Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды

Ул Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә балаларга бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырды.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов «Теләкләр чыршысы» акциясенә кушылды. Ул Әмир һәм Алинә Зөфәровларның үтенечләрен башкарды. Тимур Нагуманов Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә балаларга бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырды, әниләрен якынлашып килүче бәйрәм белән котлады, гаиләгә бәхетле Яңа ел теләде.

«Балаларым Яңа елга теләкләрен әйттеләр һәм чыршыга элделәр. Шулай килеп чыкты ки, көтмәгәндә безне сайладылар. Безгә шәһәр башлыгы, балаларымны котларга килүе турында хәбәр иттеләр», – дип сөйләде Әлмәттә яшәүче Мария Зөфәрова.

 

Акция дәвам итә. Теләкләр чыршысы Башкарма комитетта урнаштырылган. Аның ботакларын башта авыр тормыш хәлендә калган гаилә балалары исемнәре язылган 400ләп открытка бизәгән. Бу балаларның һәрберсе өчен теләгән һәр әлмәтле тылсымчы була ала -агачтан открытка алырга һәм анда әйтелгән теләкне үтәргә кирәк
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса