Батырлыкка җирдә урын бар
Бүгенге көндә китапханәләр күптән инде китап биреп утыру белән генә шөгыльләнмиләр.
Төрле очрашулар, осталык дәресләре, искә алу кичәләре, китап тәкъдим итү һәм башкалар аларның көндәлек хезмәтләренә әйләнде.
Алар оештырган һәр чара тәрбия, хөрмәт, матурлык синтезына әверелә.
Күптән түгел генә «Идел буе халыклары әдәбияты» китапха-нәсендә мавыктыргыч та, мәгънәле дә очрашу булды. Матурлык һәм батырлык дәресе иде бу. Китапханә мөдире Кадрия Сафина язучы Әсгать Сәлаховның «Соңгы вальс» әсәрен әдәби кысалардан чыгарып, Чернобыль фаҗигасен үз җилкәсендә күтәргән Роберт Никитинны да чакырган. Әсгать абый Сәлаховның Чернобыль турындагы әлеге әсәре татар әдәбятында беренче һәм бердәнбер. Автор аны Чернобыль атом электр станциясендә булган һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашып, сәламәтлеген югалтып вафат булган энесенең якты истәлегенә багышлап яза. «Энемне ләхеткә төшергәндә үземә сүз бирдем. Бу корбаннарның язмышы әсәр булып укучыга ирешергә тиеш», - дип сөйләгән иде ул. Озак та узмый, әсәр башта «Казан утлары» журналында, аннан соң аерым китап булып басылып чыга. Ул рус һәм башкорт теленә дә тәрҗемә ителә. Озак еллар газетабызда баш мөхәррир булып эшләгән Әсгать абыйның әлеге әсәре кешеләр язмышы мисалында дөньякүләм фаҗиганең асылын ачып бирә.
Әлбәттә, әдәби әсәр авторның күзаллау-ларына, андагы катнашкан кешеләрнең сөйләүләренә корылган булса, үз күзләре белән күргән герой аны тагын да тулыландырды. ТР «Чернобыль» берлеге иҗтимагый оешмасының Әлмәт район бүлекчәсен җитәкләүче Роберт Никитинның истәлек-ләрен укучылар тын да алмый тыңладылар.
- Баштан ук бернинди агачка, җимешкә тотынмаска, берни өзеп капмаска диделәр. Йодрык кадәр алмалар, грушалар, асылынып-асылынып торган зур-зур сливалар. Авыздан сулар килә. Тик берсен дә алып кабып булмый. Аның өчен гомерең белән түләнә иде. Эшкә ябык машиналарда алып баралар, алып кайталар. Билгеле бер вакыт саен бер-беребезне алыштырабыз. Өстәге киемнәр яраксызга чыга. Кием генә түгел, ул вакытта атом станциясендә эшләгән бөтен техника юкка чыгарылды. Бик күп әйбер җир астына күмелеп, җир белән тигезләнде, - дип сөйләде ул.
Укучыларның сорау-лары күп иде. Бигрәк тә егетләрне андагы техника, эш шартлары, һәлакәтнең сәбәпләре һәм аның соңгы язмышы кызыксындырды. Әйе, 36 ел элек булган Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучылар батырлык эшлибез дип башларына да китермәгәндер. Алар үзләренең сәламәт-лекләре, гомерләре бәрабәренә шундый эшләр башкардылар. Бүген инде анда катнашканнарның күбесе безнең арада юк. Ләкин аларның исемнәре онытылырга тиеш түгел. Бу хакта Кадрия ханым да, Роберт әфәнде дә кат-кат искәрттеләр.
Эчкерсез аралашуга корылган очрашу укучылар күңелендә озак сакланыр. Чөнки әлеге сөйләгәннәр Әсгать Сәлаховның «Соңгы вальс»ы белән ташка басылган.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа