбаүткәргечләр һәм кудырыла торган суны исәпкә алуның заманча сис-темалары кертелә.

Пленар өлешкә җыелучы-ларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов «Татнефть»нең Татарстанда гына түгел, Россия икътисадында да шактый зур роль уйнавын ассызыклады.  Саммитта катнашучылар нефть ятмаларын нәтиҗәле эшкәртү буенча мөһим бурычлар, углерод нейтральлеге перспективалары һәм энергетиканың альтернатив төрләрен үстерү планнары турында фикер алыштылар. Шулай ук импортны алыштыру һәм алга таба массачыл төстә производствога кертү ниятен күздә тотып үзебезнең ил продукциясен лицензияләү өлкәсендәге мәсьәләләр дә игътибардан читтә калмады.

Пленар утырыш тәмам-ланганнан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миң-неханов белән «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов IPYForum-2022 өченче  Халыкара яшьләр нефть-газ форумы кысаларында узачак хакатонга старт бирделәр.

Россиянең һәм партнер илләрнең галимнәре, студентлары һәм укытучылары арасыннан яшь белгечләргә алты көн дәвамында хакатон форматындагы реаль бизнес-кейсларны чишәргә туры киләчәк. Алар алдынгы биотехнологияләр кертү нисбәтендә биоэнергетика, биоягулык, биопластик һәм биочимал җитештерү перспективасы мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Иң талантлыларга приз-лар, шулай ук Россия Энергетика министрлыгыннан илебезнең әйдәүче нефть-газ компанияләрендә стажировка узу һәм кадрлар резервына кертелү өчен тәкъдимнәр булачак.

Чарада шулай ук сам-митның вип-персоналары «Татнефть ЦУР илчеләре» проектының II турында җиңүчеләр һәм пластикны аерым җыю конкурсында Әлмәтнең лидер укучылары белән очраштылар. Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә пленар утырыш әгъзалары сәләтле балалар белән дустанә әңгәмә кордылар. Балалар белән дискуссиядә ТР Президенты ярдәмчесе Ренат Галиев, ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм «Татнефть» ААҖнең персонал белән эшләү идарәсе начальнигы Андрей Глазковлар катнашты. Укучылар республиканың мәртәбәле затларына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, мәктәп проектлары турында сөйли, шулай ук файдалы киңәшләр ала алдылар. Район башлыгы Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, тотрыклы үсеш максатлары турында сөйләшү өчен инициативалы һәм үзгә фикер йөртүче яшьләрне җәлеп итү яхшы гамәл булып тора.

Программа планы буенча алга таба өченче халыкара яшьләр нефть-газ форумында катнашучылар белән җанлы аралашу булды. Кунаклар балаларга хакатонда уңышлар теләделәр, үзләре белән бәйле вакыйгаларны сөйләделәр, теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр, импортны алыштыру һәм логистика белән бәйле сорауларга җавап бирделәр.

Ахырдан Татарстан Президенты өчен «ТатНИПИнефть» корпусы буенча экскурсия уздырылды. Федераль кунак-лар хәзерге вакытта кырылманы (керн) тикшеренүләргә әзерләү бара торган лаборатория бүлмәләрен карап йөрделәр, шулай ук биотехнологияләрне эшләү буенча яңа кафедра ачылачак икенче катта да булдылар.       

            Гөлфия Ханова әзерләде

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса