Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайланды

27 декабрьдә "Кванториум" балалар технопаркында "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Әлмәт җирле бүлекчәсенең 35 нче конференциясе булып узды.

Конференция эшендә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Совет Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, депутатлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, активистлар, партия тарафдарлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Утырыш 2016 елның декабреннән 2021 елның декабренә кадәрге чорда «Бердәм РОССИЯ» партиясе Әлмәт җирле бүлекчәсенең җирле сәяси советының эше турындагы мәсьәлә буенча фикер алышудан башланды.


Конференциянең көн тәртибендәге төп мәсьәлә партиянең җирле бүлекчәсенең яңа секретарен сайлау булды. Яшерен тавыш бирү бюллетененә ике кандидатура тәкъдим ителде. Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре буенча район башлыгы Тимур Нагумановны "Бердәм Россия" партиясенең Әлмәт җирле бүлекчәсе секретаре итеп сайладылар. Конференциядә катнашучылар җирле сәяси совет составындагы үзгәрешләргә кагылышлы мәсьәләне карадылар.

Конференция ахырында партия эше активистларын бүләкләү тантанасы булды, партия билетлары тапшырылды һәм «Бердәм Россия» бөтенроссия сәяси партиясе Татарстан төбәк бүлегенең XXXIV конференциясенә делегатлар сайланды.

 

 

Әлмәт район башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса