Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт янгын сүндерүчеләре авария нәтиҗәләрен бетерү буенча ярышларда икенче урынны алды

Ярышлар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча баш идарәсенең барлык янгын-коткару бүлекләренең югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

Әлмәт янгын сүндерүчеләре юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерү буенча, авария-коткару эшләрен үткәрү буенча ярышларда икенче урынны алдылар. Ярышлар март башында Нурлатта 125 янгын-коткару бүлеге базасында узды. Аларда җиде команда катнашты. Бу хакта ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләргә кыска вакыт эчендә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүчеләрне коткарырга, аларга беренче ярдәм күрсәтергә һәм автомобильнең шартлы януын бетерергә кирәк иде.

«Зыян күрүчеләрне» алып, аларга беренче ярдәм күрсәтүдән соң, алар шартлы рәвештә ашыгыч медицина ярдәме бригадасына тапшырылды.


Ярышлар Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең барлык янгын-коткару бүлекләренең югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтте.

 

 

 

 

Фото: ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса