Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Урман янгыннарында һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозуда гаеплеләр өчен штрафлар артты

Әлеге үзгәрешләр ут төртүченең статусына яки янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыга бәйле рәвештә җәза күләмен икеләтә (2-10 тапкыр) арттыруны билгели.

Әлмәт муниципаль районы буенча надзор эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге хәбәр иткәнчә, торак пунктларда һәлак булучылар, зыян күргәннәр һәм матди зыян күргәннәр була торган зур янгыннар саны арту сәбәпле, 2012 елның 28 маенда административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.32 һәм 20.4 статьяларына үзгәрешләр кертелгән. Әлеге үзгәрешләр ут төртүченең статусына яки янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыга бәйле рәвештә җәза күләмен икеләтә (2-10 тапкыр) арттыруны билгели.

Административ кодекста урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен яңа җәза чаралары язылган. Гражданнар өчен җаваплылык ун тапкыр артты. Элек штраф 1500 сумнан 3000 сумга кадәр булса, хәзер-15 000 сумнан 30 000 сумга кадәр. Вазифаи затлардан 10000нән 20000гә кадәр, ә хәзер – 30 000нән 50 000гә кадәр штраф түләттерелә ала. Юридик затлар өчен штрафлар ике тапкыр арткан-100 000 сумнан 400 000 сумга кадәр.

Урман-парк зонасы янындагы чүп-чар яки коры-сары яндырырга маташучылар 30 000 яки 40 000 сум штраф түләргә мөмкин. Элек сумма 10 тапкыр азрак иде. Вазыйфаи затлар өчен штраф 40 000 сумнан 60 000 сумга кадәр. Юридик затларга штрафны ике тапкыр – 300 000 сумнан 500 000 сумга кадәр арттырдылар

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен дә җаваплылык көчәйтелде. Гражданнар өчен 5000 сумнан 15 000 сумга кадәр штраф кертелгән-элек 2000 сумнан 3000 сумга кадәр иде. Вазыйфаи затлар өчен штраф хәзер 20 000 сумнан 30 000 сумга кадәр тәшкил итә (элек 6000нән 15 000 сумга кадәр иде). Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен штрафлар икеләтә арткан-40 000 сумнан 60 000 сумга кадәр һәм 300 000 сумнан 400 000 сумга кадәр.

Әгәр янгын чыккан вакытта кеше зыян күрсә, җинаять җаваплылыгына тартылачак, шулай ук штрафка тартылачак. 

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексында  әлеге үзгәрешләр 2022 елның 8 июленнән үз көченә керә.

 

Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ баш идарәсенең Әлмәт муниципаль районы буенча күзәтчелек эше һәм профилактик эш бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса