Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдрахманлылар күңелендә мәңге сакланыр

Җиңү көнен илебезнең зур һәм кече шәһәрләре салютлар белән зурлап билгеләп үттеләр. 7 май көнне Габдрахман авылында да бәйрәм чаралары гөрләде.

Авыл халкы һәм килгән кунаклар өчен бу көн быел бик тә үзенчәлекле булды: тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә һәйкәл ачылды.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга куелган монумент янында тантаналы митингка ветераннар, авыл кешеләре һәм кунак-лар җыелды. Авылдашларын бәйрәм белән Габдрахман авыл җирлеге башлыгы Равил Мотаһиров, ветераннар советы рәисе Җәмилә Мөхәммәтганиева, Әфганстанда һәм Чечняда сугыш хәрәкәтләре ветераны Равил Фазлыевлар котлады. Яу кырларында башларын салган габдрахманлыларны бер минут тынлык белән, рухларына дога кылып һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салу белән искә алдылар. Авылдан барлыгы 430 кеше фронтка озатылган, 186 сы кире әйләнеп кайтмаган.

Аннары бәйрәм чаралары яңа музей комплексы территориясендә дәвам итте. Ачык һава астында төзекләндерелгән мәйданчыкта оештырылган хәрби техника күргәзмәсе балаларда аеруча зур кызыксыну уятты. Раритет автомобильләр экспозициясе, крестьяннарның көнкүреш әйберләре  һәм эш кораллары, йорт хайваннары макетлары белән стильләштереп бизәлгән шәхси хуҗалык каралтысы да күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Авыл үзешчәннәре бәйрәм кунак-ларын үз чыгышлары белән куандырдылар.

Ниһаять, чараның кульминацион мизгеленә - яңа һәйкәл ачуга чират җитте. Тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә куелган мемориал ашлык төялгән арбага җигелгән аттан, малай, хатын-кыз һәм бер карт фигураларыннан гыйбарәт. Һәйкәл тылдагы тормыш авырлыкларын үз җилкәләрендә күтәргән, үз хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан барлык кеше-ләрне символлаштыра.

Бүген Габдрахман авылында 8 тыл хезмәтчәне яши, 61 кеше - сугыш чоры баласы. Алар - бәйрәмнең төп геройлары. Тантанада нәкъ менә алар адресына рәхмәт сүзләре һәм котлаулар күп яңгырады. Сафлары никадәр кимегән саен әлеге буын кешеләренең хатирәләре һәм изге теләк-киңәшләре кыйммәтрәк була бара.

Фәймә Гафиятуллина,

тыл хезмәтчәне:

«Сугыш елларын искә алуы да авыр. Без, алты бала, әтисез үстек. Миңа 14 яшь булганда урман кисәргә җибәрделәр. Ул вакытта олы кешеме син, яшүсмерме дип карап тормадылар, норманы үтәргә кирәк иде. Шартлар бик авыр. Иртән эшкә чабата киеп китәбез, ә алар шунда ук юешләнә һәм туңып ката. Төн эчендә кибәргә дә өлгермиләр, чөнки өйләрдә дә җылылык юк иде. Шулай итеп юеш чабата белән икенче көнне дә эшкә барабыз. Өч елдан соң мине фермага алдылар, башта терлек карадым, аннары сыер савучы булдым. Балаларыбыз сугыш дәһшәтләрен беркайчан да күрмәсеннәр иде дип телим».

Әсгать Тәхауов,

сугыш чоры баласы:

«1941 елның 22 июнендә иртән Әлмәт Сабантуена килдек. Төш якынлашканда сугыш башлануы турында игълан иттеләр. Әти белән өйгә кайттык, шунда ук аңа повестка тоттырдылар. Икенче көнне әтине фронтка озатырга Бөгелмәгә киттек. Ул сугыш беткәннән соң ук әйләнеп кайтты. Ул елларда беркемгә дә җиңел булмады. Авылыбызда музей һәм һәйкәл барлыкка килүе куанычлы хәл. Бу, беренче чиратта, үсеп килүче буынны тәрбияләү өчен кирәк».

Тәлгать Садыйков,

сугыш чоры баласы:

«Без авыр сугыш елларын кичердек. Авылда картлар һәм балалар гына калган иде. Сугыштан соң да җиңел булмады. Ачлыкны, җимереклекне кичердек, әкренләп хуҗалыкны торгыза башладык. Безнең авылда шундый һәйкәл барлыкка килүенә бик шатбыз. Хәзерге тормышны бәяләү һәм кадерен белү өчен безнең балалар истәлекләрне изге итеп сакларга тиешләр».

Бу көнне авыл кешелә-ренең рәхмәт сүзләре янә Тәхаветдиновлар һәм Җә-ләевләр гаиләләренә юлланган иде. Тыл хезмәт-чәннәренә һәйкәл, яңа музей комплексы нәкъ менә алар ярдәме белән булдырылды. Җирлек башлыгы Равил Мотаһиров бил-геләп үткәнчә, меценатлар ярдәме бәрабәренә авылда 9 Май бәйрәме ел саен югары дәрәҗәдә уздырыла. «Без тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары яшәгән һәр йортка кереп, истәлекле бүләкләр тапшыра алу мөм-кинлегенә ия», - дип ассызыклады ул. Быел да күркәм традициягә тугры калдылар. Бәйрәм авыл ветераннары белән бергәләшеп чәй табыны артында дәвам итте.

 

 

Белешмә

Һәйкәлне һәм авылның бөтен музей комплексын булдыруга «Туган авыл» хәйрия фонды җитәкчесе Равил Җәләев, шулай ук проектлаучылар, төзүчеләр, авылның битараф булмаган кешеләре: Равил Мотаһиров, Гамилә Мотаһирова, Җәмилә Мөхәммәтганиева, Нурия Вәлиева, Айрат Хәмидуллин, Асия һәм Мәркәз Каюмовлар, Руслан Хәлимов, Реваль Бакиров саллы өлеш керттеләр.

Һәйкәлне авторлар төркеме - танылган Россия скульпторлары, Россия Рәссамнар берлеге әгъзалары Дмитрий Постников һәм Александр Суворовлар эшләде. Аларның эшләре күп кенә шәһәрләрне, шул исәптән Ноябрьск, Салехард, Пермь, Тобольск, Сургут, Ижевск калаларын бизи. Төмәндә нефтьчеләргә куелган иң зур һәйкәлнең дә авторлары алар. Дмитрий Борисович Габдрахман авылында эшнең ничек баруы турында сөйләде: «Безгә «яшел ут» бирделәр, проект өстендә рәхәтләнеп эшләдек. Берничә эскиз тәкъдим иттек. Аннары заказчы теләге буенча аларны бергәләп эшләп бетердек. Шулай итеп композиция геройлары костюмнарында татар милли элементлары барлыкка килде. Скульптураны булдыру өстендә бик күп кешеләр көч куйды - бу зур команданың уртак хезмәте нәтиҗәсе. Һәйкәл Екатеринбургта бронзадан коелды, аннары Габдрахман авылына кайтарылды».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса