Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Көчле рухлы сугыш һәм медицина хезмәте ветераны

Бөек Ватан сугышы - халык хәтерендә  мәңгегә җуелмас вакыйгаларның берсе. Бүген без тарихка уелып калган үткәннәрне барлыйбыз, шул фаҗигале елларның тере шаһитлары булганнар алдында баш иябез.

Кызганыч, шул канкойгыч сугышта катнашкан хөрмәтле ветераннарыбызның сафы елдан-ел сирәгәя бара.

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлашкан көннәрдә аларның тормыш-көнкүреше белән кызыксыну, гозер-ләрен канәгатьләндерү, аларга бүләкләр әзерләү кебек кайгырту чаралары башланып китте инде. Тыл ветераннары,  толлар, сугыш чоры балалары... Күпме авырлыклар, кайгы-хәсрәт кичергән совет халкы, күпме яшь түккән. Барысын да әйтеп һәм сөйләп бетерү мөмкин булмаса да, тарих битләренә шул еллар турындагы истәлекләрне, кешеләр язмышы турында язып, киләчәк буыннарга түкми-чәчми тапшырып калдыру - безнең изге бурычыбыз.

Бөек Җиңүне якынайтуны максат итеп алып, үз тормышын куркыныч астына куеп батырларча көрәшүче райондашларыбыз арасында сугыш һәм медицина хезмәте ветераны  Габделбарый Габдрәхимов та бар.  Габделбарый Вагыйзь улын Әлмәт җирлегендә һәм рес-публикада белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Бу шәхес үзенең актив тормыш алып баруы, көчле рухлы булуы белән аерылып тора. Габделбарый Габдрәхимов күп кенә медицина хезмәткәрләренең остазы да булып тора әле ул.

Габделбарый Габдрәхимов 1924 елның 13 ноябрендә Тайсуган авылында туып-үскән шәхес - гап-гади авыл малае.  1941 елны, 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, «Ярыш» хуҗалыгында ат караучы да булып эшләп ала.  1943 елны Совет Армиясе сафларына алына һәм  Суcлонгерга эләгә. Биредә  ул хәрби осталыкка өйрәнә, шушында ук пулеметчы курсларын тәмамлый. Сугышта  Габделбарый Вагыйзь улының төп бурычы җитәкчелеккә хатларны илтеп тапшыру була. Почта биштәрен иңенә салган килеш солдат озын-озак араларны уза,  басу, сазлыклар аша хатлар ташый. Үзе юлда элемтәчеләр сузган чыбыкларга карап хәрәкәт итә. 1943 елның июлендә Габделбарыйны башка солдатлар белән бергә  Харьков өлкәсенә җибәрәләр. Алар барган составта күпләп корал да төялгән була. Әлеге корал запаслары  Днепрны аркылы чыгу өчен дошманнар белән көрәшергә кирәк була. Немецлар Днепрда бик каты каршылык күрсәтәләр. Прожекторлар тоташтырып, елганы күзәтәләр, самолетларны бомбага тоталар, шул рәвешле гранаталар һәм пулеметлар тавышы һич тынмый. Солдатлар елганы салларга утырган килеш аркылы чыгарга тиеш булалар. Шунда һәлак булучылар коточкыч күп булды, дип искә ала сугыш ветераны.

Канкойгыч вакыйгалар барышында Габделбарый Вагыйзь улы үзе дә бик  каты яралана, аны дәваланырга госпитальгә озаталар.  1944 елны көрәшче егет туган авылына кайта. Хуҗалыкта табельчы, аннан соң кыр бригадиры булып эшли.  Урта белем ала һәм Башкорт медицина институтына укырга керә. Институтны тәмамлау белән Әлмәткә кайта. Табиблык стажы - 45 ел. Әлмәт туберкулезга каршы диспансерында  43 ел, шуның 18 елын - баш табиб вазифасында. Сәламәтлек саклау отличнигы, югары категорияле табиб-фтизиатр 78 яшенә кадәр эшләгәннән соң лаек-лы ялга чыга.

Шуны да билгеләп узарга кирәк, аның кул астында 1970 елда республикада беренчеләрдән булып туберкулезга каршы диспан-серның бинасы төзелә. Сугышта күрсәткән батырлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен төрле орден-медальләргә лаек булган шәхес белән әлмәтлеләр чын мәгънәсендә горурлана ала.

Реклама

Габделбарый Вагыйзович сугыш еллары турында истәлекләре белән мәктәпләрдә, югары уку йортларында булган очрашуларда еш сөйләп килде.  Ул гомере буе сәламәт яшәү рәвешен пропагандалады, үзе дә гел хәрә-кәттә, хезмәттә булды.
 

Габделбарый ага Габдрәхимовны чын күңелдән Җиңү бәйрәме белән кайнар котлыйбыз. Сугыш ветеранына сәламәтлек, озын гомер теләп калабыз.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса