Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

2022 елның гыйнварыннан пенсияләрне түләүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә

2022 елның гыйнварында пенсияләрне түләүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. 

Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, банкрот дип танылган пенсионерларның пенсияләрен тотып калмаячаклар.

Моннан тыш, мәшгульлек хезмәтләре органнары хезмәткәрләре ниндидер сәбәпләр аркасында эштән мәхрүм калган һәм яңасын таба алмаган россиялеләр өчен  пенсия яшенә кадәр берничә ел калган) вакытыннан алда пенсияләр билгеләү буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш булачак.

Шулай ук инвалидлык буенча пенсияләр, социаль өстәмәләр дә автомат рәвештә билгеләнәчәк.

80 яшь тулган гражданнарга һәм туендыручысын югалткан очракта иминият пенсиясен алучы затларга пенсия белән тәэмин итү вариантын автомат рәвештә сайлаячаклар.

Моннан тыш, авыл җирлегеннән читкә киткән пенсионерлар беркетелгән түләүгә «авыл өстәмәсен» саклап кала алачак.

2022 елның 1 гыйнварыннан Россия Пенсия фонды өч елга бер тапкыр 45 яшькә җиткән ир-атларга һәм 40 яшькә җиткән хатын-кызларга картлык буенча иминият пенсиясенең фаразланган күләме турында хәбәр итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса