Тарих дәрьясында яңа тамчы
Сүз бүгенге Әлмәт районы Тәйсуган авылы турында.
Чыннан да, авылның тарихы тарих дәрьясына тиң. Анда кемнәр генә яшәмәгән, кемнәр генә тарихта эз калдырмаган, авыл гына түгел, Россиянең дә данлы да, канлы да тарихында җуелмаслык эз калдырган затлар яшәгәнлеге билгеле.
Әлеге сүзләрне горурлык белән янә дә бер кат әйтергә Тәйсуганның игелекле заты хаҗи Ренат Газизов хәзерләп бастырган «Тайсуганым - яшел бишек-2» китабы этәрә. Китап шушы ел уртасында дөнья күрә һәм дә, билгеле инде, зур кызыксыну уята.
Башлап авылның исеме төрлечә язылуга игътибар итик. Чыннан да, барлык рәсми документларда ул «а» белән - Тайсуган дип йөртелә. Шуңа бәйле рәвештә ирексездән авылга исем бирелү дә «тай суйган»нан киткән дияргә ишарәли. Ләкин бу шулаймы икән? Дөрес, әлеге фараздан чыгып фикерләсәк, авылга нигезне ислам кабул ителгәнче үк, мәҗүсилек чорында салганнар дип икеләнми әйтергә була. Шуны раслагандай, Козгынтау (ул Казгантау диеп, җиңеләйтебрәк аталып йөри) исеме дә төркилекнең бик борынгы асылына киная. Тик гомер-гомергә авыл халкы үз исемен урыслаштырмыйча, «ә» белән - Тәйсуган дип атап йөрткән. Хәтта Муса бабай кебек картлар авылда дүрт утар гына булып, аның тарихын 1334 елдан дип сөйләп килделәр. Бүгенге көндә янә дә бер легенда, әллә документка нигезләп, шул ук районның Яңа Кәшер авылында туып-үскән, хәзер Болгар авылында яшәүче Хәниф Солтанов районның биш авылы, шул исәптән Тәйсуган да Явыз Иван патша хакимлегенә каршы баш күтәрүчеләр тар-мар ителгәч, урманнарда качып яткан качаклар тарафыннан оешкан дип бара. Тарих белән җитди кызыксынган югары белемле әлеге зат, тәгаен тарихи эзләнүләрен китап итеп чыгаргач, бу мәсьәләгә дә бераз ачыклык керер. Авылның «ә»ләштереп аталуы Зәй елгасына, аның да җәйләү төшенчәсенә бәйле булуы да ихтимал. Бу фаразны Сарманнан Дамир Гарифуллин расларга омтылыш ясады.
Әлмәттә 2013 елда басылган «Тайсуганым - яшел бишек» дип аталган китабыннан соң автор хаҗи Ренат Газизов шактый алгарыш ясаган. Соңгы басма җитди эзләнүләр нәтиҗәсендә тупланган бай материалга корылган. Кереш сүздә Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, күп эзләнүләр аша шактый китаплар бастырган Дамир Таҗиев һәм беренче саллы фикерләр тупланмасын сеңдергән язмасы белән Вахит Байсарлының катнаштырылуы күп тәэсир һәм уйлар чыганагына ия. Шуннан соң ук сүз археологик материаллар турында бара.
Дөрес, авылның төп башлангычына бәйле документаль фактлар булмау бер яктан күңелдә китеклек тудырса, икенче яктан әле тынычланырга иртә икәнлегенә, туктаусыз эзләнергә, моның өчен авыл белән бәйле һәр затның кызыксынуын туктатмаска кирәклегенә шулай ук басым ясый. Тәйсуган шәхесләре һәрдаим өйрәне-лергә тиеш. Шәхесләр һәм авыл тарихында эз калдыручылар турында сөйлибез икән, аларны бер өлеш санап та китү урынлы булыр. Әйтик, шигъриятебезнең «корифее» булган Дәрдмәндләрнең бабалары, Гали Чокрый, Сәгыйть Рәмиевләр, Х. Дәүләтбай - болары әле тегеләйме-болаймы шигърияткә һәм Тәйсуганга бәйле затлар. Ә Рәсәй тарихында каһарманлыгы белән тирән эз калдырган Батыршаның биредә рухи һәм дини белем алып, илаһи көрәш башларга омтылышы - бу авылда нинди затлар булганлыгына шулай ук ныклы ишарә.
Хаҗи Ренат Газизов китабында авыл тарихының борынгы чорына караган мәдрәсә язмышына бәйле кызыклы язма бар. Язманы журналист Дамир Таҗиев бүләк иткән. Кулъязмада Ташкент якларында җан саклап калган, кайчандыр Тәйсуган мәдрәсәсендә укыган һәм аның имам-хатыйбы булган Әхмәдзәки Байтукалов эшчәнлегенә бәйле чор теркәлгән.
Мөхәммәдтаһир Байтукалов (1877-1962 ) авыл тарихында гына түгел, барлык ислам дөньясында хөрмәт белән искә алынырлык шәхес.
Китапта урын алган, әле бүгенге көндә дә исән-имин Санкт-Петербургта яшәп ятучы, авылда туып-үскән, әфган сугышы каһарманы Шәфәгать Вәлиәхмәтов турындагы язмага тукталмый мөмкин түгел. Ни өчен дигәндә, Шәфәгать хәрби вертолетчы буларак гаҗәеп батырлыклар, тапкырлык һәм тәвәккәллекләр күрсәткән, шуларның бер өлеш әҗере буларак Кызыл Йолдыз ордены кавалеры дәрәҗәсенә лаек булган зат. Шулар өстенә аның башы өчен дошманнарның йөз мең доллар вәгъдә итүе, соңрак инглиз королевасы грамотасы (әле кем моңынчы лаек булган) белән дә бүләкләнгән булуы күп сорауларга җавап була ала.
Тәйсуган авылы гомумән батырларга бай авыл. Әйтик, Бөек Ватан сугышы елларында гына да берничә Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, шулар арасында Гарәфетдин Сәләхетдинов өч дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән булган. Тыныч тормышта колхоз һәм Яр Чаллы янәшәсендәге совхозда рәис булган, хәтта СССР Югары Советы депутаты дәрәҗәсенә ирешкән Социалистик Хезмәт Герое Нәҗип Зыятдинов шулай ук авылның данлы вәкиле санала
Хаҗи Ренат Газизов китабын 41 бүлектән итеп төзегән. Аның һәрбер бүлегенә тукталу, эчтәлеген ачарга омтылу гәзит язмасында мөмкин түгел. Гаҗәеп күп информация, шуларга тиң чиксез диярлек фотосурәтләр һәм аларның яхшы китапта зәвык белән бирелеше авыл халкы өчен чиксез куаныч, горурлык чыганагы. Биредә хаҗи Ренат авыл мәзәкләрен туплап биргән. Арада Баһау Исмае дип йөртелгән затның хикмәтләре Хуҗа Насретдин мәзәкләреннән ким түгел. Өстәп шуны да әйтү урынлы булыр, Баһау Исмае атаклы композитор һәм скрипкада гаҗәеп виртуоз уйнаучы Заһид ага Хәбибуллиннан һич ким түгел иде.
Әйе, хаҗи Ренат игътибарга һәм ихтирамга лаек эш эшләгән, авыл тормышына бәйле тарихны киң рәвештә чагылдырырга омтылып, халыкның тарихи аңын күтәрүдә үзеннән зур өлеш керткән дияргә нигез бар. Аңа, аның кебек риясыз эзләнүчеләр, авыл тормышының һәр мизгеленә игътибарлы караш тәрбияләүчеләргә яңадан-яңа ачышлар ясап, тарих дәрьясының асыл тамчыларын тагын да күркәм гамәлләре белән арттыруларын телим.
Нарим Ихсанов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа