Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәдәни мирасны саклап - цифрлаштыру юлыннан

2022 ел Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.

Димәк, бу елда халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник уртаклыкны саклауга аеруча зур игътибар бирелә.

Татарстанда исә агымдагы ел Цифрлаштыру елы буларак тарихка кереп калачак. Быелга республика җитәкчелеге тарафыннан цифрлы икътисадның алга таба үсеше өчен уңай шартлар тудыру, цифрлы технологияләрне, Татарстан халкының тормыш сыйфатын арттыручы сервисларны һәм хезмәтләрне нәтиҗәле үстерү кебек мөһим бурычлар билгеләнде.

«Цифрлаштыру - үзмаксат түгел. Бу беренче чиратта гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту, аларның тормыш-көн-үрешен тәэмин итү һәм керемнәрне арттыру, шулай ук бизнесның конкуренциягә сәләтлелеген арттыру мөмкинлеге бирә торган корал. Алга таба «цифра»га күчү өчен безгә принципиаль рәвештә яңа катлаулы мәсьәләләргә алынырга кирәк», - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында.

Шуның белән беррәттән, Татарстан халкының һәм бизнесның конкрет проблемалары да хәл ителер дип көтелә. Иң беренче юнәлеш - элемтә сыйфатын булды-ру. Халык тизләнешле интернетның эре шәһәрләрдә генә түгел, һәр аз санлы торак пунктта да булуын таләп итә. Цифрлы технологияләр пандемия белән бәйле чараларда ярдәмгә килә. Бу - телемедицинаны, дистанцион белем бирүне, сәнәгатьне цифрлаштыруны һәм башкаларны күздә тота.

Узган елны «Цифрлы Татарстан» яңа өч еллык программасы да кабул ителгән иде. Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы Татарстан» кысаларында ике республика программасын - «Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру һәм IТ-инфра-структураны үстерү» һәм «IТ өлкәсендә кеше капиталына дәүләт ярдәме» программаларын алып бара. 2022 елда бу программаларны гомуми финанслау якынча 2,5 млрд сум тәшкил итәчәк. «Татарстан Республикасында дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру һәм IТ-инфраструктураны үстерү» программасына 2022 елда 1,5 млрд сум бүлеп бирелгән.

Программа кысаларында республика күләмендә һәм шул исәптән Әлмәт җирлегендә дә түбәндәге чараларны тормышка ашыру планлаштырыла:

lМәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, башкарма комитетлар һәм дәүләт хакимияте органнары һәм башка бюджет учреждениеләре өчен интернет челтәренә керү мөмкинлеген тәэмин итү.

Дәүләт хакимияте органнарын цифрлаштыру.

Электрон хезмәтләрне үстерү.

Дәүләт мәгълүмати системалары эшчәнлеге өчен ТР мәгълүматларын эшкәртү үзәгенә ярдәм итү.

Торак фонды мониторингы системасын цифрлаштыру, капиталь ремонт программасы, «Акыллы шәһәр» проектын үстерү һәм «Имин шәһәр» проекты кысаларында видео-аналитика технологияләрен кертү.

Электрон белем бирү системасын үстерү, китапханәләр, музейлар һәм мәдәният объектлары эшчәнлеген цифрлаштыру.

Хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль як-лау өлкәсендә цифрлы тех-нологияләрне үстерү.

Экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләрне үстерү.

Ясалма интеллект проектларын үстерү.

2022 елда җәмәгать судьяларының IТ-инфра-структурасы камилләш-тереләчәк, бу гражданнардан электрон рәвештә гариза кабул итәргә һәм суд утырышларында онлайн режимда катнашырга мөмкинлек бирә.

«IТ өлкәсендә кеше капиталына дәүләт ярдәме» программасы кысаларында күпфункцияле үзәкләрдә хезмәт күрсәтү системасын алга таба үстерү, шулай ук бизнес-инкубаторларга финанс ярдәме күрсәтү, IТ өлкәсендә белем алу өчен грантлар һәм «Цифрлы чемпионнар мәктәбе» проектын гамәлгә ашыру да күздә тотыла.

ТР Цифрлы үсеш министрлыгы хәбәр иткәнчә, цифрлаштыру өчен кирәкле инфраструктураны булдыруның төп этабы узган елда тәмамланган инде - 9 мең социаль әһәмияткә ия оешма интернетка тоташтырылган, кәрәзле элемтәне каплау дәрәҗәсе 99,8% ка җиткән, 54 дәүләт һәм ведомство мәгълүмат системалары эшли.

Цифрлаштыру елының тагын бер мөһим вакыйгасы - 2022 ел ахырына кадәр электрон паспортларны гамәлгә кертү.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса