Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәм бизәлеше республика конкурсында җиңүче булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында уздырылган конкурста җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион шимбә киңәшмәсендә муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм оешмалар арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәүгә IX республика конкурсына йомгак ясалды.

"Татнефть" компаниясе ярдәмендә безнең шәһәр-бу чорда чын әкияткә әверелде.
Барлык төп иҗтимагый киңлекләр һәм урамнар бизәлгән иде. Быел нефть башкаласын бизәү концепциясе "Без бергә " эгидасы астында узды. Шәһәрне хай-тек стилендә, экостиль һәм мәдәни мирас элементлары белән бизәделәр.

Үз биналарының фасадларын бизәгән барлык учреждениеләргә һәм оешмаларга зур рәхмәт. Шул рәвешле, шәһәрдә һәр яклап  Яңа Ел кәефе юарлыкка килде.

Яңа ел каникулларында урам чараларының 8 төп мәйданчыгы эшләде: Гадел Хөкем йорты янында сквер, «Сәламәтлек» паркы, Нефтьчеләр мәйданы, Ленин мәйданы, «Каракүз» скверы, «Яшьлек» скверы, Түбән Мактама бистәсендә  мәйданчык. Анда көн саен Әлмәт мәдәният бүлеге, шәһәрнең урам театры хәзмәткәрләре шәһәр кунакларын сөендерде. Барыгызга да  рәхмәт! Бу-уртак зур җиңү!

Без беренче урынны Түбән Кама районы белән бүлештек", - дип хәбәр итте район башлыгы Тимур Нагуманов. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса