Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тыл хезмәтчәне Мансур Миңнуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

28 гыйнварда  Мансур Шәфигулла улы Миңнуллин ил Президенты инициативасы белән килгән кунакларны каршы алды.

Юбилярны түгәрәк дата белән котларга Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов һәм Әлмәт муниципаль районы ветераннар советы рәисе вазифаларын башкаручы Клара Минһаҗева килде.

Район башлыгы Мансур Шәфигулла улын юбилее белән котлады: "Без мондый кешеләр белән бик горурланабыз. Сез -  чын үрнәк. Бик зур рәхмәт сезгә. Безнең барысы да сезнең буын ярдәмендә бар. Сез безнең өчен барысын да эшләдегез. Иң мөһиме, исән-сау һәм сәламәт булыгыз". Тимур Нагуманов юбилярга киләчәктә йөз еллыгын билгеләп үтүен теләде. Шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын тапшырды.

Мансур Шәфигулла улы Миңнуллин 1932 елның 26 гыйнварында Татарстан республикасы Апас районы Дәвеш авылында туган. Гаиләдә өч бала булган. Ни кызганыч, Мансур Шәфигулла улының әнисе бик иртә үлә, ул вакытта аңа нибары 3 ай була. Ул әбисе янында үскән.

Мансур Шәфигулла улы шушы буын кешеләренә хас булганча, кечкенәдән колхозда хезмәт итә башлый. 19 яшендә армиягә китә. Хезмәт иткәннән соң Башкортстан Республикасына кайта һәм анда уз язмышын-булачак тормыш иптәшен таба. Тиздән алар бергә Әлмәткә күченәләр. 1982 елга кадәр бораулаучы булып эшли, аннары пенсиягә кадәр Әлмәт торба заводында хезмәт куя. Миңнуллиннар гаиләсендә өч бала туа.

Бүгенге көндә Мансур Шәфигулла улы 6 онык һәм 10 оныкчыкның бәхетле бабасы.

Район башлыгы юбилярны котлап кына калмады, Мансур Шәфигулла улының тормышы һәм сәламәтлеге белән дә кызыксынды. Әмма юбиляр барысыннан да канәгать һәм  ул "барысы да, Аллага шөкер", дип билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса