Росгвардиядә хезмәт итү - зур горурлык
Сарман районы Күтәмәле авылында туып-үскән беренче бүлекчә командиры Илнар Иршат улы Ильясов Росгвардия сафларында булуы белән чиксез горурлана.
Биредә инде ул 2007 елдан бирле хезмәт итә икән. Бүген аның кул астында 22 кеше эшли. Илнар җаваплы структурада алып барган эшчәнлеге белән таныштырып узды.
- Армиядән кайткач, дустым мине шушында чакырды, әле ул вакытта ведомстводан тыш сак хезмәте эчке эшләр идарәсе карамагында иде. Еллар дәвамында структурабыз зур үзгәрешләр кичерде. Шуннан бирле 15 ел вакыт узган да киткән. Элегрәк җинаятьчелек күбрәк иде, ә хәзер кими төште. Кимүен кимеде, ә менә хезмәтебез, киресенчә, катлаулана бара, чөнки җинаять кылучылар, русча әйтмешли, «умнее стали». Шуңа да карамастан, без аларның мәкерле гамәлләрен вакытында кисәтергә тырышабыз. Мин үзем бүлекчә командиры буларак дежурлык алдыннан егетләргә инструктажны, маршрутны көн дә аңлатып чыгам - бу бик мөһим чара. Ял итәргә, гаилә белән булырга вакыт таба алу куандыра. Ял көннәрендә ауга, балыкка барырга яратам. Аллага шөкер, ике улым үсеп килә. Һөнәри бәйрәмебез якынлашканда, форсаттан файдаланып, барлык Росгвардия хезмәткәрләрен котлыйсым, аларга куанычлар һәм бәхет теләп каласым килә. Иминлектә, мәхәббәттә, сәламәтлектә яшәргә язсын барыбызга да, - дигән теләкләрен юллады коллегаларына Илнар. Без дә аның теләкләренә кушылабыз һәм иң мөһиме - исән-сау гына булыгыз, егетләр, дибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа