Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Язгы хезмәт - көзге хөрмәт

Икмәк булса, җыр да була,  ди безнең халык. Ә җырлыйсылар алда әле - уңыш быел, белгечләр фикеренчә, бик мул булырга охшаган.

 Бу турыда хәтта Россия Президенты Владимир Путин үзе дә ассызыклап узды.

«Ашлык 130 миллион тонна тәшкил итәргә мөмкин, шул исәптән 87 миллион тонна бодай, моның ил тарихында рекорд булуы ихтимал», - диде ил башлыгы. Президент шулай дип торганда, аграрийларга сынатырга ярамый. Бүген алар бик «кызу чор»га керделәр - мул уңыш алу өчен хуҗалыкларда чәчү эшләре тулы көчкә бара. Иң мөһиме - җирдәге дымны югалтмау һәм туфракка минераль ашламаларны мулдан кертеп калдыру.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткән-чә, дымны каплатуга районда иң беренчеләрдән булып Н.Е. Токарликов исе-мендәге АҖ, «Кичүчат», «Зәй», «Чагылтау», «Аппак» җәмгыятьләре керешкән булган. Уҗым культураларын тукландыру бүгенге көндә 9 мең гектарда, ә күпьеллык үләннәрне тукландыру исә 5 мең гектар мәйданда, туңга сөрү 50 мең гектарда башкарылган. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев билгеләп узганча, язгы һава температурасының  төнге якта җиде градуска кадәр түбәнәюе күзәтелгән. Бәхеткә, сабан культуралары һава температурасының болай уйнаклавын зыянсыз кичергән. Шуңа күрә дә күп кенә хуҗалыклар чәчүне арпа культурасыннан башлап җибәргәннәр. Район буенча әлеге культура быел 11 мең гектар мәйданны биләп торачак. Басуларда 300 ләп берәмлек техника - тракторлар, культиваторлар, чәчү комплекслары, чәчкечләр эшкә җәлеп ителгән.

Узган елгы корылык нә-тиҗәсендә районның кайбер хуҗалыклары финанс ягыннан зыян күргәннәр һәм шул сәбәпле тиешле күләмдә минераль ашлама туплый һәм орлык әзерләп калдыра алмаганнар. Моңарчы  орлыклык материал күрше төбәкләрдән кайтартылып килгән. Шуны  күздә тотып, «Ярыш» һәм Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ базаларында махсус орлык җитештерүче хуҗалыклар булдырылган. Хәзер бу ике хуҗалык та районны югары сыйфатлы орлык белән тәэмин итеп тору куәтенә ия.

Район хуҗалыкларында, көздән туплап калдырылганын да исәпкә алып, бер гектар чәчү мәйданына 52 кг минераль ашлама туры килә.  Бу өлкәдә «Агрораздолье», «Союз-Агро», «Ярыш», Токарликов хуҗалыклары зур тырышлык күрсәткән. «Беренче май», «Аппак», «Транснефть» хуҗалыклары исә ашламаларны бик түбән күләмдә кулланган булып чыкты.

Районда терлекчелек тармагын үстерү буенча да чаралар күрелә. Агымдагы елның гыйнвар-апрель айларында  4647 тонна сөт савылган.  Ел башыннан алып 1 майга кадәр булган вакыт аралыгында бер сыерның савым күрсәткече  уртача 2235 килограмм тәшкил иткән. Май аенда Токарликов хуҗалыгына Ленинград өлкәсеннән 192 баш тана кайтартылган.
 

Хәзерге вакытта районда, фермер хуҗалыкларыныкын да кертеп, 6628 баш мөгезле эре терлек исәптә тора, шу-ларның 2068 е - сыерлар. Быел узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда 1063 баш малның кимегәнен күрергә була. Бу шактый зур сан. Моның сәбәпләре дә бар икән. Мисал өчен, «Чишмә», «Яңа Михайловка-Р» җәмгыять-ләрендә малларны бөтенләй бетергәннәр. Ә менә «Чагылтау», «Беренче май», «Актау», «Сосновка», «Кичүчат»,  Токарликов хуҗалыкларында терлекләрне лейкоздан дә-валау һәм башка шундый күп кенә чаралар тормышка ашырылган. Тик шулай да боларның берсе генә дә малларның баш саны кимүгә сәбәп була алмый. Төп максат - киметү түгел, киресенчә, баш санын арттыру булырга тиеш. Бу уңайдан республика программаларыннан файдалану да зыян итмәс иде, мөгаен. Районда алардан кулланучылар шактый бит.

Мисал өчен, узган ел гы-на Айрат Пукачев, Радик Дәүләтов «Агростартап» программасы буенча мөгезле эре терлекләрне тукландыруга грант откан булганнар. Быел исә Мавлонберди Хамроев әлеге программаның сайлап алу турын уза алган.

Реклама

Инде 2019 елдан бирле районда 9 мини-ферма эшли, аларның барысы да мал торагы өчен субсидия алган. Гомумән, агымдагы елда гына да районның  авыл хуҗалыгы тармагына республика һәм федераль бюджетлардан 84 миллион 550 мең сум күләмендә субсидия бүлеп бирелгән булган. Бу шактый саллы күрсәткеч. Шуңа күрә дә зарланып утырырга сәбәпләр юк, бары тик бар тырышлыкны эшкә җигеп, бөтен булган мөмкинлекләрне кулланып эшләргә генә кирәк.

Җир дә, мал да караганны ярата бит, шул турыда онытмыйк. Ә кулланылмаган, чүп басып киткән авыл хуҗалыгы җирләре районыбызда җитәрлек иде. Ниһаять, аларны да аерым хуҗалыкларга тапшырып, эшкәртә башладылар. Узган елда шул 8643,6 гектар мәйдандагы кулланышта булмаган җирләрнең 1962,2 гектары эшкәртелде. Хәзерге вакытта «Агрораздолье» җәмгыяте тарафыннан Кләмәнтәй, Яңа Кәшер, Ямаш, Иске Михайловка, Мәмәт авыл җир-лекләрендәге җир участок-ларын рәсмиләштерү бара. Биредә алга таба бөртекле һәм техник культуралар чәчү күздә тотыла. «Агрораздолье» хуҗалыгының Түбән Абдул, Новотроицк авылларындагы сөрүлек җирләре мәйданы 2877 гектар тәшкил итә, шуның 2130 гектарына инде көнбагыш чәчелгән.

 

Рус Акташындагы   262 гектар мәйданда «Агросила» җәмгыяте уҗым чәчәргә җыена, ә «Транснефть» хуҗалыгы 733 гектарда инде көнбагыш чәчеп өлгергән. Шул рәвешле 2022 елда 3000 гектарда кулланышта булмаган җирләрне эшкә җигү планлаштырылган.
 

Язның бер көне ел туйдыра, дип юкка гына әйтмиләр халыкта. Бүгенге көндә басуларда, фермаларда тырышып хезмәт куючыларның барысына да исәнлек, тот-рыклылык теләп каласы килә. Башкарган эшләрегез уң булсын, үзегезгә дә бик кирәкле, фидакарь хезмә-тегезнең куанычын күреп яшәргә язсын. Хезмәтегез өчен рәхмәт барыгызга да!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса