Реклама
Җәмгыять
Хөрмәтле ветераннар! Әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары!
Сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы белән тәбрик итәм!
Җиңү көне үзенең әхлакый көче, чын пат-риотизм үрнәге бе-лән илебезнең барлык буын кешеләрен бер-ләштерә, уртак хөрлек-иминлегебез хакына барыбызны да нәтиҗәле хезмәткә рухландыра. Үзенчәлекле, чын-чыннан бөтен халыкныкы булган бу бәйрәм һәр россиялегә якын һәм кадерле. Авыр бәрелешләрдә Ватаныбызны яклаган барлык кешеләрне без ихлас күңелдән тәбриклибез, инде арабызда булмаганнарны горурлык хисләре белән искә алабыз. Җиңү өчен генә түгел, якты киләчәк, без-нең бүгенгебез хакына фидакарьләрчә көрәшкән әти-бабаларыбызның батырлыгын, чыдамлыгын, патриотлыгын һич онытмыйбыз, изге ядкарь итеп хәтерләрдә саклыйбыз. Сугыш кырларында башларын салган батырларны да онытырга безнең хакыбыз юк. Мәңгелек дан аларга!
Җиңү бәйрәме алдыннан Әлмәт районы ветераннары Татарстан Рес-публикасы һәм Россия Федерациясеннән шәхсән котлаулар кабул итәләр. 9 майда гына түгел, теләсә кайсы башка вакытта да кадерле ветераннарыбыз турында кайгырту, аларга игътибар, игелек һәм ярдәм күрсәтү - безнең бурыч. Ветераннарыбыз тарафыннан безгә васыять итеп калдырылган Ватанга мәхәббәт һәм пат-риотизм традицияләрен дәвам итүчеләр булуыбыз белән чиксез горурланабыз.
Шәһәребезне бәйрәмчә бизәү, төрле чаралар, тәбрикләүләр быел 2 майдан ук башланып китте. Төп тантаналы вакыйгалар 9 майда узачак. Бәйрәм традицион рәвештә «Мәңгелек ут» мемориаль комплексында чәчәкләр салудан башланып китәчәк. Рәсми өлештә тантаналы парад, почетлы каравыл ротасы чыгышы, драма театрыннан театраль күренешләр, интерактив мини-музей күргәзмәсе, мастер-класслар, «Сугыш елларында районның көнкүреше» экспозициясе булачак. Шәһәр иҗат коллективларының, ТР атказанган артистлары-ның концерт программасы көн дәвамында шәһәрнең төрле урыннарында барачак.
«Үлемсез полк» акциясе традицион форматта, шулай ук онлайн үткәреләчәк. Шествие 15.00 сәгатьтә «Нефтьче» Мәдәният сарае яныннан башлана һәм үзәк Ленин урамы буйлап үтәчәк. «Үлемсез полк»ны Җиңү флагы астында почетлы каравыл ротасы сугыш еллары җырлары белән озата барачак. Хәрби техника күргәзмәсе һәм «Кыр кухнясы» оештырылып, анда барлык теләүчеләр «фронт боткасыннан» авыз итә алачак. Бәйрәм халык гуляниеләре форматында 9 урында узачак. Кичке программа «Бер минут тынлык» Бөтенроссия акциясе белән башланачак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак.
Кадерле ветераннарыбыз - Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш толлары һәм сугыш чоры балалары! Барыгызга да ныклы исәнлек, озын гомер телибез, һәр көнегез игътибар һәм кайгырту белән чолгап алынсын!
Бәйрәм белән барыгызны да! Җиңү көне белән!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа