Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә берничә торак комплекс төзелеше башланачак

Объектларның күп өлеше сәнәгать зоналарында һәм гамәлдәге кварталлар чикләрендә урнашачак.

Әлмәттә киләсе елда "Алсу" микрорайонында яңа торак комплексын төзеп бетерергә планлаштыралар. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов  хәбәр итте. Ул объектның үзенчәлеге – үз җир асты автопарковкасы, дип ачыклык кертте.

"Алсу"да баштан ук парковка белән проблемалар бр иде. Без хәзер төзүчеләрне барысын да паркинглар төзергә мәҗбүр итәбез", – ди район башлыгы.

Моннан тыш, "шактый зур һәм кызыклы" торак комплексы, Тимур Нагуманов сүзләренчә, Гафиятуллин урамында төзеләчәк. «Алсу» микрорайоны да төзелеп бетәчәк, әмма башка төр тораклар сафка басачак.

"Инфраструктура белән тәэмин ителгән тагын да уңайлырак тораклар булачак. Беренче катлар коммерция өчен булачак.  Биек түшәмле, иркен мохитле, зур панорамалы тәрәзәле заманча типтагы торак элементлары төзеләчәк", - дип ачыклык кертте башлык.

Шулай ук шәһәрдә "Полевая" яңа торак комплекс төзелеше дәвам итә. Объектларның бер өлеше төгәлләнгән инде. Тагын бер торак комплекс төзелеше инженерлык лицее янындагы территориядә планлаштырылган. Тимур Нагуманов торак тапшыру буенча күрсәткечләр план буенча баруын хәбәр итте.

"Шәһәр үсешенә килгәндә, Әлмәт күптән киңлеккә үсә алмый. Әмма бу безгә бик кирәк түгел. Әгәр без янә чиста кырда төзи башласак – бу бик зур проблемаларга китерәчәк – җәмәгать транспорты белән дә һәм башкалар", - дип йомгак ясады җитәкче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса