Белгечләр язгы ташу Әлмәт районын читләтеп үтте дип саный
Апрель башында су дәрәҗәсе 1 метрга күтәрелгән, әмма бер атна эчендә хәл тотрыкланган.
Әлмәт районында язгы ташу белән хәл тыныч. Эзләү-коткару посты начальнигы шул турыда хәбәр итте. Апрель башында су дәрәҗәсе 1 метрга күтәрелгән, әмма бер атна эчендә хәл тотрыкланган.
"13 апрельгә ташкын торышы тотрыклы. Без явым-төшем күп булу аркасында стандарт булмаган язгы ташкынга әзерләнгән идек",-дип сөйләде Әлмәт шәһәренең эзләү-коткару посты башлыгы Фәсхетдин Сыраев.
Локаль су басу Мактамада, Түбән Абдулда иде. Коткаручылар сүзләренә караганда, бу хәл йортларның түбәнлектә урнашуыннан барлыкка килә һәм анда су басудан котылу мөмкин түгел. Бу урыннарда халыкка суны суыртып, ярдәм күрсәтелде. Коткаручылар Тихоновка территориясен дә тикшергән.
Фасхетдин Сыраев фикеренчә, ташу куркынычы кимегән.
«Бүгенге көндә вәзгыять яхшы. 10 см күтәрелеш куркыныч тудырмый, без ташкын төгәлләнде дип саныйбыз», – дип нәтиҗә ясады Әлмәтнең эзләү-коткару посты начальнигы Фәсхетдин Сыраев .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia