Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тарихны кешеләр булдыра»

«Татнефть»нең «Тарихны кешеләр булдыра» проекты максаты - эшләр һәм кешеләр, нефть тармагы һәм компания тарихы, казанышлары, төбәгебез кешеләре турында истәлек калдыру.

Ә безнең чорны аның актив катнашучыларыннан тыш кем яхшырак һәм дөресрәк «сурәтли», тарих битләрен кем тулыландыра?

Еллар узгач та сакланып, киләчәк буыннарга республикабыз нефть сәнәгате тарихының сәхифәләрен җиткерү өчен тере тавышларны - ветераннарның, башка өлкәләрдә, шул исәптән бюджетта эшләгәннәрнең дә  хатирәләрен яздыру - «Татнефть»нең социаль әһәмияткә ия проектында катнашучы журналистларның, җәмә-гать хәбәрчеләренең, операторларның, монтажерларның, студентларның максаты шуннан гыйбарәт.

Проект башланып киткәннән бирле 1300 дән артык видео-интервью булды. Аларның каһарманнары - илдә һәм республикада билгеле шәхесләр белән бергә тыйнак хезмәтчәннәр дә. Барысы да орден-медальләр белән бүләкләнмәгән, барысының да исемнәре трибуналардан яңгырамаган һәм газета битләрендә язылмаган, әмма барысы да - хөрмәткә лаек кешеләр. Алар күп еллар нефть һәм газ объектларында, буровойларда, заводларда, бүлекләрдә һәм лабораторияләрдә, төзелеш һәм башка сәнәгать объектларында, мәктәпләрдә, хастаханәләрдә, мәдәният учреждениеләрендә хезмәт куйганнар. Бу кешеләрне «Татнефть»тә һәм предприятиеләрдә онытмыйлар. Алар турында әйләнә-тирәдәгеләрнең - коллегаларының, гаиләлә-ренең, җәмәгатьчелекнең онытмавы да мөһим.

Безнең геройлар (иң яшенә - 62 яшь, иң өлкәненә - 95) үзләренең туган коллективлары, эшләре турында сөйлиләр, еш кына яшь буынга билгеле булмаган мисаллар китерәләр. Нефтькә юл салучыларның хезмәте авыр, күп эшләр кулдан башкарылган, бу көндәлек батырлык, ныклыкны һәм ихтыяр көчен сынау.

Октябрьдән «Татнефть»тә veterans.tatneft.ru сайты эшли. Шулай итеп, компаниянең «Тарихны кешеләр булдыра» дигән бер исемдәге ике сайты бар. Анда көн саен ветераннар турында тәфсилле мәгълүмат (фото, тормыш һәм хезмәт юлы турында анкета, бүләкләр, истәлекләр, ветеран турында язмалар, видео-интервью) урнаштырыла. Заманча мәгълүмати форматта проектта катнашучылар турында гына түгел, инде вафат булганнар турында да сөйләү, алар турында да тулы һәм кызыклы истәлек калдыру мөмкинлеге барлыкка килде.

Сез дә, хөрмәтле укучылар, veterans.tatneft.ru сылтамасы буенча сайтка кереп, кызыклы язмышлар белән таныша һәм, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, күршеләрегез турында анкета тутырып, мәгълүматлар банкын тулыландыра аласыз.

Сафия ГАРИФУЛЛИНА,
«Тарихны кешеләр булдыра»
проекты җитәкчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса