Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Әзербайҗан җәмгыяте ДНР һәм ЛНР өчен гуманитар ярдәм җыйды

Йөк инде озатуга әзер.

Әлмәт Донецк һәм Луган халык республикалары өчен гуманитар ярдәм җыюга кушылды. Әзербайҗанның «Бирлик» җәмгыяте хатын-кызлар, ир-атлар кием-салымнарын, урын-җир кирәк-яракларын җыйган.

Хатын-кызлар һәм ир-атлар чалбары, күлмәкләр, яшүсмерләр әйберләре, сабыйлар өчен кием – салым, җылы курткалар, мендәрләр һәм юрганнар-барысы да яңа. Аларны ашыгыч рәвештә үз йортларын ташлаарга мәҗбүр булган, Донецк һәм Луганск халык республикаларында яшәүчеләргә, бер нәрсәсез калучыларга озатуга әзерлиләр. 

«Минем җавапым бер булды-без ярдәм итә алабыз. Пәнҗешәмбе көнне кич белән шалтыраттым, җомга көнне кибеткә йөрдем, балалар белән йөрдем, шалтыраттым. Коллективыбызның бердәм һәм тату булуы мине бик сөендерә. Барысы да рәттән: «булдырабыз», - диделәр. Бер көн эчендә без бу әйберләрне җыйдык», – дип сөйләде «Бирлик» Әзербайҗан җәмгыяте җитәкчесе Фикрәт Бакиров.


"Анда зыян күргән балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар бар. Без читтән болай гына карый алмыйбыз.  Без  ярдәм итәргә тиеш", - диде «Бирлик»Әзербайҗан җәмгыяте активисты Самир Намазов.

Барлыгы 800 берәмлек товар миллион сумнан артык. Тик, җыюны оештыручылар үзләре әйтүенчә, Игелекнең бәясе юк һәм бәясе монда иң мөһиме түгел. Кирәк булса, алар тагын җыячаклар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса