Реклама
Җәмгыять
Якын арада Әлмәттә индустриаль сквер ачылачак
Урын экстремаль шуу мәйданчыгы, «шәһәрдә бакча», мәгариф һәм сәнгать объекты функцияләрен берләштерә.
Тиздән Әлмәттә индустриаль сквер – «Татнефть» компаниясе инициативасы буенча төзелгән яңа объект ачылачак. Бу хакта компаниянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бу-скейтборд, стритборд, велосипед, трюк самокаты кебек экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнүче кешеләр өчен махсус мәйданчык.
Төп архитектура элементлары газ торбалары булды, аларга утырырга һәм таянырга мөмкин,
алар исә яктырту баганаларына, чүп-чар өчен урналарга, күрсәткечләргә әверелде.
Яңа киңлек фәлсәфәсенең нигезе – табигатьнең шәһәргә кайтуы билгеләнә. Биредә агачлар, үләннәр һәм куаклар асфальт аша "тишелеп үсә".
Индустриаль сквер 2019 елда «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында уйланылган иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа