Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында чыршыларны сыерларга азык буларак кулланалар

Аппак хуҗалыгында ылыслы агачларны тукландыру сыйфатында берничә ел кулланалар инде.

Күптән түгел алар бизәлеп, өйләрнең түрләрендә Яңа ел атмосферасы тудыра иде. Ә хәзер кайберләре чүп җыю урыннарында, кайберләре подъездлар янында карга күмелеп тора. 

Бу көннәрдә «Экосервис» хезмәткәрләре 35 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыклары буйлап йөри. Чыршыларны полигонга алып баралар.

Мондый рейслар көнгә 3-4 ясала. Чыршыларны башта барысын да полигонга җыялар, аннан тагын төяп, фермер хуҗалыкларына озаталар. 

 КАМАЗга 30 кубометрга якын чыршы сыя. Фермер хуҗалыгына 300-400 агач озатылачак. Җыю вакытында 5-10 шундый рейс ясала.

«Чыршыларның төп өлешен без Иске Яңа елдан соң җыя башлыйбыз һәм халык аларны контейнер мәйданчыкларына чыгарганчы дәвам итәбез. Без аларны фермер хуҗалыкларына озатабыз һәм алар терлекләр өчен витаминлы азык булачак», – дип хәбәр итте «Экосервис» генераль директоры Илдар Мортазин.

 

 

 

Фото: Экосервис

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса