Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Һәйкәлләргә килик, гөлләр куйыйк...

Мәмәт авылы уртасында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә салынган һәйкәл тора.

Һәр елны анда 9 май көнне ветераннар, тыл хезмәт-чәннәре, сугыш чоры балалары катнашында тантаналы митинг үтә. Мәмәт авыл җирлеге җитәкчелегендә Мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы, китапханә хезмәткәрләре көче белән концерт номерлары әзер-ләнә, «Үлемсез полк» акциясе оештырыла.

Мәмәт авыл Советыннан 210 нан артык кеше Бөек Ватан сугышына киткән. Шуларның 133 тән артыгы яу кырында башын салган, туган ягына әйләнеп кайтмаган. Аларның исемнәре һәйкәлгә зур хәрефләр белән язып куелган. (Бүгенге көндә бу исемлекләрне тулыландыру, үзгәртү эшләре дәвам итә)

Шушы һәйкәлне булдыруда Нәҗип абый Шәрә-фетдиновның өлеше бик зур. Ул 1929 елның 2 сентяб-рендә Мәмәт авылында туа. 1936-1942 елларда Мәмәт җидееллык мәктәбендә укый. Сугыштан соң аны балта остасы, ташчы һөнәренә укырга җибәрәләр. Ул 1950 елга кадәр Чупай карьерында таш кисүче булып эшли. 1950 елның сентябрендә Нәҗип абый Совет Армия-сенә алына. Армиядә укчы-снайпер булып хезмәт итә. 1953 елда солдат бурычын үтәп, туган ягына кайта һәм Чупай карьерында эшен дәвам итә.  1955 елда Фәимә исемле Мәмәт кызы белән гаилә кора, Нәҗибә һәм Рәсимә исемле ике кыз үстерәләр. Шул ук елны Мәмәт авылының төзелеш бригадасында эшли башлый. Бригадалары белән сугыштан соңгы авылны төзекләндерү эшләрендә актив катнаша. Нәҗип абый эштән соң, буш вакытларында үз ихатасында таштан төрле әйберләр ясау белән шөгыльләнә. Мәмәт авыл Советы аңа сугышта вафат булган авылдашлар истәлегенә багышлап, һәйкәлгә совет солдаты  фигураларын ясау эшен йөкли. Ул үзенең дә шундый зур теләге  булуын белдерә һәм эшкә керешә. Хыялында йөрткән образларны таштан чокып, кисеп ясый. Берсе - кыю ир-егет, икенчесе - батыр хатын-кыз сыны була. Шулай итеп, ташчылар бригадасы белән берлектә Мәмәттә сугыш кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә матур гына, үзенчәлекле, горур һәйкәл барлыкка килә. Шуны да әйтеп үтәсе килә, мондый һәйкәл бары тик Мәмәт авылында гына булуы белән дә әһәмиятле. Ул беркемнең  эшен дә кабатламый. Моның өчен дә Мәмәт халкы Нәҗип абыйны зур хөрмәт белән искә ала.

Әйе, һәйкәл инде күп еллар сугыш каһарманнарына истәлек булып торган. Вакыт үткән, аның элеккеге матурлыгы югала барган. Шулай итеп, һәйкәл тирәсен төзекләндерү, таш сыннарны яңарту ихтыяҗы туа. Бу изге эшкә бертуган Мисхәт һәм Ришат Садриевлар керешә. Аларның зур хәйриячелек ярдәме белән язулар яңартыла, һәйкәл ныгытыла, сыннар буяла.

Еллар үтте, сугыштан исән кайткан ветераннар да бакыйлыкка күчтеләр. Аларның һәм сугыш кырларында ятып калганнарның батырлыкларын истә тотып, оныклары 9 май көнне һәйкәлгә җыелалар.  «Үлемсез полк» акциясе үткәрелеп, мәктәп укучылары бабаларының  зурайтылган фотосурәтләрен тотып урам әйләнәләр, һәйкәлгә чәчәкләр куялар. Димәк, буыннар чылбыры өзелмәгән. Халык хәтере - мәңгелек.

 

Ләлә һәм Марат Ситдыйковлар

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса