Әлмәттә Җиңү парады узды
Аны мактаулы каравыл ротасы ачты.
Әлмәттә бәйрәм парадын мактаулы каравыл ротасы ачты. Рота әгъзалары мәйданга Россия, Татарстан флагларын һәм Җиңү Байрагын алып керделәр. Марш белән мәйдан буйлап барлык шәһәр мәктәпләре укучылары, ашыгыч хезмәтләр хезмәткәрләре һәм ветераннар оешмалары әгъзалары узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia