Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

2022 елда Әлмәттә 38 йортта капиталь ремонт үткәрелгән

 Докладларның һәр темасы Александр Тыгин тарафыннан шәрехләнде, утырыш ахырында залдагы авыл җирлекләре башлыкларының сорауларын тыңлап, иң актуаль мәсьәләләрне хәл итү буенча үз киңәшләрен бирде.

 Татарстан Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин Әлмәт районына эш визиты барышында республика һәм муниципаль юл карталары чаралары планы буенча чаралар комплексын үтәү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

 Фикер алышуда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов катнашты.

 Көн тәртибендә шәһәр хакимиятенең структур бүлекчәләре һәм территориаль идарәләр җитәкчеләренең сайлаучылар наказларын үтәү барышы турында хисабы тыңланды.

 VI чакырылыш республика парламенты депутатларын сайлау кампаниясе барышында «Минем депутат» онлайн-сервисы һәм «Мобиль кабул итү бүлмәсе» проекты кысаларында Татарстанда яшәүчеләрдән 8 мең наказ һәм тәкъдим җыелган, шул исәптән 395е Әлмәт районында яшәүчеләрдән кергән.

 Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова хәбәр иткәнчә, гражданнар еш кына юл эшләренә, төзекләндерүгә һәм торак-коммуналь хезмәтләргә кагылышлы наказлар белән мөрәҗәгать итәләр.

 Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Денис Косарев үз чыгышында «Татнефть» компаниясе ярдәме белән ишегалды территорияләрен төзекләндерү процессы шактый тизләтелә, дип билгеләп үтте.

 Шулай ук безнең республика конкурсында актив катнашучы территориаль иҗтимагый үзидарәләр ярдәме белән ишегалды территорияләрен балалар мәйданчыклары белән тәэмин итү бара.

 «Үсеш департаменты»  директоры Алексей Лазарев сүзләренә караганда, ремонтка заявкалар гражданнарның үз учреждениесе адресына булган барлык мөрәҗәгатьләренең яртысыннан артыгын тәшкил итә. Ашыгыч ремонт мөрәҗәгать алу факты буенча мөмкин кадәр тиз башкарыла. Капиталь ремонт кебек масштаблы эшләргә заявкаларда мөрәҗәгать иткән кешегә эшләрне үткәрү вакыты һәм аларны саклау мөмкинлекләре турында максималь рәвештә җентекләп сөйләнә. Күпчелек очракта, эшләр оптималь срокларда башкарыла. Бу, шул исәптән, капиталь ремонт региональ программасын тормышка ашыруның кыска сроклы планы аркасында мөмкин булды. Аерым алганда, 2021 елда гына да 37 күп фатирлы йортка ремонт ясалган. 2022 елда 38 йортта капиталь ремонт үткәрелгән.

 

Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса